Актанышта кияү кәләш артыннан йөк машиналарында килгән

Актанышта кияү кәләш артыннан йөк машиналарында килгән

Соңгы арада интернетта Актанышта узган үзенчәлекле туй видеоролигы популярлашып китте. Аның төп аерымлыгы шунда – кияү кәләш артыннан ак һәм кызыл розалар, төсле ленталар белән бизәлгән йөк машиналарында килә. Туй үзе узган елның август аенда булган, ә менә чараның клибы интернетка моннан ике атна элек кенә урнаштырылган әле. Тиз арада халык арасында таралып өлгергән бу клип, аның төп геройлары – Актанышта яшәүче Алия белән Илнар Маннановтан чын йолдыз ясады. Роликны өч көн эчендә 170 меңнән артык кеше караган! Гадәти булмаган туй турында күбрәк белү өчен кәләш белән элемтәгә кердек.

– Без Илнар белән 2013нче елның май аенда Актанышта кич чыккач танышкан идек. Аның сөйкемлелеге һәм тыйнаклыгы шундук күңелемне яулады – дип сөйли Алия Маннанова – Ике ел очрашканнан соң, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бөтенләй көтмәгәндә булды ул хәл. Без Чаллыда фатир яллап яши идек – эштән кайтуыма залның ишеге ябып куелган. Ишекне ачып җибәрсәм, шаккаттым! Өстәл әзерләнгән, аның өстендә шәмнәр, җиләк-җимешләр, шампан шәрабе… Илнар роза таҗларыннан идәнгә йөрәк ясаган, үзе шунда тезләнгән килеш кулында 101 данә роза һәм йөзек тотып тора! Шундук «мин риза» дидем!

Туйны ничек уздырачаклары турында яшьләр бик озак уйланган. Кияү кеше «дальнобойщик» булып эшләгәч, аның бу тантаналы чарага йөк машиналары белән килергә теләге зур булган.

– «Фура»лар белән килсәм, ничек була?» – дип сорады. «Белмим дә инде… Күлмәк белән сыя аламмы әле мин ул машинага, менә аламмы, төшә аламмы…» – дим. Әле бит аякка биек үкчәле түфли дә киясе була! «Ярар, син барыбер уйлап кара» – диде. Соңрак ризалык бирдем инде, – дип көлә Алия Маннанова.

Тик менә йөк машиналарын табу гына бераз кыенлык тудырган. Кияү белән кәләш утырачак машинаны эзләгәндә, нәкъ менә ак төстәгесен һәм «фредлайнер» дип аталган модельлесен эзләгәннәр. Тик бу җиңел эш булмаган.

– Мондый машиналарның ак төстәгесе аз була, без күргәннәренең дә күбесе йә чери башлаган, йә наклейкалар белән чуарланган иде. Шулай Чаллы шәһәренең стоянкаларын карап, ак «фредлайнер» эзләдек. Таптык бит берне! Нәкъ без теләгәне иде! Хуҗасына килеп, туй тантанасын уздырырга машинасын биреп торуын сорадык. Ул тиз генә риза булмады әле. Башта «аны ремонтларга кирәк», – диде, соңрак, «минем йөкләрем бар, аларны илтеп кайтырга кирәк» дип каршы килде. Без әйттек инде – «әйдәгез Чаллы-Актаныш арасында йөк ташыган өчен күпме түләнсә, шуның кадәр акча бирәбез, килегез инде зинһар, бөтен нәрсә сездән генә тора, хыялыбызны тормышка ашырырга ярдәм итегез, планнарыбызны җимермәгез инде», – дидек. Аннары ризалашты. Шулай итеп, мине алырга Илнар өч йөк машинасыннан торган кортежда килде – берсе шушы Чаллы кешесенеке, икенчесе – дустыныкы, өченчесе – үзенеке иде, – дип аңлата кәләш.

Туй узгач, яшьләр Төркиядә ял итеп кайткан, ә бер атнадан соң Илнар рейска чыгып киткән. Әледән-әле юлга чыгып киткән ирен бик сагынып көтеп алуы турында сөйли Алия Маннанова. «Кайчан кайтыр инде, дип көннәрне саныйм хәтта», – ди ул елмаеп.

Ә менә туй клибының газета һәм телевидениегә, халык арасына ничек шулай тиз таралуына һаман да аптырый яшьләр. Туганнары: «Сез түгелме соң бу, карагыз әле!» – дип, журналистларның яшьләр турында язган язмаларын җибәрә башлагач, «Әстәгымә, кайдан белеп алдылар икән?» – дип аптыраган алар.

– Видеоролик популярлашкан саен, «Вконтакте»да дусларга өстәлүчеләр дә артты. Бер белмәгән һәм күрмәгән кешеләр дә «туегыз әйбәт булган, молодцы!» – дип язалар. Украинадан, Мәскәүдән, әллә кайлардан тагын әллә кайлардан хатлар килә… Шул кадәр ажиотаж туар дип көтмәгән идек, – ди Алия Маннанова.

Видеоклипның авторы: аны төшерүче, ясаучы һәм интернетка урнаштыручы Айдар Низамов белән элемтәгә кердек. Ул үзе дә бу хәлгә бик аптыраган икән. «Үз сәхифәмә генә урнаштырган идем мин ул видеоны, ничек күреп алганнардыр», – ди оператор. Хәзер менә Айдарның эше икеләтә арткан. Ул төшергән роликны карап, хәтта Башкортстан җырчылары «клип төшерик әле», – дип шалтырата башлаган аңа. «Риза булдым инде, андый әйбергә каршы килә алмыйсың», – дип көлә Айдар Низамов.

Маннановлар үрнәгенә ияреп, туйларын Мерседес һәм Лимузиннарда түгел, йөк машиналарында уздырырга теләүчеләр дә арткандыр. Актаныш яшьләренә үзенчәлекле идея өчен кул чабарлык! Шунысын да әйтик – июнь аенда яшьләр бәби алып кайткан. Кызларына Әминә дип исем кушканнар. Аларга киләсе тормышларында да бәхет телибез!

Сәхифәне Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии