- 17.12.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №49 (13 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Быел 8нче декабрьдә, Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында халык җәүһәре – Рисәнә Әбрар кызы Мостафинаның иҗади эшчәнлегенә багышланган концерт булды. Зал тулы халык, бер буш урын да калмаган иде. Рисәнә Мостафина Саба районының Миңгәр авылында туып-үскән.
Бу авылдан чыккан данлыклы кешеләр шактый. СССРның һәм Татарстанның Халык артисты данлыклы Шәүкәт Биктимеровны белмәгән татар кешесе юктыр. Ул да шушы авылда туып-үскән. Күп еллардан бирле халыкара дәрәҗәдә үткәрелгән сабантуйларны оештыручы, авылның горурлыгы булган булдыклы, зур эшләр башкарырга сәләтле Җәүдәт әфәнде Миннәхмәтов та шушы авыл егете. Аның ярдәме белән авылның урамнары күптән инде асфальт белән түшәлгән. Матурлап ясалган чишмәләре авылны ямьләндереп тора. Авылдагы тузган йортларны, каралты-кураларны сүтеп, яңаларны булдыруда ярдәм күрсәтүче, авыл очындагы зур алма бакчасын һәм күп санлы балык күлләрен булдыручы, Сөембикә манарасына охшатып ясалган, манарасы ераклардан күренеп торган ял итү йорты да Җәүдәт әфәнденең тырышлыгы белән башкарылган. Мингәр авылын «авыл-музей» дип әйтсәң дә була торгандыр. Шушы авылның булдыклы кешеләре арасында Рисәнә Мостафина да бар.
Рисәнә Мостафина ике югары белемле. 1984нче елда Казандагы мәдәният институтын тәмамланганнан соң, 2007нче елда икенче югары уку йортында укып, икътисадчы дипломына лаек була.
Укып бетергәч Саба, Теләче районнарында төрле урыннарда эшли. Клуб мөдире, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе, яшьләр эшләре буенча җитәкче, комсомол оешмасы секретаре да була ул. Саба районы хакимиятендә төрле җаваплы вазыйфалар да башкара. Кайда эшләвенә карамастан, мәктәптә укыганда оештырылган төрле чараларда катнашып, җырлап йөрүләр белән башланып киткән шөгылен хәзерге көннәргә кадәр дәвам итә. Саба районында яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә, районда һәм авылларда хәйрия концертлары оештырып, үзенең җырларын магнитофон тасмасына яздырып, сатудан кергән акчаларны хәйриячелектә кулланып, ятимнәргә, Әфган сугышы батырлары балаларына ярдәм күрсәтә.
Рисәнә Мостафина профессиональ җырчы саналмаса да, кайбер профессиональ җырчыларның Рисәнә Мостафина югарылыгында җырлый алмауларын күреп торабыз. Аның җырларын тыңларга килгән халык һәр чыгышын алкышлап, чәчәкләр бүләк итте. Сабаның үзеннән килгән «Дулкын» биючеләр ансамбле, җырчы егетләр, гармунчылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Салкын булуга карамастан, Саба төбәгеннән килүчеләр дә күп иде.
Рисәнә Мостафинаның җырлавын еш кына радио-телевидение тапшыруларында күреп-ишетеп торабыз. Аның концертлары район үзәкләрендә, Казанда, Татарстан шәһәрләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербургта, Үзбәкстанда, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Томск һәм башка төбәкләрдә дә булгалап тора. Үзенең язган китабы, мәкаләләре, шигырьләре дә бар. Аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелгән һәм күптөрле дипломнар белән бүләкләнгән.
Сабада туганнарыбыз күп. Туйларда, мәҗлесләрдә безгә дә катнашырга туры килә. Үзара туганнар буларак, андый мәҗлесләрдә Рисәнәнең әтисе Әбрар абый белән әнисе Затыя апа да була иде. Затыя апа җырларга осталыгы, җор телле булуы белән мәҗлесләрне алып баручы. Ул елларда аларда шундый гадәт: һәр кешенең туйга алып килгән бүләкләрен күрсәтеп, кунакларның һәрберсенә атап үзенең матур җырларын җырлый-җырлый, мәҗлесне күңелле итеп алып бара иде Затыя апа. Кодалар ягыннан килгән бер апа: «Апай, җаным, кайлардан өйрәнеп бетә алдыгыз икән сез шул кадәр осталыкка?» – дип шаккатып сорап куйган иде бервакыт.
Рисәнә Мостафинага алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, үзенең иҗат эшен дәвам итеп яшәргә насыйп булсын иде.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии