Иярле ат, кыңгыраулы дуга

Иярле ат, кыңгыраулы дуга

Элек ир-атны ат белән чагыштырганнар. Ир-ат гыйбарәсе дә шуннан чыккандыр. «Чыңгыл-чыңгыл ни чыңгылдың, ат өстендә ыңгырчак. Без җырламый кем җырласын, безнең әле җырлар чак», – дип сыздыра иде егетләр. Түшлек, ыңгырчак, дуга, камыт, ияр, дилбегә, йөгән, дага ише әйберләр турында хәзер хатын-кызлар гына түгел, ир-атларның да күбесе белми. Элек халыкның төп байлыгын атына, кошевка, тарантасына, ат дирбиясенә карап билгеләгәннәр. Элек йөгәнне җиздән, йомры калайлар белән бизиләр иде.

Әле 3нче классларда укыганда, Сарман елгасының суы чыпчык тезеннән вакытларда (соңыннан бөяделәр, бик тирәнәйде), бер метр тирәсе биеклектәге бер түмгәк өстенә менеп, суның метр ярым тирәсе җиренә сикерәбез: «Раз-два, камыт дуга ат җиккәндә кирәк була!» – дип, бүксә белән суга сикерәбез. Бүксә авырта соңыннан, аны кул белән ышкыйбыз. Үзебез шәп-шәрә, якында гына малай-шалайлар да шулай шыр ялангач сикерешә.

12 яшьтән малайлар атны инде үзләре җигә иде. Камыт-йөгән кигезергә буйлары җитмәгәндә, берәр киртә янына алып килеп, атның башына кигезәләр. Сугыштан соңгы елларда (аңа кадәр дә) колхозда, авылда төп транспорт ат булды. Берьюлы өч ферма мөдире булып Бәһиҗә апа эшләде. Ул өч ферма бер үк ихатада, киртә белән генә әйләндереп алынган. Ишек алдында салам эскерте дә бар. Ире-хатыны шушы фермаларда хезмәт куя. Печәнен, фуражын юллап, колхоз идарәсе белән амбарлар арасында бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр аты белән чапкынлады Бәһиҗә апа. Бервакыт атлар җитмәгәч, колхозның нәсел үгезен өч хатын-кыз көч-хәл белән җигеп, арбага сикереп менеп кенә өлгерде, үгез Бәһиҗә апаны больница ягына таба алып чапты. Җыелган ферма эшчеләре «бетерә инде бу Бәһиҗәне», дип торганда, Бәһиҗә апа үзе дә үгез тизәгенә буялып бетеп, чәчләре тузгып, үгез үзе дә күзләре тонып, ак күбеккә батып гел икенче яктан кайтып туктады. Югыйсә Бәһиҗә апаның ире Габделхак абый да исән-сау сугыштан әйләнеп кайткан иде. Анысы МТСта эшләде дип хәтердә калган.

7нче классны тәмамлаган елны Зөлфия белән комбайнда капчык аттык. Бәһиҗә апаның кызы Вәсимә ат белән ашлык ташыды. Кыяфәте белән дә әнисенә охшаган кыз иртәнге биштән атны үзе җигеп эшкә килә иде. Өзелгән каеш, бау булса, үзе ялгап, төзәтеп эшләде. Ару тормышлы, әтиле кызга өендә генә ятса да булгандыр югыйсә.

Тагын Камал Мөнирәсе атлы эштә эшләде. Яшь кенә кыз бала иде. Соңрак укып, шофер булды. Ул елларда шофер хатын-кызлар бик сирәк күренеш иде. Чалбар киеп (ул елларда чалбар кигән хатын-кыз юк иде әле), кабинасын шартлатып ябып, тузаннар туздырып чаба иде Мөнирә. Безнең баш җитмәслек, буй җитмәслек иде ул чакларда.

Бервакыт җәйге каникулда атлы арбага төялеп Иске Әлмәт ягындагы басуга урак белән борчак урырга барабыз. Дилбегә шәһәрдән әбисенә җәйге каникулга кайткан малай кулында. Ул һәр җәйне шулай авылда уздыра иде. Шунда ат арбасында безгә каршы килүче абзый безнең атны туктатты. Теге шәһәр малаен эт итеп сүгеп ташлады. Малай камытны кире, агачлы ягы белән кидергән икән. «Әле ярый күзем төште, атның муенын боза язгансың бит», – дип ачуланды. Баштагы елларда ул малай «атны киендердем», «атны чишендердем» дип сөйләшә иде әле. Татарча да бездән өйрәнде.

Соңгы елларда чыккан «Бәхет дагасы» дигән җырны кем генә белми икән. «Иярле ат, кыңгыраулы дуга. Безнең яшьлек, яшьлек иртәсе. Шул атларга утырып, сөйгән ярың белән, еракларга килә китәсе», – дип җырлый бит Эльвира Хәйруллина. Ә «Килен төшкәндә» җыры ничек матур! «Ак күбеккә баткан юргалар кышкы юлдан ярсып чабалар. Чак-чак кына аумый калалар салулаган чакта чаналар, арттан чаба бала-чагалар!» Безнең татарда гына мондый җыр туарга мөмкин. Хәзер киленне дә атта түгел, чит ил машиналарында төшерәләр, туган-тумача, килен озатып килүчеләр дә үз машиналарына утырып килә. Машина санына, маркасына карап, кызның ниндирәк тормыштан икәнен билгелиләр. Күрәсе иде атта килгән киленне бер генә!

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии