- 18.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе – гармун. Ләкин хәзерге цивилизация, техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен коралы онытылып бара диярлек. Хәтта традицион бәйрәмебез Сабантуйларда да гармун тавышлары сирәк ишетелә. Бу бик кызганыч. Ләкин милләтенең язмышы, аның яшәеше, рухи дөньясының халәте турында борчылучы, кайгыртучы күркәм затларыбыз да бар икән бит арада. Шуңа сөенү, шушындый затлы авылдашыбызга, аның эшчәнлегенә соклану кулыма каләм алырга этәрде мине. Сүзем Төбәк авылында яшәүче эшмәкәр, шул ук вакытта иҗат кешесе булган Бикмиев Фәһим Тимергали улы турында. Авылның югары белемгә ия зыялы кешеләре күп. Алар төрле җирләрдә, төрле өлкәләрдә хезмәт итә, ә үз авылында төпләнеп, халкына хезмәт итүчесе – Фәһим Бикмиев.
Төбәк авылы клубы. Авыл клубында зур бәйрәм – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе. Бинаның эче бәйрәмчә матур итеп җиһазландырылган. Сәхнә кырыендагы өстәлдә гармуннарның ниндиләре генә юк. Клуб эче халык белән шыгрым тулы. Бу кичә инде хәйраннардан клуб юлын оныткан әбиләрне дә кузгаткан.
Бәйрәмнең хуҗасы Фәһим Тимергали улы кичәне ачып, авылыбызның элек-электән җырлы-моңлы авыл икәнлеген искәртте. Бүгенге көндә исән булмаган оста гармунчыларыбызның исемнәрен атады. Тамашачы һәр гармунчының исемен хуплап, кул чабып сәламләде. Бу алкышлар алар рухына дога булып барып ирешсен. Төрле сәбәпләр аркасында кайта алмаган гармунчы авылдашлар хәйран икән. Аларның да исемнәре яратып телгә алынды. Ниһаять, сәхнәгә бер-бер артлы мөхтәрәм кунаклар – гармунчылар күтәрелде. Хәлим Абдуллин, Илдус Галиев, Рафаэль Гобәев, Рафаэль Матзянов, Әнүзә Васильева, Наил Вилданов, Язилә Сөнгатуллина, Илфир Бикмиев, Эльмир Ибушев, Фәһим Бикмиев. Гармунчылар үзләренең яраткан көйләрен башкарганнан соң, Фәһим Бикмиев сорауларына җавап биреп, үзләренең гармун моңнары иленә ничек кереп китүләрен сөйләделәр, кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Гармунчыларның чыгышлары җыр-бию, скетч, хикәяләр белән аралашып барды. Сәхнә бизәлешендә, концерт номерлары эшләнешендә, кичәне алып баруда клуб мөдире Гөлфирә Һадиуллинаның роле бик зур. 70нче елларда шушы нигездәге иске клубта мөдир булып эшләгән Теләче районы Шәтке мәктәбе директоры Александр Ибушев кичәгә зур бәя бирде.
Кичәне Казан дәүләт мәдәният академиясе студентлары Динара Рәхимова һәм Риназ Мостафин үзләренең профессиональ дәрәҗәдәге матур җырлары белән тагын да тулыландырды.
Төбәк халкы элек-электән керәшен халкы белән дус, тату булган, аралашып яшәгән. Милли киемнән керәшен кызы Татьянаның гармунга кушылып керәшеннәрнең өмә җырын башкаруы да сәхнәгә аерым ямь өстәде. Балачагыннан җырга-моңга гашыйк Рәдиф Салихов классташы Илдус Галиев уйнавына кушылып, халкыбызның «Әкълимә», «Сәрбиназ» көйләрен сузды. Рифгать Сөнгатов «Кышкы романс»ны башкарды. Яшьләре хәйран булуга да карамастан, егетләрдә әле моң да, тавыш та әйбәт сакланган. Тамашачы аларга дәррәү кул чапты. Гөлия Дәүлиеваның сугыш чорын чагылдырган «Гариф гармуны» хикәясен дә авылдашлары эчке бер тетрәнү, тирән кичерешләр белән тыңлады. Әйе, авыр сугыш елларында да гармун солдатларның юанычы-куанычы, җиңүгә өмете булган.
Мондый кичәләрне оештыру күп көч, түземлек, вакыт таләп итә. Фәһим Тимергалиевич, озак уйлаганнан соң, бу эшкә бөтен гаиләсе белән алынган: үзе үк алып бара, шигырьләрен укый, гармунда уйный, җырлый. Кызы бии, видеога төшерә, улы кичә буена баян партиясен алып бара, ә тормыш иптәше, барлык оештыру эшләрен башкарганнан соң залдан аларга илһам биреп тора. Гаҗәеп гаилә! Авылдашлары, килгән кунаклар өчен тату, күркәм, бәхетле гаилә үрнәге алар.
Фәһим үзенең чыгышын кичәнең ахырына калдырган. Үзе язган җырларын (сүзләрен дә, көен дә) үзе гармунда уйнап башкара, улы аңа баян белән кушыла. «Туган авылым – Төбәгем» җыры тагын бер кат аның шушы җирнең патриоты икәнен раслый. Мине иң сокландырганы – Фәһимнең җырларында әнисен олылавы, мәрхүм әнисенә дан җырлавы булды. Аның бу җырлары барлык әниләргә мәдхия булып яңгырады. Җырлары, изге ниятләре әнисе рухына дога булсын.
Кичә соңында шундый фикергә килдем: Фәһимне, аның гаиләсен әнисе догалары саклыйдыр. Шуңа эшләре уңдыр, гаиләсе бөтен һәм бәхетледер. Гадәттә эшмәкәрләрне байлык, акча, керем генә кызыксындыра. Фәһим Тимергалиевич шикелле эшмәкәр булу белән беррәттән, иҗат кешесе була алу – сирәк күренеш. Аңа киләчәктә дә шундый олы җанлы, кече күңелле, мәрхәмәтле булып калуын телим. Кичәнең спонсоры да Фәһим үзе иде. Кичәдә катнашкан беркем дә бүләксез калмады.
Ни дәрәҗәдә зур, файдалы эш башкарганын Фәһим ахыргача үзе дә аңлап бетермәгәндер. Бу кичә – «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе генә түгел, ә буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды.
Нурия ГАЛИЕВА,
Саба районы, Иске Икшермә авылы
Комментарии