- 18.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Аулак өй
Шушы араларда без – бер төркем хәбәрчеләр, интеллигенция һәм аның үткәне, бүгенгесе турында фикер алыша башладык. Билгеле инде, мондый чакта иң беренче булып: «Интеллигент кем ул?» – дигән сорау туа. Арабыздагы төзелештә эшләүче берәү, бик гади генә итеп: «Кулына кирпеч тотып эшләүче кеше интеллигент түгел, әлбәттә, ә аны кирпеч эшенә өйрәтүче кеше интеллигент була», – дип, минемчә, үзен интеллигент итеп күрсәтергә ашыкты. Милли оешмада йөрүче икенче берәү, М.Цветаеваны татарга тел тидерүдә гаепләп: «Ул берничек тә интеллигент була алмый», – диде. Хәтта Сахаров та, аның фикеренчә, интеллигент түгел, чөнки ул атом бомбасы уйлап чыгарган… Сөйләшү озаккарак сузылса, әлеге кешеләр үзләре генә интеллигент булып калачаклар иде бугай, тик, сөйләшүне башкалар бүлдерде.
Мин интеллигентларны «югарыдан», әллә кайлардан эзләмим, чөнки андагыларны, зур өметләр баглап, бәя бирергә дә өлгермисең, күп тә үтми, үзләренең иң ямьсез якларын ачалар да салалар…
Бала чактан ук кеше үзенә үрнәк алырлык шәхес сайлый. Башта бу шәхес әтисе, әнисе, туганнары булса, мәктәпкә кергәч, инде укытучылары була. Шул чактан ук күбебез, үзен ничек тотуына карап, тирә-юнебездәге кешеләрне таный башлыйбыз, кайсыларын якын итәбез, ә кайберләрен исә бөтенләй кабул итмибез. Билгеле инде, ягымлы да, тәртипле дә, акыллы, белемле дә булган укытучыны бик тиз арада танып, аңа тартыла башлыйбыз. Безнең өчен андыйлар – үрнәк, тормыш юлыбызда очраган иң беренче интеллигент була. Юкка гына түгелдер, балачакта андый укытучыларны күңел белән шулкадәр югарылыкка күтәрәбез ки, хәтта алар гади кешеләр кебек бәдрәфкә дә йөрмиләр, чишенмиләр дә кебек тоела, нәкъ «аллалар» инде менә.
…Без үскән чор башкарак иде шул, укытучылар да, укучылар да. Без, бер-беребез каршында ямьсез кыланышмыйбыз, тискәре якларыбызны күрсәтешмибез, тәртип саклыйбыз, бигрәк тә шул укытучыларның «аллалар» кебекләре янында аеруча итагатьле булырга тырышабыз. Үзебез дә аңламастан шулай үзебездә интеллигент сыйфатлары тәрбияләгәнбездер дә әле. Гаиләсендә дә интеллигент тәрбиясе алганнарыбыз шундый булып калганнардыр да, билгеле, тик, андый гаиләләр сирәгрәк шул. Тәрбиялелеге өстенә белемле булу да кирәк бит әле. Ә анысы инде Ходай кулында, ярый ла бәхетеңә хөрмәткә лаеклы чын интеллигентлар гаиләсендә тусаң. Монысы инде күпләребезгә татымый.
Миңа, яшь ана булып, балалар үстергән чакта, бәхетемә, чын интеллигент күршеләр белән яшәргә туры килде. Кызы Казан университетында немец теле укытучы, үзе урта мәктәптә укытып лаеклы ялга чыккан күршем Александра Ивановна белән яңа йортка күченеп килгәч таныштык без. Мин берсеннән-берсе кечкенә өч ир бала үстерәм, эшкә дә йөрим, арыган-талган чакларымда бераз гына вакытка булса да, аның янына кереп чыккалыйм. Яшь гаиләнең тырышып-тырышып тормыш алып баруын күзәтеп яшәгән күршем, мине, килеп керү белән «комплимент», мактау сүзләре белән каршы ала, «проблемаларым» белән кызыксына, балаларым турында сораша, аларның һәркайсы турында да матур фикерләр әйтә, киңәшләр бирә. Ә мин, билгеле, шуңа шатланам, хәтта, ниндидер яңа эшләргә дәртләнәм. Яшьлегем белән булса кирәк, әлеге күршемнең инде күптән урында ятуына да игътибар итмим, чөнки үзе сиздермәгәч, аның әлеге халәте миңа гадәти хәл булып күренә. Авыру кешене игътибарсыз калдырмыйм, әлбәттә, ара-тирә аякларын бик авырлык белән генә шудырып атлаган күршемне үзебезгә чәйгә алып чыккалыйм. Тик, бервакытта да үзенең авыруы турында сөйләмәүче, зарланмаучы, гаять тәрбияле, сабыр, тыйнак күршемнең авыр хәлдә булганлыгын бары аны соңгы юлга озатканда гына тирәннән аңладым. Хәер, мин генә түгел, күршеләр барыбыз да аның каты авыру булганлыгына соңыннан гына игътибар иткәнбез икән… Нинди көчле ихтыярлы булган икән бит минем яраткан күршем! Шул хәлендә дә әле бәйрәмнәрдә бергә җыелышканда ул бик матур интеллектуаль уеннар оештыра, табыннарны зәвыклы итеп әзерләү ысуллары, дөрес ял итү үрнәкләре буенча тәҗрибәсе белән уртаклаша, һәрберебезнең тышкы кыяфәтләренә сокланып, мактап, күңелебезне күтәрә. Мондый бәйрәм өстәлләрендә без үзебез дә инде, әйтерсең, чын интеллигентлар! Үз-үзебезгә карата андый чакларда, хәтта, ихтирам арта кебек иде. Тормыш авырлыкларына, матди җитешмәүчелекләргә дә җиңелрәк карый башлыйбыз, кыскасы, яшәү көчебез арта иде. Мин, бәлки шуңа күрәдер дә, интеллигентларны тормыш тоткасы дип уйлыйм.
Күршемнең үзе кебек үк тәрбияле дә, белемле дә кызы Элеанора белән ул дөньядан киткәч якыная төштем мин. Бүгенге ришвәтчелек чәчәк аткан заманда әледән-әле аның белән булган бер хәлне искә төшерәм. Бер студентка экзаменда 3ле билгесе куйгач, студентның әнисе аларның өенә килеп, билгене яхшыракка үзгәртүне үтенә. Элеанора исә, моның юлын аңлата, янәсе, аның өчен бары әзерләнеп, экзаменны яңадан тапшыру гына кирәк. Тик ана һаман үзенекен сөйли, билгене төзәттерәсе килә моның. Укытучыга бүләк тә алып килгәнлеген белгертә, анысы мондый эшкә бармаячагын аңлаткач, киткәндә ябылып өлгермәгән ишек ярыгыннан бүләген бүлмәгә ташлап китә ана. Күршем төне буе борчылып чыгып, иртән бүләкне университетка эшенә күтәреп китә. Студентны үз янына чакырып, бу эшне бүтән кабатламаска кушып, төргәкне аңа тапшыра һәм «өстеннән тау төшкәндәй» җиңеләеп китә. «Университет кешеләре шундый эшкә бара аламы соң инде?» – дип, җилкенеп-җилкенеп, бу турыда аның миңа сөйләгәнен мин әле дә бик яхшы хәтерлим. Тик, бер-ике көн үткәннән соң, аны кафедра мөдире үзенә чакыртып, билгене үзгәртергә дә мәҗбүр иткән иде әле ул чакта. Университет хезмәткәре бит инде анысы да, югыйсә… Мин күршемне бик яхшы аңлый идем. Беркайчан да андый эшкә бара алмас иде Элеанора, чөнки ул чын интеллигент, ә андый кешенең күңеле чиста була. Миннән: «Интеллигент кем ул?» – дип сорасалар, бер дә икеләнмичә: «Кешенең интеллигентлыгы – аның күңел чисталыгында», – дип җавап бирер идем. Тик, чын интеллигентларга безнең бүгенге тормышта урын да калмый бугай инде. Теге чактагы кафедра мөдире кебекләр инде бүген андый гына бүләкләргә канәгать тә түгелләр. Чын интеллигентларның да байтаклары хәзер торыр урыннары булмаганнар арасында. Әгәр тормыш шулай дәвам итсә, интеллигент дигән катлау гына түгел, интеллигент дигән төшенчә дә юкка чыгар төсле…
Әлфия ФАЗЛЫЕВА.
Комментарии