Тукай Төркия өчен дә бөек

Тукай Төркия өчен дә бөек

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Дәрдемәнд премиясен булдырган иде. Беренче премия лауреаты Әнвәр Хәертдинов һәм аның укытучысы Зифа Гәрәевага Төркиянең Мәрмәрә университеты белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Менә шул Казанның «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле комплексы»ның 9нчы сыйныф укучысы Әнвәр Хәертдинов, Казанның «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Зифа Гәрәева Институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Флюра Абдуллина җитәкчелегендә Төркиянең Мәрмәрә университетында булды.
Казаннан килгән делегацияне Мәрмәрә университетына керү капкасыннан ук әлеге университет галимәсе Ләйсән Шаһин каршы алды. Вузлары белән таныштырды. Махсус экскурсия ясады. Биредә техник, гуманитар фәннәр буенча, медицина юнәлешенә караган белгечләр әзерләнә икән. Үзләренең кунакханәләре, студентлары өчен берничә тулай тораклары, ачык һавада концерт заллары бар. Китапханәләре заманча эшләнгән. Бүгенге көндә биредә 80 мең чамасы студент белем ала, 5 телдә укытыла. Ләйсән ханым, Тюркология тикшеренүләре институтында бөтен төрки телләр белән бәйләнешле мәгълүмат бирелә, диде. 
Мәрмәрә университетының әлеге институтында да очрашу булды, анда үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Институт җитәкчесе Окан Ешильот очрашу вакытында «Татар халкы төрки дөньяның йөзеге, сез сыйфатлы, хезмәт сөючән, тынычлык яратучы халык, мәдәниятегезне саклыйсыз, шәһәр культурагыз көчле», дип татар халкын мактап сөйләде. 
Окан әфәнде яңа гына Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган конференциядә катнашкан булган. Казанда алган тәэсирләре белән уртаклашты. Үзара аралашып, хезмәттәшлек итәргә кирәклеген әйтте. Сәләтле бала Әнвәр Хәертдиновны Мәрмәрә университетына укырга чакырды.
Әлеге сәфәр Тукай көннәренә туры килде бит. Ә Төркиядә Тукайны бик олылыйлар. Казан делегациясе Стамбулда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чарада Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, вәкил урынбасары Альберт Ялышев, вәкиллектән Ришат Шәмсетдинов, Мәрмәрә университетының сәясәт фәннәре кандидаты Ләйсән Шаһин, Стамбулда яшәүче татарлар катнашты.
Соңыннан очрашу Стамбулның Татар йортында дәвам итте. Төп капы мәйданында төрле милләтләрнең йортлары урнашкан. Төрки дөнья халыклары Габдулла Тукайга багышлап шигърият бәйрәме
уздырды. Төрле яшьтәгеләр Тукай шигырьләрен сөйләде. Ел саен биредә Тукайга багышланган чаралар оештырылуын җиткерделәр. Галимә Ләйсән Шаһин шагыйрь Г.Тукайның бөеклеген аңлатты. Мин, шушы хәбәрнең авторы – Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина шигъри җанлы Ирек Билаловның «Безнең кавем» китабын тәкъдим иттем, Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге белән таныштырдым. Төркиянең вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллинга Шәхесләр портретлары төшерелгән календарь, милли ризыгыбыз чәк-чәк бүләк ителде. Тукай шигырьләре яңгыраган да мин дә тыелып кала алмадым, Габдулла Тукайның замандашы шагыйрь Миргазиз Укмасыйның «Тукайны сагыну» шигырен сөйләдем. Педагог Зифа Гәрәева Габдулла Тукай шигырен яңгыратты. 
Филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиевның Төркиядә яшәүче улы да гаиләсе белән килгән иде. Бу көнне биредә Тукай фикерләре яңгырады. Шагыйрьнең шигырен сөйләүче һәр балага бүләкләр тапшырылды. Кичә Габдулла Тукайның «Туган тел»җыры белән төгәлләнде.
Сүз дә юк, сәфәр Русия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның ярдәме белән оештырылды.
Флюра АБДУЛЛИНА,
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Комментарии