«Мин – шигърият колы…»

«Мин – шигърият колы…»

«Су буенда учак яна», «Ак яулыклы әнием», «Туй күлмәге», «Соңгы звонок», «Авылым тавышлары», «Соңлама» кебек популяр җырлар авторы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Касыйм быел 60 яшен тутырды. Шул 60 еллык гомер йомгагын сүткәндә, бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә ачылды…

– Наил абый, әти-әниегез турында сөйләгез әле.

– Әти-әнием бер-берсен бик хөрмәт итеп, яратып яшәделәр. Без, биш бала, аларның сүзгә килгәнен хәтерләмибез.

Әти алты классны «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлаган да бүтән укырга бармаган. Бабай, сугышка киткәндә, әбигә: «Бу малайны укытып бетер, таланты бар», – дигән булган. Тик әбием әтине тыңлата алмаган. Әти укымаганына бик үкенә иде. Сәясәт белән кызыксынды, күп укыды. Чилида кузгалышлар башлангач, безгә: «Анда гражданнар сугышы бара, безгә әйтмиләр генә», – диде. Әти үлеп, берәр ай узгач, сүзенең хак булганлыгы ачыкланды. Мин шаккаттым: авылдан торып, ничек анализлый алган бит!

Әти, үзе эшләгәндә, мине янына утыртып куя да сөйләштерә иде. Яһүдләр баланы шулай тәрбияли икән, баланы олы кеше дәрәҗәсендә күреп сөйләшәләр. Әти белән китапны да ярыша-ярыша укыдык без. Мәктәпкә кергәндә укый белә идем инде мин. Әти үзе укый иде дә миннән сорый: «Кая җиттең әле?» Шунда-шунда, дим. «Ә мин менә монда, сине уздым», – ди. Хәзер миңа әтине узарга кирәк бит, күбрәк укыйм. Әти кайта да: «Карале, улым, син мине узгансың икән, мин ул өлешен укып тормам инде, син миңа сөйләрсең генә», – ди. Әтине узу сөенеч, рәхәтләнеп эчтәлек сөйлим. Менә шулай итеп тәрбия ачкычын таба белгән ул.

Әтине югалтканда, миңа 18 яшь иде. 42 яшендә китеп барды ул. Биш бала әни җилкәсендә калдык, барыбыз да укыйбыз. Әниемне авылда матур Фәүзия дип йөртәләр иде. Чыннан да бик матур, чиста, пөхтә иде ул. Мин белә-белгәннән бирле ак яулыктан йөрде. Әтисе сугышка киткәндә, әнигә 11 яшь булган. Алар да әтиләреннән биш бала калганнар, иң кечкенәләре әле туган гына. Әни бөтен эне-сеңелләрен дә карашкан, барысы да исән калганнар. Шулай итеп, тормыш әнигә ике тапкыр «удар» ясый һәм әни икесен дә җиңеп чыга.

Әнигә булган рәхмәтемне җыр аша җиткерергә теләп, «Ак яулыклы әнием» һәм «Әнкәм сүзе» дигән җырлар яздым. Әни аларны зур-зур концерт залларында тыңлады. Балалар дип яшәде ул. Өметен акладык – барыбыз да күтәрелдек, кеше булдык. Әни генә озак яшәмәде, 68 яшендә китеп барды.

– Шигърият белән дуслык кайчан башланды соң?

– 5нче класста укыганда язгалый идем инде. Минем әтием дә, әнинең әнисе дә шигырьләр язган. Әбием: «Наилнең шагыйрьлеге – миннән», – дип әйтә иде.

Шигырьләрем «Яшь ленинчы»да, «Ялкын»да басыла иде. Әле алардан килгән бүләкләрнең кайберләре һаман да саклана. Редакциядән зур конвертлар килә, аны мәктәп директоры, зурлап линейка җыеп, бөтен укучылар каршында тапшыра… И күңел була иде инде!

– Малай-шалай үртәми идеме?

– Булды үртәүләр дә. Кайбер малайлардан: «Шигырьне хатын-кыз гына яза бит», – дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Шуннан соң язудан туктадым да әле мин, үзем өчен генә язгалап тордым. Тик мин электән үк шигърияткә һөнәр итеп карамый идем, әдәбият юлыннан китмәвем ул үртәүләр аркасында түгел.

– Ә кем булырга теләдегез?

– Иң беренче уем табиб булу иде. Әти: «Син тавык суярга да куркасың, табиб чыкмый синнән, улым. Укыганда моргка алып керәчәкләр, кеше башын кисәчәксез, эчен ярачаксыз», – диде. Минем әти шулай дәлилләп сөйләшә иде. Кеше башын кисү, дигәнне ишеттем дә, юк, миннән табиб чыкмый икән, дидем, чигендем. Аннары урманчы булам, дип йөрдем, чишмә буенда йорт салырмын, умарта тотармын, дип хыялландым. Авылдан китәсе килми бит. Әтигә әйткәч: «Улым, син анда эшләсәң, алкашка чыгасың», – ди. Мин беркайчан да эчмәячәкмен, дим. «Эчмәсәң, син анда эшли алмаячаксың, улым», – диде әти. Дөрестән дә, анда агач төбе саен шешә булыр иде. Тагын чигендем. Туганнар киңәш иткәч, Казанда төзелеш-инженерлар институтына барып кердем.

– Шулай да сезне әдәбиятка тартып китерергә тырышучылар булган бит…

– Мин унынчы класста укыганда минем янга мәктәпкә өч язучы килде. Берсе Хәкимҗан Халиков иде. Мине әдәбият юнәлеше буенча китәргә үгетләделәр, шигырьләрең әйбәт, дип мактадылар. Мин техник юнәлешне сайладым инде, дидем. Керә алмасаң, армиягә китәсең бит, дип тә карадылар. Керәм, дидем. Мин шулай фикер йөрттем: филология бүлегендә укып кына шагыйрь булып булмый. Язучылыкны һөнәр итсәң, көчләп язарга, гаиләңне тәэмин итәргә кирәк. Минем мәҗбүри язасым килмәде, ә язасым килсә, мине беркем дә тыя алмый иде. Берәр сәгать язучыларны тыңлап утыргач, бик уңайсызлансам да: «Гафу итегез, минем дәресләрем бар. Сайлаган фикеремнән барыбер кире кайтмыйм», – дип чыгып киттем. Хәкимҗан Халиков минем арттан, коридорга чыгып: «Яз, югалма син, шагыйрь», – дип кычкырды.

Минем дөньяга чыгам, шагыйрь булам дигән максатым юк иде. Әйтәсе килгән сүзләремне шигъри юлларга төшердем. Гариф Ахунов әйтмешли, йөрәктән чыккан – йөрәккә җитә. Иҗатым белән халыкның йөрәгенә җиткәнмен икән, димәк, өстә шулай язылган булган инде.

– Төзелеш факультетыннан китәсе килгән чаклар булмадымы?

– IV курста төзелеш отрядында йөреп карагач, үземнең дөрес юлдан китмәгәнемне аңладым. Әнигә: «Бу минем эш түгел, мин журналистикага керәм», – дидем. Әле аңарчы, язу сәләтемне югалтмадыммы икән дип, ике шигырь язып, «Татарстан яшьләре»нә җибәргән идем. Икесе дә басылып чыкты, күңел үсте. Әни елады: «Улым, бер елың калды, шуны укып бетер дә, аннары теләсәң нишлә», – диде. Шулай… төзелеш факультетында укып бетердем дә кабат укырга керү турында уйламадым да инде.

– Әле тормыш юлыгыз телевидениегә дә китереп чыгарган…

– 1992нче елда, телевидениедә эшләргә теләк юкмы, дигән хат килеп төште шул. Ул вакытта җырларым чыккан, күренә башлаган идем. Нинди булмасын инде теләк, ташып тора! Шулай итеп, биш елымны телевидениедә үткәрдем.

– Наил абый, сез җитәкче урыннарда да эшләгән кеше. Кәнәфи ихласлыкны, самимилекне үтермиме соң?

– Ул бары тик үзеңнән генә тора. Ә мин ихласлыгымны, самимилегемне үтерергә теләмәдем дә. Ул сыйфатларымны югалтсам, асылымны да җуяр, яза да алмас идем. Миндә хисләр океан кебек кайнап тора. Әлбәттә, күңел чисталыгын саклау эчке көрәш аша бара.

– Сезне җырчы шагыйрь диләр…

– Җырның бит аның төрлесе бар: такмагы да, бер тиенгә тормаганы да. Тик акылга да, йөрәккә дә тәэсир итә торган җырлар гына озын гомерле була. Җыр ул алтын урталыктан барганда гына әйбәт: артык катлауландырырга да ярамый, югыйсә халык аңламый, артык гадиләштерергә дә кирәкми, алайса бөтенләй үлә. Ә баланс саклап, алтын урталыктан бару бик авыр ул. Минем җыр язгандагы максатым шундый: фикер дә булсын анда, хис тә. Алдан ук шуны күздә тотып язгач, минем җыр өчен язылган шигырьләрем автономно, ягъни көйсез генә дә яши ала.

– Шигырьләрегез ничек туа, Наил абый?

– Өстәл артына утырып, махсус язганым юк. Автобуста барганда да, бәрәңге казыганда да туарга мөмкин шигырь. Уйлап йөрим дә, аннары кәгазьгә төшерәм. Хәтерем яхшы, барысы да истә кала. Бөтенләй көтмәгәндә туган шигырьләр дә бар. Мәсәлән, «Туй күлмәге» мунчада юынганда туды. «Су буенда учак яна» – авылны сагынып, андагы тынлыкка сусап язылган шигырь.

– Иҗат кичәгезне дә үткәрергә йөрисез бит әле. Тамашачыны нәрсә белән сөендерергә уйлыйсыз?

– Концерт 23нче ноябрь көнне сәгать 18.30да Тинчурин театры бинасында башланачак. Минем җырларны башкаручы артистлардан Венера Ганиева, Зөһрә Шәрифуллина, Айдар Фәйзрахманов, Асаф Вәлиев, Искәндәр Биктаһиров, Зәйнәп белән Зөфәр, Рамил Миндияр һ.б. булачак. Шигырьләрем дә яңгыраячак. Билет бәясе кыйммәт түгел – 200-300 сум. Иҗат кичәм телевизион форматта үткәләгән булса да, сәхнә вариантында беренче тапкыр уздыру. Шуңа күрә иҗатымны яратучылар концертыма килеп, рухи азык туплап китәр, дип ышанам.

Әңгәмәдәш Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии