«Аларга Идел ни дә, диңгез ни»: җәй айларында халык ничек ял итә?

«Аларга Идел ни дә, диңгез ни»: җәй айларында халык ничек ял итә?

Җәйнең кызу көннәрен чит илдә, диңгез яр буенда үткәрә торган чаклар еракта калды кебек. Бөтен халык Татарстанда урнашкан төрле елга-күлләргә ургыла. Әмма чын диңгезне, чит ил табигатен сагынучылар бар. Хәзер үк самолетка утырып, шунда очарлар иде дә, вирус куркыта… Җәйгә кемнең нинди планнары булган? Русиядә ял итәр өчен матур урыннар бармы? Шул сорауларга җавап эзләп, сораштыру уздырдык.

Зөлфәт ЗИННУРОВ (җырчы, алып баручы): «АВЫЛДА ЭШ БЕТМИ»

– Җәй көне – ял итү вакыты түгел, хезмәт вакыты. Авылда эш бетми. Әле дә Сабада, бакча артында калай койма корып ятыш. Төркиягә барырга дигән теләк бар иде, кызганычка каршы, барып чыкмады. Кәефне төшермибез. Әйе, Русиядә дә мондый урыннар байтак. Былтыр Кырымга бардык. Үз машинабыз белән барып, үзебез ашарга әзерләп, үзебез оештырып 10 көн тирәсе яшәп кайттык. Ошады, ләкин ял итәргә барганда машина яллап бару хәерлерәк икән. Ә әлегә бер кая да барасы килми.

Изображение удалено.Люция МУСИНА (җырчы): «АВГУСТ АЕНДА ЧИТ ИЛГӘ БАРА ИДЕК»

– Җәй айларын бик яратам. Рөстәм ягына да, үземнең туган ягыма да авылга кайтабыз, җиләк-җимеш җыябыз, кайнатмалар ясыйбыз. Без чит илгә ял итәргә барырга юлламаларны иртә алып куярга яратмыйбыз, чөнки иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми. Гадәттә, чит илгә август урталарында бара идек. Билетларны бер атна кала гына иртәрәк алабыз. Быел инде чикләр ябык. Ял итәргә барырга уйласак, үзебезнең илдә дә матур урыннар бик күп. Мәсәлән, Кырым.

Изображение удалено.Айсылу МӨСӘЛЛӘМОВА (К.Тинчурин театры артисты): «БАШКОРТСТАН БУЕНЧА СӘЯХӘТКӘ ЧЫГАРГА ТЕЛИМ»

– Шау чәчәкле, хуш исле, җиләкле җәйне кем генә яратмас. Тик менә челлә эссесе генә… Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, үзеңнең корган планнарыңны сөйлә, диләр. Иң яхшы көн алда дип яшим. Бүгенге көн яңалыкларын күзәтеп барам. Сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә бар? Гомумән, мин кеше кайнап торган, аяк басарга да урын булмаган диңгез буйларын хуплап бетермим. Бездә дә гүзәл һәм матур урыннар бик күп. Хәзер эчке туризм да ярыйсы гына үсеш алды. Ә инде буш вакытым булса, искиткеч бай табигатьле Башкортстан буйлап бик теләп сәяхәткә чыгар идем. Мәсәлән, Куергазы районында урнашкан тозлы күлләрдә коеныр идем, Белорет районындагы ат маршрутлары буйлап узар идем һәм бөтен илгә дан казанган Янгантау шифаханәсендә иркенләп сәламәтлегемне ныгытып кайтыр идем.

Алинә САБИРОВА (пешекче): «КҮҢЕЛ СИЗГӘН»

– Җәйне көтеп алам, яратам. Җәйгә кыштан ук план төзеп куябыз. Ял итәргә барабыз дип яздан ук путевка алып куя идек. Быел ничектер күңел сизендеме, беркая да барасы килмәде. Чикләрне ачсалар да, быел тегендә-монда чыгып китәргә куркыта. Үзебезнең илдә ял итәргә яратабыз, чит илләргә чыккан юк. Русиядә генә дә матур урыннар күп: Сочи, Анапа… Чит илдәгедән бер дә калышмый алар.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА (кибетче): «БАКЧАДА ЯЛ ИТӘБЕЗ»

– Быел карантин булгач, ике ай рәхәтләнеп ял иттек. Шул җитте – хәзер эшләр чак. Аннары, чит илгә чыгу теләге дә юк. Үзебезнең Татарстанда гына да матур җирләр буа буарлык бит. Мәсәлән, Болгарга, Зөя утрау-шәһәрчегенә барып ял итеп кайтыр идем. Кама Тамагы районында да ял итү өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Болардан тыш, хәзерге вакытта иң барасы килгән җирем – шифаханә. Җәй җиткәч, Бәкер шифаханәсенә юл тотарбыз дигән идек, булмады. Ул ачылды да үзе, ләкин сәламәтлегемне яхшыртам дип, бөтенләй чир ияртеп кайтырмын дип куркам. Бакчада ял итәргә генә кала.

Изображение удалено.Айсылу ЛЕРОН (алып баручы): «ҮЗЕБЕЗНЕКЕ КЫЙММӘТ»

– Җәй айларын бик яратып көтеп алабыз. Барыннан да бигрәк балалар көтә, чөнки каникул вакыты. Җәй – вакытны гаилә белән бергә үткәрә торган ел фасылы. Карантин планнарыбызны үзгәртте дип әйтә алмыйм, ләкин тормышка йогынтысы булды. Әйтик, балалар күп вакытларын гаиләдә үткәрде. Әле дә бакчага йөртмибез, янәшәдә булсыннар. Алай күңеллерәк тә. Җәйгә планнар кормаган идек. Әмма каникулларны күтәренке кәеф белән үткәрергә тырышабыз. Зоопаркка да барып кайттык, паркларга да чыгабыз, бакчаларга барабыз. Шуңа күрә безнең аптырарга вакыт юк. Максималь дәрәҗәдә ял итәргә тырышабыз. Күптән түгел Идел буена барып кайттык, анда артык күп кеше булмаган урында кызынып, берничә көн шунда ял иттек. Балаларга Идел ни, диңгез ни – аерма юк, аларга су гына булсын.

– Сәяхәт итәргә яратасызмы?

– Сәяхәтләрне бик яратабыз. Мөмкинлек булганда, чит илгә чыккалый идек. Татарстанда, Русиядә ял итү турында уйларга булыр иде, ләкин вазгыять комачаулый. Әле дә кеше күп булган урыннарга аяк атларга тырышмыйбыз. Русиянең бик күп урыннарына сәфәр кылып кайтасы килә үзе. Болардан: Байкал күле, Алтай яклары, Калининград өлкәсен атый алам. Ләкин кәефне төшерә торган бер әйбер бар: безнең илдә ял итү кыйммәткә төшә. Чит илгә барып ял итеп кайтуың бермә-бер отышлырак, шуңа үзебездә ял итүчеләр саны аз да.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии