Урманга качкан тәкә, яки Быел Сабан туенда булган кызыклы хәлләр

Урманга качкан тәкә, яки Быел Сабан туенда булган кызыклы хәлләр

Ел саен олысы-кечесе сагынып көтеп ала торган борынгы һәм яңа бәйрәм ул – Сабантуй. Борынгы – чөнки элеккечә халкыбызның йолалары, җырлары һәм биюләре белән кушылган хезмәт бәйрәме. Яңа – чөнки хәзер бер Сабантуй мәйданын да батутлар, аттракцион, кибет, шашлык мангаллары рәтеннән башка күз алдына китереп булмый. Буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр югалып барган чорда яшибез. Шуңа күрә нинди булса да булсын, Сабантуйлар яшәсен генә инде ул дибез. Нәкъ шунда үсеп килүче буын азмы-күпме ата-бабалар йоласы белән таныша бит. Кибетләрне әйләнеп килгәч булса да, чүлмәк вата. Батутта сикереп туйгач, капчык киеп йөгереп карый. Хәер, заманча Сабан туеның уеннары моның белән генә чикләнми. Ат ярышы урынына квадрацикл ярышы да, капчык сугышы урынына бокс та бар. Узган атнада Татарстанның күп кенә район, авылларында Сабан туе гөрләде. Халык шаккатып кабул иткән яңалыклар, Сабан туенда булган кызыклы хәлләр турында мәгълүмат туплап, сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

6 МИНУТТА – 10 ӨЧПОЧМАК

Мамадыш районы Сабан туенда беренче тапкыр иң җитез өчпочмак ашаучыны ачыклаганнар. «Өчпочмак-пати» конкурсында район халкы гына түгел, чит шәһәрләрдән килүчеләр дә актив катнашкан.

Конкурс шартлары гади: 6 минут эчендә күбрәк өчпочмак ашап бетерергә кирәк. Бер карашка җиңел бирем: бәйрәм дә карыйсың, тамак та туйдырасың. Өстәвенә, җиңү яуласаң, 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә бирелә. Шуңадырмы, уенда катнашучылар саны күп булган. Иң өлкән катнашучы да – 60 яшендә. Тик конкурста Казанда яшәүче Рөстәм Гайнуллин җиңгән, ул 6 минутта 10 өчпочмак ашап өлгергән. Аңа 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырганнар.

ТӘКӘ КАЧКАН

Күз алдына китерегез: Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында абсолют батырны билгелиләр. Мәйдан уртасында билбаулы көрәш кызганнан кыза. Үзенең «йолдызлы сәгатен» көтеп, мәйдан читендә абсолют батыр өчен төп бүләк – 16 килограммлы тәкә тора. Ул Сабантуй башланыр алдыннан гына, бавыннан ычкынып, урманга качкан булган. Авылда яшәүчеләр аны эзләп табып, мәйданга китергәннәр. Бәйрәм азагында баш батыр булып танылган Гадел Вәлишин тәкәне җиңел генә иңбашына салып: «тәкә безнең хуҗалыкта яшәячәк», – дип вәгъдә биргән.

ЧӘЧҮ БАТЫРЫНА – ТРАКТОР

Яшел Үзән Сабан туенда чәчү батыры Фидаил Тимуршин махсус приз – трактор белән бүләкләнде. Аграрийга «Кентавр T-244 pro» маркалы транспорт чарасын «Кызыл Шәрык Агро» агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырганнар. Ул «ВЗП Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә чит ил техникасы буенча әйдәп баручы инженер булып эшли икән. Шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев шундый традиция – чәчү батырларына трактор бүләк итүне – булдырырга тәкъдим иткән.

КҮРШЕЛӘР РЕКОРД КУЙДЫ

Башкортстанның Акъяр авылында Сабантуйда иң зур курут әзерләү буенча Русиядә яңа рекорд куелды. Курут – сарык сөтеннән ясалган тозлы сыр. «Сабантуй-2023» бәйрәме кысаларында «іорот байрамы» этно-фестивале узган. Районның һәр авыл җирлеге конкурс кысаларында башкортларның иң популяр милли ризыкларының берсе курут күргәзмәсен әзерләгән. Фестивальдә «Русиядә иң зур курут» ачыкланган. Аның авырлыгы 442,6 килограмм тәшкил иткән. Ул Русия Рекордлар китабына кертеләчәк.

АТ ЧАБЫШЫ

Сабантуйларны күпләр ат чабышы һәм көрәшне күзәтер өчен генә дә көтеп ала. Моны истә тотып, Балтач районы җитәкчеләре Сабан туенда ат чабышын җиде төрдә уздырды. «Ат йортында» тәрбияләнүче ике яшьлек атлар (ябык ярыш) 1200 метрга, гарәп токымлы атлар 1600 метрга, ярымтокымлы бияләр 1200 метрга чабышкан. Шулай ук ярымтокымлы айгырлар (1800 м), Татарстанда туган чиста токымлы бияләр (1600 м), Русиядә туган чиста токымлы айгырлар (1600 м), Русиядә туган чиста токымлы бияләр (1200 м) дә ярышлары да район халкы күңеленә хуш килгән.

Ачык Интернет чыганакларга таянып,

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА туплады

Комментарии