Авыл көне – кече Сабан туй

Авыл көне – кече Сабан туй

Быелгы җәй үзенең себер җилләре, салкыннары, яңгырлары белән бераз үзенчәлеклерәк башланып китте. Шулай булса да Аллаһының рәхмәте белән ел да язгы чәчүләрдән соң уздырыла торган авыл халкының көтеп алган бәйрәме – Сабан туйларын уздырырга табигать үзенең мәрхәмәтен салды.

Районыбыз авылларында соңгы Сабан туйлар тәмамланып килгәндә, 18нче июнь көнне кичке якта, Урманай авыл җирлеге карамагына кергән 1 Май авылында авыл көне – кече Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәмдә ераклардан кайткан авылдашлар белән беррәттән, күрше авыл һәм чиктәш районнардан да кунаклар бар иде. Көнозын искән себер җиле дә тынычланып, бәйрәмгә табигать тә үзенең җылылыгын өстәде.

Авылның үзәге – Мәдәният йорты алдындагы мәйдан Сабан туйга гына хас булган матур бизәлеш белән бизәлгән иде. Бәйрәм концерт номерлары һәм төрле ярышлар белән бергә үрелеп барды: кыршау әйләндерү, көянтә-чиләк белән су ташу, таяк тартышу, гер күтәрү, чүлмәк вату, парлап чаңгыда йөрү һ.б. Ярышта җиңүчеләргә урыннар билгеләнеп, барысы да бүләккә ия булдылар. Мөслимнән килгән биюче кызның төрле милләт биюләре, шулай ук шушы авыл килене, Актүбә инвалидлар оешмасының җитәкчесе – автор-башкаручы Ләйлә Кәрәмованың үзе язган җырлары белән чыгыш ясавы концертка тагын да ямь өстәде. Гомумән, җыр-бию, нәфис сүз, гармун тавышлары тынып тормады. Авыл уңганнары бик тәмле пылау пешереп, чәй табыны артында берсеннән-берсе тәмле күчтәнәчләр белән килгән кунакларны сыйладылар.

Мондый бәйрәмнәрнең күркәм ягы тагын шунда: авылдашларны, сыйныфташларны очраштыра торган матур бәйрәм ул. Илләребез тыныч булып, авылларыбыз таралмыйча, татар халкына гына хас булган милли йолаларыбызны югалтмыйча, алдагы елларда да матур очрашулар насыйп булсын.

1 Май – дуслык авылы
1 Май авылы бар
Азнакай җирлегендә.
Туры килә шушы исем
Авылның җисеменә.
Яшәделәр һәм яшиләр
Төрле милләт авылда.
Мордвины, хохоллары,
Татары, урысы да...
Нинди милләттән булса да,
Бердәм булдылар алар.
Дуслык хөкем сөрде һәрчак,
Нәрсә булса да, уртак.
Хөрмәт итеп төп халыкны,
Өйрәнделәр татарча.
Үткәрәләр бәйрәмнәрне
Аралашып, дусларча.
Йолаларны саклап яши
Һәр милләт тә авылда.
Үрнәк булып калсын алар,
Киләсе буынга да.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии