- 18.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Аулак өй
«Юк, мин яшәр идем озак, озак –
Минем килми алай буласым.
Умырзая кебек, умырзая кебек,
Умырзая кебек суласым», – дип җырласа да, аның гомере кыска булды. Быел май аенда аңа 65 яшь тулган булыр иде. Ул татар эстрадасында тирән эз калдырган шәхес.
Дөрес, Таһир Якуповның сәхнә гомере кыска, 18 ел гына булды. Ләкин аның җыр сәнгатендә үз урыны, үз эзе калды, үз кыйбласы булды. Ул һичкемгә иярмәде, берәүне дә кабатламады. Халкына булган эчкерсез хисләрен, хөрмәтен җырлары белән исбатлап килде. Аны барлык төбәкләрдә дә көтеп алалар, алкышлап озаталар иде. Таһир Якупов безнең буын өчен татарның былбылы булып калды.
1946 елның 13 май таңында Казанның татар рухы нык сакланган Яңа Бистә төбәгендә җырга-моңга гашыйк Якуповлар гаиләсендә бишенче бала булып бик матур малай – Таһир дөньяга аваз сала.
Бу йортта төрле уен кораллары: берничә гармун, мандолина, пианино була. Әтиләре Габдулла әфәнде боларның барысында да оста уйный. Әнисе Фатыйма (чын исеме Хәтимә булып, Габдулла әфәнде үзе генә белгән серле сәбәп белән аны Фатыйма дип йөрткән) татар халык җырларын бик тә моңлы итеп җырлаган. Алар үзләрендәге бу гаҗәеп хәзинәне балаларына да бирәләр. Таһирның ике абыйсы – Камил белән Наил, апалары Сания, Асия – барысы да оста җырчылар. Шундый тату зур гаиләдә кечкенә Таһирда иң матур күркәм сыйфатлар тәрбияләнә. Ул 80нче татар мәктәбенә укырга керә. Җыр-моңга тартылган бу малайны башлангыч класста укыганда ук күреп алалар. Дүртенче класста укыганда ук инде ул «Татарстан» радиосы аша тыңлаучыларны таң калдырган. 8 классны тәмамлагач ул 144нче заводка эшкә керергә мәҗбүр була. Кичен 19нчы эшче-яшьләр мәктәбендә урта белем ала. Таһир ничек кенә булса да, сәнгать дөньясына үтеп керергә тырыша. Тиздән аның хыялы тормышка аша: Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә урнаша. Ул ансамбль тарихында бик матур эз калдырган шәхесләрнең берсе. Анда үзәк урынны алып торды дисәк, хата булмастыр.
Җырчы буларак, аны тамашачы бик тиз үз итте. Аның катнашында булган концертлар һәрчак тулы заллар белән үтә иде. Ул кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөрде. Яшь җырчыга Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә.
Филармониядә аның махсус төркеме оештырылса да, мин аны рәхәт тормышта иҗат итә алды, димәс идем. Үз биеклегеннән, үзенең талант мөмкинлекләреннән файдаланып иҗат итәргә омтылса да, нигәдер ул моңа ирешә алмады. Шаулап иҗат иткәндә кинәт кенә юкка чыкты, сәхнәдән төште. Үзен хөрмәт иткән композиторлардан, җырчылардан, радио һәм телевидение хезмәткәрләреннән читләште. Билгеле, аның чәчәк аткан иҗатыннан көнләшүчеләр, аяк чалучылар да табыла. Йомшак характерлы Таһир иҗат юлыннан тайпыла.
Таһир Якупов үзенең кабатланмас тавышы белән безнең күңелләрдә озак сакланыр. Ул халкыбызның «Олы юлның тузаны» җырын башкарганда, кайсыбыз битараф кала алды икән?! Бу җырда Таһир Якуповның үзенең дә бөтен гомере көзгедәге кебек чагыла сыман. Олы юлның тузаны эчендә аның ничек өзгәләнүен күреп, бәгырьләр телгәләнә.
Аның бөтен гомере Казанда узган. Сугыштан соңгы авыр еллар, заводта эшләү, филармония артисты, ил гизеп дан һәм шөһрәт казану, соңыннан зур сәхнәдән төшү, ялгызлык…
Кеше гомере, энә күзендәге җеп кебек, үтә дә кыска. Ә менә җыр гомере озын икән. «Туган авылым урамы», «Наласа авылы көе», «Хафизәләм иркәм», «Оренбург яшьләре җыры», «Уел» һәм башка бик күп җырлар күңелебез түренә Таһир Якупов башкаруында килеп керде. Алар һаман язмаларда яңгырап тора. Киләчәккә XX гасыр сәламе булып барып ирешер бу җырлар.
Мин, аның истәлекләр җыентыгын төзүче автор буларак, китабын өч тапкыр яңартып чыгардым. Инде менә яңа истәлекләр белән баетып китапны дүртенче тапкыр яңарту турында уйланам.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ.
Казан шәһәре.
Комментарии