Бер кешенең дә эшлисе килми, бөтенесе җырлый!

Бер кешенең дә эшлисе килми, бөтенесе җырлый!

Концертлар шау-гөр килә. Казанда гына атнасына 2-3 куела. Кайбер җырчылар акча эшләү максатыннан туйларда чыгышлар ясап йөри. Кайбер , мөгаен, туеп та киткәндер җырчылардан…

Бу турыда җырчы ның фикерләрен белик.

Илсөя апа, кайбер тамашачы гарык бугай концертлардан!

халкы, гомумән, туеп китте концертлардан. Без күп бит. Артык күп! Бер яктан карыйсың – халыкның сайлау мөмкинлеге бар. Ә икенче яктан карыйсың… Иҗат югалып бара, акча эшләү кәсебе алга чыга. Без Илфак белән көлешәбез: бер кешенең дә эшлисе килми, бөтенебез җырлый. «На выживаемость» хәзер барысы да! Артистлар нәкъ Джунглидагы кебек. Ниндидер этеш-төртеш, берсе турында берсе начар сүзләр чыгару, «пычрак ату»… Син концертыңны куярга телисең, аны өздереп, синнән зуррак җырчылар үзләренең концертларын куя. Кайбер район үзәгендә аена 20 концерт куела. Бер районга! Бу нәрсә инде?! Һәм бу сентябрьдән майга хәтле! Җәй туктап тора артистлар. Эшләгәннәре (бик сирәкләре) яңа программа туплый, эшләмәгәннәре программаның исемен алыштыра, ике яңа җыр өсти дә, күлмәкләрен алыштыра да, «яңа» концерт куярга чыгып китә. Һәм шуннан күз алдына китерегез инде: кайсы җырчының концертына барырга? Күңелгә тигәне шул: 20 концерт тамашачысының күпмедер өлеше – ниндидер спонсорлар, ниндидер мөдирләр ярдәмендә бушка куып китерелгән халык. Безнең концертка фанатлар килеп утыра. Андый халык белән эшләве дә җиңел. Алар синең белән кушылып җырлап утыралар, запискалар язалар. Аларның күз карашлары башкача. Мәсәлән, ниндидер спонсорлар оештырган катнаш концертларда, «куып» китерелгән халык алдында да чыгыш ясарга туры килә. Андый тамашачы: «Ну давай, син нәрсә күрсәтәсең?» дип, «Монысының җырлаганда артында утлар ялтырады, тегесенең күлмәге матур, тегесенең артында дүрт шәрә кыз биеде» дип тикшереп утыра. Алар синең җырыңны тыңламый. Әллә нәрсә була башлады…

– Ләкин шунысы да бар: кемдер һәрвакыт фанерага җырласа, репертуар яңартылмаса, концертлары спонсорлар ярдәмендә генә эшләнеп килсә, ул җырчы иртәме-соңмы, барыбер, төшеп кала. Халык аларның концертларына йөрми башлый.

– Менә шуны әйтәм бит: нәкъ Джунглидагы кебек. Кем көчлерәк, шул кала. Бу шәхсән минем фикерем, бәлки, кемдер килешмәс. Менә әйтәләр бит, фонограмманы тыярга кирәк, кемдер татар милләтенең үзенчәлекләрен чагылдыра торган җырлар башкармый, ниндидер худсовет ясарга кирәк, дип. Ә ул худсоветта кем утырырга тиеш?! Әгәр чыннан да хөрмәтле җырчылар, белгечләр утырса: әйе, кирәк. Мин бер кешегә дә кагылмыйм. Гомумән, шоу-бизнеста барган сәясәткә, катнаш концертларга, ниндидер сүзләргә кысылмыйм. Мин – читтә! Миңа гына тимәсеннәр. Беркемнән акча да, ярдәм дә сорамыйм. Эшләгән акчам – үземә. Минем группада 10лап кеше, аларны мин эш урыны белән тәэмин итәм булып чыга. «Мин» генә дип сөйләү дөрес түгел, без: мин һәм Илфак Шиһапов. Ә җырчыларның кайсысын тыярга, кайсысын калдырырга икәнлеген бер компания, яисә ике кешедән торган худсовет хәл итәргә тиеш түгел. Моны халык хәл итәргә тиеш. Сәхнәдә шундый сугыш барса, берничә елдан җырчыларның күпмеседер төшеп калачак. Спонсорлар гомер буе ярдәм итмәячәк. Менә хәзерге эстрададагы кызлар картаеп китсеннәр әле, белмим, булыр микән аларның спонсорлары?! Халыкка кирәкми башласаң, спонсорлар ярдәмендә генә сәхнәдә калып булмый шул.

Көчле, талантлы җырчылар арасында да югалып калганнары бардыр бит.

– Аяныч хәлләр дә бар. Берничә ел туйларда, банкетларда чыгыш ясап йөрисең икән, кабат үз концертыңны кую, яңа программалар әзерләү бик авыр нәрсә. Арттан яшьләр бастырып килә.

– Ә сез үзегез туйларда чыгыш ясамыйсызмы?

Юк! Бернинди туйда да җырламыйм! Хәтта катнаш концертларда да бик сирәк кенә чыгыш ясыйм. Кайчандыр мин үзем тамада булып эшләгән кеше. Күптәннән инде, иҗатым башында. Тамашачыларның артистларга мөнәсәбәте банкетларда да, концертларда да чагыла. Кадерле түгел хәзер татар артистлары, элекке вакыттагы кебек кадерле түгел.

– Димәк, сезнең концертларга еш йөрүче, яратучы, ихтирам итүче, үз кесәсеннән акча түләүче, үзегезнең төп аудиториягез бар?

– Бар, яшермим: бар. Кемдер сүгә: менә җырчы түгел, тракторист кебек сәхнәдә йөри, җырлый белми, шигырь сөйли, дип. Минем бүген үз тамашачым бар.

Иҗат башында ук бер әңгәмәдә шундый сүзләр әйтелгән иде: әгәр дә мин каядыр барып, анда тамашачыга бөтенләй кирәк түгел икәнемне аңлаячакмын икән, мин ул җиргә бүтән бармыйм. Әгәр дә мондый җирләр күбәячәк икән, димәк, миңа туктарга вакыт. Димәк, мин тамашачыларга кызык түгел. Ә бүгенге көндә миңа чит төбәкләрдән үзләре бәйләнешкә чыгалар: «Әйдәгез, безнең якларга да концерт белән килегез әле» дип.

Минем дискларым яхшы сатыла. Ел саен яңа программа ясыйбыз. Ел саен яңа диск чыгарабыз. Берне генә түгел. Ике CD-диск, DVD, Mp3лар да чыгарабыз. Бүгенге көндә без Илфак белән шулай гаиләне туйдырып тора алабыз. Булганына шөкер.

– Халыкны яңалык белән сөендереп, шаккатырып тормасың, ул сине оныта башлый.

– Кайвакыт радио, телевизорларны кабызам мин. Шаккатыргыч шоу тәкъдим итә икән фәлән фәлән җырчы. Бер өч җырын тыңлыйсың. Һаман «мин сине яратам, син мине яратмадың, сагынам, юксынам, онытам, оныттың» инде! Аларның да үз тамашачылары бардыр инде. Шәхсән, мин андый концертта түзеп утыра алмас идем.

– Илсөя апа, сәяси, җәмгыяти темаларга җырлар башкарасыз. Халык аңлыймы җырларның мәгънәсен, күтәрелгән проблемаларны?

Аңлый алган кеше аңлый. Беренчедән, бөтен кешегә дә ярап булмый. Икенчедән, без күңелгә яткан җырларны гына иҗат итәбез һәм җырлыйбыз. Бүгенге көнгә кадәр ялгышкан булмады әле. Сүрелә башласаң, бер хәл булыр иде. Ә без алга барабыз.

Бу елны беренче җырлар язылганга 10 ел тулды. 5-6 ел концертлар белән йөрибез. Бер районнан икенче районга йөргән тамашачылар бар. «Кичә бу җырның бу җирен аңлап бетермәгәнмен бит. Бу җырда сез моны әйтергә теләгәнсез икән!» дип йөрүчеләр бар. Бу бик куандыра торган хәл. Димәк, халык тыңлый.

Кайвакыт запискаларда «мин сезнең бу җырыгызда язылган сүзләр белән килешмим» дип язалар. Без шатланабыз! Кеше сүзләрне дә тыңлый икән, димәк, җырның мәгънәсе халыкның аңына керә башлаган.

Кайбер кеше концертка ярымшәрә кызлар карап, ял итәргә генә бара. Тормыш болай да авыр, без ял итәргә килдек, ди. Шөкер, алар өчен татар сәхнәсендә җырчылар буа буарлык.

– Илсөя апа, тамашачыларга әйтер сүзләрегез?

Татар концертлары, башка урыс концертлары белән чагыштырганда, бик арзан. Халыкча әйткәндә, бер ярты бәясе тора. Концертларга барырга кирәк инде, танышырга кирәк.

«Юк, мин ул җырчыны яратмыйм» дип әйтер өчен аның сольный концертына барып, аңа бәя бирергә кирәк. «3 тиенлек җырчы» дип йөргән җырчың сиңа искиткеч концерт куярга мөмкин, ә зур, грандиоз концерт булырга тиеш дигәне 3 тиенгә дә тормаслык булуы бар.

Сәхнәдә бернинди нота белмәгән 4-5 кеше гитара, синтезатор һәм башка инструментлар тотып басып торырга мөмкин. Гитараның хәтта кыллары да булмаска мөмкин. Бу халыкны тилегә санау микән?

Халыкны алдап булмый хәзер, фонограмманы да тиз сизеп ала. Җырчының эчкерсезлеге, чын күңелдән икәне тиз сизелә.

Сау-сәламәт булырга язсын!

БӘДРЕТДИНОВА.

  Бер кешенең дә эшлисе килми, бөтенесе җырлый! , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии