ИСТӘЛЕКЛӘР БЕЗНЕ ЯШӘТӘ

ИСТӘЛЕКЛӘР БЕЗНЕ ЯШӘТӘ

Һәр язда өйдәге әйберләрне «иләктән үткәрергә», икенче төрле итеп әйткәндә, артык әйберләрдән арынырга тырышам. Кайберләрен авылдагы туганнарга, танышларга тапшырам, ә кайсыларын, ни кызганыч, чүп савытына озатабыз. Ә менә авылдагы әйберләрне барлаганда авыррак. Әти-әниләрдән калган кием-салым, табак-савытлардан җиңел генә аерылып булмый шул. Һәрберсе кадерле кешеләребез белән бәйле истәлекләргә, балачакка барып тоташа. Бигрәк тә саргаеп беткән кәгазь кисәкләрен, китап-дәфтәрләрне, газета-журналларны тиз генә җыеп ташлап булмый. Ирексездән актарырга тотынасың һәм үткән елларга чумасың… Илфатларда өй чормасын җыештырганда да әнинең орчыкларыннан, әтинең эш коралларыннан башлап күп кенә әйберләрне гаилә музее өчен алып куйдым.

Аксубай районы, Кызыл Тау авылында яшәүче дусларыбыз Гөлсинә һәм Искәндәр Могыйновларга кунакка кайткач, Иске Кыязлы урта мәктәбендә оештырылган музейларында булырга туры килде. Тарихи истәлекләрне тупларга тирә як авыл халкы булышкан. Бу кадәр күп экспонатларны әле минем бер генә авыл музеенда да күргәнем юк иде. Кашыктан башлап кул белән такта яру җайланмаларына кадәр бар биредә.

Казан шәһәренең 171нче мәктәбендәге музейны күреп тә таң калган идек. 712 экспонат тупланган бу музейда. Әйберләр аерым тематика буенча бүлекләп урнаштырылган. Искиткеч! Сәгатьләр бүлеген караганда элекке күкеле сәгатьне эзләүләрен әйттеләр. Дәрвишләр бистәсендә бер бабайда бар икән үзе. Тик ул бернинди суммага да аерылырга теләмәгән күкеле сәгатеннән. Истәлекләрнең бәясе юк шул аның.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Инде укучыларым белән барган Санкт-Петербург шәһәрендәге музейлар хакында сөйләп тә тормыйм. Бомба астында җимерелгән патша сарайларын, чиркәүләрне дистә еллар буена реставрацияләгәннәр. Кабаттан төзелгән янтарь бүлмәләре хакында ни диярсең?! Ә без Болгар кунакханәсендә Тукай яшәгән бүлмәне нишләттек? Яңа бина, Тукай рухы сеңгән диварлар булмагач, күңелләрне җылытып тормас шул инде.

Болары аерым тема…

Ә менә Арча районы, Түбән Оры авылында чираттагы бер концерт вакытында Ания Нуриева сәхнәдән җырлап төште дә безнең белән әңгәмә корып җибәрде. Баксаң, ул үзләренең өендә әтисе истәлекләреннән музей ясаган икән. Безне үзләренә чакырды. Ә бер кайтуыбызда, бар эшебезне бер якка атып, Илфат белән гаилә музеен карарга киттек. Алдан ук әйтеп куям: мин анда нидер күреп, сезне таң калдырырмын дип уйламадым. Ә менә кайсы авылда, кемнең өендә бар гаилә музее? Шәхсән минем күргәнем юк.

Габделфәт абый белән Нәфига апаның биш баласы тәгәрәп үскән ишегалдын бәбкә үләне баскан. Сырлап ясалган тәрәзә өлгеләре, өй кыеклары ачык төсләргә буялган. Габделфәт абый ясаган манаралы мәчет формасындагы сыерчык оясы ишегалларына ямь биреп тора. Бу авылның килене генә булганлыктан, Габделфәт абыйның алтын куллы кеше икәнлеген ишетеп кенә беләм. Шуңа күрә аларның икенче кызлары Ания сөйләгәннәрне бәян итәм.

– Әтием 1927нче елда Нурмөхәммәт бабай белән Фатыйха әби гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Ул тигез гаиләдә үсә, ә 1954нче елда әнием белән гаилә корып җибәрәләр. Без – Фания, мин, Адик, Лилия, Зилия, җырдагыча, әти-әниебезнең биш шатлыгы булып үстек. Әтинең кулыннан килмәгән эше юк иде. Ул электромонтер да, комбайнда да, эретеп ябыштыручы булып та эшләде. Авыл кешеләре белә: агач эшләрен бик яратып эшли иде. Әтинең үзенең 33 бура буравы хакында әйткәне бар. Авыл кешеләре ни дә булса ясарга алып килсәләр, бервакытта да булмый дип борып чыгармады. Хәйран гына кызу, җитез кеше иде әтием. Һәр эшне әнием белән киңәшләшеп башкардылар, ишегалды тутырып, кош-корт, мал-туар асрадылар, умарта кортларыбыз бар иде. Ул өздереп тальян гармунда уйнады. Энебез Адикта да әтиемнең бөтен һөнәре: гармунда да уйный, җырлый да. Кулы да оста. Әтием белән әнием 58 ел гомер иттеләр. 2012нче елны әтием бакый дөньяга күчте. Корбан бәйрәме көне иде бу. Ә менә музейны ясагач, әнием бик сөенде. Биредә әтиемнең үз куллары белән ясаган әйберләре, гаилә истәлекләре, – дип, Ания безне музейга алып керде. Музей әтисенең умарталар куя торган аерым сарайга ясалган. Иң беренче күзем төшкәне балалар урындыгы булды. 1955нче елда агачтан ясалган бу урындыкның ник бер җире кителсен. Шулкадәр уйлап, бала өчен уңайлы итеп ясалган. Биш баласы, оныклары үскән бишеге дә төсен җуймаган Габделфәт абыйның. Бу истәлекләргә карыйм да сокланам. Рәхмәт сиңа, Ания! Нинди изге эш эшләгәнсең. Мәктәп укучыларын да, авыл кешеләрен дә алып кереп күрсәтер идем мин бу музейга. Мондый истәлекләр бит һәр йортта бар. Аларны барларга, буыннан-буынга тапшыра барырга кирәк. Шулай булганда әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның истәлекләре, кылган изге гамәлләре, әйткән сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре күңелләребездә мәңге сакланыр.

Габделфәт абыйның кул җылысын Илфат туып үскән өй тәрәзәләре дә саклый әле. Мондый истәлекләр өй саендыр, хәтта күрше-тирә авылларда да. Авыл халкы аның турында, бик эшчән иде дип, сагынып искә ала. Үлем түшәгендә үлем белән тартышканда да: «Бер эшем калды, ишегалды яфрак белән тулыдыр, себереп алырга кирәк, ямьсез тормасын», – дип борчылып яткан ул.

Сүз ахырында, Аниянең үз язмышына да тукталмый ярамас. Бердәнбер баласын – улын, 27 ел яшәгән ирен, югалткан ул. Хәзер күп вакытын авылда, әнисе янында үткәрә. Казанга барып кына киләм, дип сөйләшә. Авылда бәйрәмнәр, концертлар оештыруда башлап йөри. Әле шигырьләр дә яза икән. Менә аның шигырьләреннән берничә юл:

***

Төнлә каеннарга сөялдем,

Әллә җылы эзләдемме…

Йолдызлы күкләрдән күзләдем,

Сине җуйган эземне…

***

Туган авылым буйлап атлыйм,

Балачактагыча юдым бит-кулым елгада.

Монда тудым, монда үстем

Шөкер, туганнарым белән яшим бит дөньяда.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Арча районы, Түбән Оры авылы.

ИСТӘЛЕКЛӘР БЕЗНЕ ЯШӘТӘ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии