«Яшьләр дә матбугатка тартылсын!»

«Яшьләр дә матбугатка тартылсын!»

Даими укучы һәм авторларыбызның «Безнең гәҗит» белән танышу тарихларын язуны дәвам итәбез.

***

– Арча районының Үрнәк училищесында укытучы булып эшләдем, ә пенсиягә чыккач, Казанга килеп төпләндем. Шәһәрдә дә эш бетми. Шулай эштән Илсөя Бәдретдинова концертына билет бирделәр. Бардым. Аңарчы «Безнең гәҗит»не укый идем, әмма үземнең анда бер мәкалә дә язып җибәргәнем булмады. Концерт барышында Илсөя сәхнәдән тамашачылар янына төште. Бик матур, безнең заман җырын куйдылар да, шул җырны башкарырга кирәк иде. Тегесе дә җырлап карый, монысы да, шуннан микрофонны миңа төбәгәч, мин җырлап җибәрдем. Залда утыручылар шаккатты. Баксаң, шунда «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та утырган икән. Ул «Иң матур җырлаучы тамашачыга» дип, миңа «Безнең гәҗит» газетасының яртыеллыгына бушлай язылу мөмкинлеге бүләк итте. Мин зур рәхмәтләремне әйтеп, газетага мәкалә җибәрдем. Озак тормады – басылып та чыкты, – дип башлады сүзен хәзер Казанда яшәүче Әлфия апа Закирова. Инде менә 15 ел газета белән бергә ул.

– Шуннан соң газетага яза башладым, Илфат белән дә танышып, аралашып киттек. Үз башымнан үткәннәрне сөйли башлагач, ул: «Ий, Әлфия апа, язып бирегез әле бу турыда», – дигәч, мин каршы килмәдем, кулыма каләм алып яздым. Шулай итеп газета укучыларына үз язмышымны укырга тәкъдим иттем. Берничә ел бүләк итеп, газетага подписка да бирдегез. Мин бу хакта белми дә калдым, чөнки үзем дә гел языла идем. Әрәм булмады, мөмкинлеге чикләнгән бер әбигә биреп бардым. Хәзер дә алышынып укыр ахирәтләрем бар.

Заманында Казанда бик актив эшләгән «Картаямыни йөрәк» дигән пенсионерлар клубы әгъзасы да Әлфия апа. Элегрәк бирегә 80ләп кеше йөрсә, бүген аларның саны кимегән. Моңа да карамастан, клуб үз эшчәнлеген дәвам итә. «Дусларымны, фикердәшләремне биредә таптым. Алар белән концерт-театрларга да, кызыклы очрашуларга да йөрибез. Сирәк булса да, күрешкәләп торабыз», – дип уртаклаша ул.

– Әлеге клуб «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныштыр, чөнки газета битләрендә аның эшчәнлеге турында күп язмалар бастырдым, шигырьләр дә язгаладым. Берничә ел элек газетада басылган язмаларны туплап, китап чыгарырга да өлгердем. Элегрәк, укытучы булып эшләгәндә, фикерләрне теркәп барырлык вакыт юк иде. Авыл җирендә үз йортыбыз белән яшәдек, сыерын да тоттык, башка хайванын да. Икешәр ставкага эшләдек, калганына вакыт калмады. Укытучының эше күп бит: педсоветка әзерләнәсе, профсоюз сораган докладларны әзирлисе... Өстәвенә, Брежнев докладлары... Шуларны ятлый-ятлый баш каткан, бүтәненә баш миендә урын да калмаган дип, әле дә көләм. Ә менә Казанга килгәч, бушап калдым, вакыт күбәйде. Шуңа күрә яза башладым. Аллаһка шөкер, бүген биш вакыт намазымны укыйм. Эшләгәндә 4 ел буе мәчеткә йөрдем. Анда аз булса да акрынлап гарәп хәрефләрен өйрәндем. Бүген менә шулай телефоннан сөйләшеп, аралашып, газета укып ятабыз. Елларыбыз тыныч, күгебез аяз, киләчәгебез якты булсын! Газетадан аерылмыйк!

***

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Хаҗи абый Әхмәтҗанов та – безнең даими авторларыбыз исемлегендә. Аның белән дә сөйләшеп алдык.

– Милли газета бит ул! Күптән алдырам. Бервакыт укыдым да, шуннан язылдым. Мин үзем дә татар милләте өчен кайгырып йөри торган кеше, активист. Бәләбәйдә милләтне саклау максаты белән татарлар җәмгыятен оештырган идек, әле дә шул мәсьәлә белән янып йөрибез. Татарча укысыннар, газета-журналлар алдырсыннар өчен тырышабыз. Без инде өлкән буын вәкилләре. Тел, милләт, халык өчен кайгырабыз, әмма андыйлар гомерлек түгел. Бездән соң бу хакта кем кайгырыр? Менә без хатыным белән өч кыз тәрбияләп үстердек, аларның хәзер үз гаиләсе, балалары. Алар белән бу мәсьәлә хакында гел сөйләшәм, балалар татар җанлы булып үссеннәр, дим. Кызганыч, тик һәрвакыт без теләгәнчә генә булып чыкмый. Шуңа күрә милли җанлы газеталар күбрәк булсын иде дип телим, – ди Хаҗи абый.

Бәләбәйдә татар газета-журналларына язылучылар күп булмаса да, аларны санар өчен аяк-кулдагы бармаклар гына җитмәс. Аларның күбесе – өлкән буын.

– Яшьләрне дә җәлеп итәргә, аларны кызыктырырга тырышырга кирәк. Безнең киләчәк – алар кулында. Газета яшәсен, озын гомерле булсын! Яшьләр дә матбугатка тартылсын иде дип телим.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии