Биш сорау

Биш сорау

Бүген укучыларыбыз игътибарына өр-яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Милләтебезнең йөзек кашы булган танылган шәхесләр нинди уйлар белән янып йөри, нәрсә борчый аларны, нәрсә куандыра, ни җитми, нидән канәгать – боларның барысына да җавап бирә торган сәхифә булачак бу. Русиядәге вазгыять, Татарстан язмышы, шәхси тормыш – менә шушы өч баскычны нигез итеп алып, шәхесләребез соңгы вакытта исләрендә калган биш вакыйга белән уртаклашачак. Хөрмәтле укучыларыбыз, безгә сезнең тәкъдимнәр дә кызыклы: сәхифәдә кемнәрне күрергә телисез? Теләкләрегезне электрон почта яки хат аша юлласагыз да, телефоннаншалтыратып әйтсәгез дә була.Димәк, хәерле сәгатьтә!

Буыннарны бәйлибез әле

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА – журналист, шагыйрә, язучы. 1954нче елның 9нчы июлендә Актаныш районы, Иске Балтач авылында туган. 1993нче елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы. Хәзерге вакытта «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе.

ЮБИЛЕЕМ БУЛДЫ. 9нчы июльдә 60 яшем тулды. Ул көнне өй телефоны белән кесә телефоны арасында чабып йөрдем. Бик күп котлаулар кабул иттем. Әле чыга алмаучылар да байтак булган. Шул ук көнне дусларны, бергә хаҗга барган кешеләрне җыеп, авыз ачтырдым. Шуңа әлеге көн мәшәкатьле дә, күңелле дә узды. Әле эшкә дә барырга өлгердем. Яшьләр яшьләрчә котлады. Мактаганнарын тыңлап кайттым (елмая). Туган көндә бик җитди итеп мактыйлар бит инде ул, аны тыныч кына, шулай тиеш дип кабул итә белергә кирәк.

Кеше нәрсәне максат итеп куя, шуңа таба бара. Аллаһка шөкер, мин күп нәрсәгә ирештем. Бер кыз, бер ул табып үстердем. Хәзер өч оныгым бар – менә шул инде ул хатын-кыз бәхете. Таянычым бар, дип сөенәм. Минем әнкәй, 55 яшенә җиткәч: «Карале, 50дә мин бик яшь булганмын икән бит әле», – дигән иде. Чыннан да, шулай инде. Мин дә 59 яшемдә яшьрәк булганмын бит. Минем «Феникс» дигән шигырем бар. Мәгънәсе шундый: янам-янам да, көлдән яралган феникс кебек, кабат тереләм. Тик килер бер көн, кабат ярала алмам, бер көн инде мин бөтенләй булмам. Шуңа күрә әле, мин бар бит, дип, барына канәгать булып, нәрсәдер эшләргә тырышып яшәргә кирәктер.

КИТАБЫМ ЧЫКТЫ. Моңарчы дүрт шигырь җыентыгым бар иде, быел беренче проза китабым чыкты. «Башка кеше» дип атала ул. Анда хикәяләр һәм публицистик язмаларымны тупладым. Минем өчен бу бик истәлекле вакыйга инде.

ТӨРКЕМДӘШЕМ БЕЛӘН ОЧРАШТЫК. Күптән түгел генә Казахстанда яшәүче төркемдәшем Регина кызы белән Казанда булып китте. Ул тумышы белән Казахстаннан, Атырау (элеккеге Гурьев) шәһәреннән, Казан университетында бергә укыган идек. Ул да күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Регина журналист ул. Туган көне уңаеннан Атырауда аның иҗат кичәсен оештырганнар, ул Сабан туе белән бергә туры килгән. Казаннан Римма Ратникова, Рамил Курамшин, Мирсәет Сөнгатуллиннар барган. Мин бара алмаган идем, Регинаның бик күрәсе килгән, шуңа үзе килергә булган. Казан шундый матурайган, ләкин безнең яшьлек Казаны юк икән инде, дип китте.

ОНЫГЫМ ЛАГЕРЬДА. Олы оныгым – 10 яшьлек Азалия – инглиз телен өйрәнә торган лагерьда ял итә. Әти-әнисенә ияреп, минем дә оныгым янына барып кайтырга ниятем бар. Мин аларны гел янымда гына тотар идем, тик әлегә, эшләгәч, аларга тиешле вакыт бирә алмыйм. Ураза вакытында да балалар белән кыенрак. Августта отпускыга чыккач, көннәр матур булса, өч оныгымны да алып, бакчага ял итәргә барырбыз, дип өметләнеп торам, Аллаһ боерса. Уртанчы оныгыма 7 яшь ярым, кечесенә сентябрьдә 5 яшь тула.

«ЯЛКЫН»ГА 90 ТУЛДЫ. Яз көне «Ялкын»ның 90 еллыгын үткәрдек. Мин үземне журналда эшләүче иң өлкән кеше дияр идем, фотографыбыз Рөстәм Мөхәммәтҗанов бар икән әле (елмая). Мин – киткән буын белән хәзер эшләүче буынны бәйләп торучы кеше инде. Журналга язылу авырдан барды, ел саен кыенлаша. Аның сәбәпләре күп инде. Прогресс кәгазь матбугатка кырын суга. Яшьләр мәгълүматны күбрәк интернеттан ала, шулай итеп, традицион матбугаттан ераклаша. Шөкер, «Ялкын» белән хезмәттәшлек итүче балалар шактый әле.

P.S. Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимованы «Безнең гәҗит» коллективы да үткән туган көне белән тәбрик итә. Саулык, тынычлык, яраткан кешеләрегезнең һәрчак яныгызда булуын телибез, Фәйрүзә ханым! Ирешкән уңышларыгызга куанып яшәргә язсын!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде.

Биш сорау, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии