«Тәртип» радиосы җыр-моңга гашыйк гаиләләрне барлый

«Тәртип» радиосы җыр-моңга гашыйк гаиләләрне барлый

Беренче коймак төерле була, диләр. Тәүге кабат үткәрелүенә карамастан, «Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесе узган ел ук бик күпләрнең күңеленә хуш килеп, һәркемнең тамагыннан үтте. Быел да шул уңышларын кабатларга алынган «тәртип»леләр.

«Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесенең максаты гади түгел – сирәк ишетелгән элеккеге җырларны барлау. Ләкин быел максатлар исемлеге ишәйгән.

– Узган ел бәйгедә 100дән артык кеше катнашкан иде. Катнашучылар төрле төбәкләрдән булды, алар арасында әбиләр дә, бәбиләр дә бар иде – шунысы сөендерде. Бәйгенең быелгы максатына гаиләне ныгыту, туганлык җепләрен саклау да өстәлде, – ди «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Узган ел бәйгедә Татарстан Республикасы районнарында яшәүчеләр генә түгел, Башкортстан, Пермь һәм Киров өлкәләреннән дә актив катнашканнар. Иң нәни катнашучыга – 8, иң олысына 78 яшь булган. Конкурска тәкъдим ителгән материалларның күпчелек өлешен 80–90нчы елларда иҗат ителгән җырлар алып торган. Араларында – радио архивында булмаган җырлар да бар. Быел бу исемлек тагын да тулыланыр дип көтә оештыручылар.

Катнашучылар башкарган җырлар 90нчы елларга кадәр иҗат ителгән булырга тиеш. Әлбәттә, жюри тарафыннан катнашучыларның вокал мөмкинлекләре, артистизмы да бәяләнә. Төп шарт – музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару.

– «Үз илемдә – үз көем» проекты – профессиональ сәхнәгә чыгарга лаек булып та, ниндидер сәбәпләр аркасында бу мөмкинлеккә ия булмаган үзешчән башкаручыларны халыкка ишеттерү мөмкинлеге, – ди радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров.

Бәйгенең жюри комиссиясен Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Жюри составында шулай ук шагыйрьләр һәм танылган җырчылар да, радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева үзе дә бар.

– Әле дә хәтеремдә: 4-5нче класста укыганда, Арча сәхнәсендә тальян гармун тартып уйнаган идем. Казанның Опера һәм балет театрында үзешчән сәнгать конкурслары уза иде. Ул – бөтен Татарстанны берләштерүче үзешчән хәрәкәт. Җиңүчеләр зур сәхнәдә милли көйләрне башкара иде. «Үз илемдә – үз көем» бәйгесе дә милли көйләрне яңгыратучы гаиләләрне чакыра. Мин, мәсәлән, әти белән тальян гармунда уйныйм, абыйлар кушылып җырлый иде. Илебездә мондый сәләтле гаиләләр бихисап дип уйлыйм. Кайберләре артистларны да уздырырлык дәрәҗәдә җырлый белә. Шул талантлар качып ятмасын, кеше алдына чыксын. Татар халкының үзенә генә хас моңы бар. Шуны күрсәтсәк иде, – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.

«Үз илемдә – үз көем» катнашучыларының видеоязмалары 16нчы октябрьгә кадәр +79872205050 ватсап яки телеграм номерына кабул ителә. Конкурс быел ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла, шуңа күрә бүләкләре дә шәбрәк. Конкурсның гран-при иясенә – 50 000 сум, беренче урынга – 25 000, икенчегә – 15 000, өченчегә 10 000 сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшыралачак. Җиңүче гаиләләр 29нчы ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясар дип көтелә. Җиңүчеләрнең җырлары «Тәртип» радиосы эфирында да яңгыраячак.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии