«Безнең Гәҗит»не авырулар да укый

2нче клиник шифаханәдә дәваланып чыктым. Анда авырулар өчен берничә төрле татарча-русча гәҗит-журналлар китерәләр. Берничә көн кем нәрсә укый дип кызыксындым. «Казан утлары», «Мәйдан» кебек журналларны бик укымыйлар, караштырып кына чыгалар. «Ватаным Татарстан»ны да аннан-моннан гына. Шуннан соң өйдән үзем яратып укый торган «Безнең Гәҗит»не китерттем. Аны өстәлнең уртасына куйдым да үз бүлмәмә кердем. Бу иртәнге якта иде. Һәрвакытта да авыручылар укырга алганын берникадәр вакыттан кире үз урынына китерәләр иде. Ә «Безнең Гәҗит» ул көнне бүлмәләрдән бөтенләй чыкмады. Димәк, аны бик кызыксынып укып чыкканнар.

Әйтәсе сүзем шул – мөмкинлек булса, хастаханәләргә «Безнең Гәҗит»не дә кертәсе иде!

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии