- 17.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Аулак өй
Вакыйф Кыямовның «Дәва бар икән» дигән язмасын укыгач (№10, 12 март, 2014), мин дә көлеп куйдым.
Ирем гырылдый иде. Поезд белән Казанга барабыз. Төнлә. Ирем икенче кат киштәдә, аңардан түбән ирле-хатынлы яшь пар алдагы станциядә төшәргә әзерләнеп, киенгән килеш утырып баралар. Ирем йокыга китеп гырылдый башлады.
– Дуңгызмыни, – ди яшь ир.
– Әй, үзеңне бел, – ди хатыны.
– И-и, мин алай ук гырылдамыйм, – ди ир.
– Ярар, алайса, магнитофонга яздырырмын да үзеңә тыңлатырмын, – диде хатыны.
Мин аларга каршы якта тегеләрнең сөйләшкәнен шыпырт кына тыңлап, көлемсерәп ятам. Бераз баргач, җәһәт кенә кузгалып, тиз генә төшәргә дип киттеләр дә шунда ук бик борчылып борылып та килделәр. Алар иремнең гырылдаганын тыңлап утырып, үзләренең станцияләрендә төшәргә өлгерми калганнар. Мин дә борчылдым алар өчен. Ә ирем аны-моны белми гырылдавын дәвам итә. Поезд машина түгел бит инде, гадәттән тыш хәл булмаганда аны туктата алмыйсың. Алар икенче станциядә төшеп калдылар. Аннан бирле байтак вакыт узды. Ирем дә бакыйлыкта. Яшьләрнең дә гомер көзләре якынлашадыр. Бәлки, гәҗитне укысалар, үзләрен танып, алар да бер көлемсерәп куяр.
Рәзинә ГАЛИЕВА.
Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылы.
Комментарии