Очрашасы иде бер генә

Очрашасы иде бер генә

Инде күптәннән безнең Исәк авылында булган шатлыклы үзгәрешләр белән уртаклашасым килә, язарга кулым җитми йөрдем.
ае килү белән кайбер җитәкчеләр салкынга каршы көрәш башладылар. Шул вакытта, тотылган ягулыкны исәпкә алып, элек клуб бинасында урнашкан Авыл советы идарәсен мәктәп бинасына күчерделәр. Мәктәбебез – 1985 елны күп балалы сыйныфларга исәпләнеп ясалган зур 2 катлы бина. Быел балалар аз булганлыктан, спортзалны, мастерскойны ябарга уйлаганнар иде, ярый ла, акыллы башлар шул уңай юлны тәкъдим иткәннәр. Хәзер Авыл советы идарәсе дә мәктәп вакыты белән эшләргә өйрәнде. Кечкенә генә эш чыкса да, авыл үзәгенә хәбәр ителә, бәйрәмнәр дә бөтен авыл халкы белән бергәләп уза башлады. Менә 23нче февраль көненә багышланган бәйрәмгә 7 яшьтән алып 70 яшькә кадәр кунаклар җыелып бәйрәм иттеләр. Чаңгы, тимераяк ярышлары, аркан тартышу һәм башка уеннарда катнашып бик күңелле вакыт уздырдык, матур бүләкләргә дә лаек булдык. 8нче март бәйрәмен дә шулай матур итеп уздырдык.
Хөрмәтле «Безнең гәҗит», сезгә бер үтенечем бар: сезнең аркылы үз сыйныфташларымны очрашуга чакырасым килә. 1962-1963 уку елында без – тирә-яктан җыелган булачак укытучылар – Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге мәктәбендә педагогия курсларында укыдык. Аннан соң югары уку йортын тәмамлап укытучы булып эшләдек. Инде пенсия яшенә җиттек, шөкер. Быел безнең М. Вахитов исемендәге мәктәпне бетерүебезгә 50 ел тула. Биология бүлегендә укыган хезмәттәшләрем белән быел июнь аенда очрашу оештырасым килә. Алар минем белән элемтәгә чыксыннар иде.
Дамирә РӘХМӘТУЛЛИНА,
Буа районы, Исәк авылы.

Комментарии