Көтеп алынган бүләк

Хәтер сандыгымны барлаганда хатлар язып аралашкан вакытлар искә төште әле. Кич утырып, солдат хезмәте үтәүче абыйларыма хат язам, әни әйткән сүзләрнең өтерен дә калдырмыйча тезәм ак кәгазьгә. Язып бетергәч, бер кат кычкырып укып чыгам, калган сүзләрне әле өстәп язып куябыз. Хат әзер булгач, конвертны йә бәрәңге, йә катык сылап ябыштырып куябыз да иртәгәсен почта бүлегендәге әрҗәгә салып кайтабыз. Ә бәйрәм җитә башласа, әни шул почта бүлегеннән бөтен туганнарга җитәрлек итеп матур бизәкле, тәмле буяу исләре килеп торган бер кочак открыткалар алып кайта. Аларны кич утырып язабыз да, почта аша туганнарга җибәрәбез. Ә авылда яшәүче туганнарга йә почтальон апа аша бирәбез, йә үзебез аларның почта әрҗәләренә салып кайтабыз. Шул кечкенә бүләкне алгач, туганнарның ничек сөенүләрен күрсәң, лотереяга машина отканнармыни! Менә бит элек гади генә открытканы да нинди кадерле бүләк итеп кабул иткәннәр, чөнки кешеләр эчкерсез, гади булганнар шул. Үзебез дә сөенеп, көтеп ала идек ул бәйрәм бүләген. 
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә әни тагын күп итеп открыткалар алып кайтты. Гадәттәгечә, язып, ерактагы туганнарга җибәрдек, ә авылда яшәгәннәренә кич белән барып, үзебезчә «сюрприз» ясап, коймага беркетелгән, капкачы һәрвакыт ачык торган почта әрҗәсенә салып кайттык. Ярар, котлауларны җибәрдек, туганнарның үзләрен генә кунакка көтәсе калды, диеп тынычланган идек, юк, иртәрәк сөенгәнбез, ике туганыбыз бүләкләр исемлегеннән төшеп калган икән. Кемнәр дигән әле, беренчесе чая телле, сөйләгәндә гел «ни» кыстырып сөйләшүче Мәмдүрә апа булса, икенчесе авылда яшәүче, бөтен яңалыклардан беренче хәбәрдар Мәймүнәттәй. Югыйсә, барыбер бәйрәмгә безгә киләләр, очрашып котлашалар бит инде, юк, менә аларга бәйрәм открыткалары килмәгән, имеш. 
Бәйрәм көн җитте. Ерактагы туганнар да кайтты, авылдагылары да килде. Шулай хәл белешеп утырганда шәһәрдән кайткан чая җиңгәй, «ни»ләрен кыстыра-кыстыра, сүз башлады бит.
– Сезгә, «ни», бәйрәм открыткалары, «ни», килдеме? Безгә, «ни», «чавато» килеп җитмәде әле, «ни».
Алган туганнар бер-берсенә карашып сүзгә кушылганчы, авылдан килгән Мәймүнәттәй тәмләп кенә сүзен башлады.
– Юк шул әле, без дә алмадык, үзем почтальон Рәсимәгә теге атнада ук биргән идем, безнекеләргә тапшырырсың дип. Без Арьякта ук яшәгәнлектән, почта безгә гел вакытында килеп җитәлми. Почтальон йөз сәбәп таба шунда, йә яңгырга чылана, йә буранда адаша дигәндәй, гәҗит-журналны вакытында алганыбыз юк, – диеп китте Рәсимә апаны яманлап. Шуны гына көткәннәр диярсең, бу сүзгә шәһәр туганнары да кушылды, эттән алып эткә салдылар почтальоннарны. Кыскасы, бөтен гаепне өйделәр дә куйдылар гәҗит таратучы апаларга. Шулчак Рәсимә апаны жәлләп куйдым, аның бит бер гаебе дә юк бу очракта. Өйдә калган открыткага яздым да, Мәймүнәттәйләр кайтып җиткәнче, почта әрҗәләренә салып та кайттым. Янәсе белеп торыгыз, Рәсимә апа әйбәт почтальон ул, гәҗит-журналларны үз вакытында китерә.
Җәүһәрия ШӘРИПОВА
Азнакай шәһәре

Комментарии