- 17.06.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Яз сулышы күңелләрне җилкетә. Каядыр барасы, кем беләндер аралашасы, ниндидер чарада катнашасы, яңалыклар белән танышасы килә. Нәкъ менә шул мизгелдә очраштык без. Авылыбызда хәбәр таралды: «Казаннан режиссёр үзе килеп, безгә чын татарча «Җылак» фильмын тәкъдим итәчәк». Сорау туды: ә нигә «Җылак»? Нәрсә турында ул, кем турында? (Бу сорауларга кино барышында төп герой үзе җавап бирде). Без аның Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров турында икәнен белдек. Ул безгә «Ак чәчәкләр» фильмы аша яхшы таныш иде. Авыл шау-гөр килде һәм, вакыты җиткәч, мәдәният йорты тамашачы белән тулды. Дулкынландыргыч мизгелләр... Каршыбызда елмаеп басып торган режиссёрны күргәч, кызыксынуыбыз тагын да артты. Без аны җырчы буларак белә идек. Бу көнне аның бөтенләй үзгә юнәлештәге иҗат эшчәнлеге белән таныштык.
Әйе, без татар кино сәнгате белән соңгы елларда гына таныша башладык, ә бит кешелек яшәешендә аның әһәмияте бик югары. Кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән күркәм сыйфат ул – хәтерли белү. Кино караганнан соң, тамашачы уйга чума, фикерли башлый, үз тормышын күз алдыннан кичерә, хәтеренә төшерә, кем иде, кем булган, Аллаһ кушканча яши алганмы, үзеннән соң балаларына күркәм сыйфатлар калдырганмы?..
Алмаз Нургалиевның иҗаты тамашачыга менә шуларга нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә, ул шул ягы белән дә бик отышлы.
Фильмның башында ук Әзһәр Шакировның «Газиз милләттәшләрем!» – дип тамашачыга эндәшүе шулкадәр дә табигый иде ки, чөнки зал тутырып фәкать шушы сүзнең кадерен белгән һәм үзенә кабул иткән тамашачы утыра иде.
Фильмның тирән мәгънәле, бик тә тәрбияви һәм тормыш чынбарлыгын чагылдыруы тамашачыны үз эченә бөтереп алды. Монда үсмерләр өчен дә, урта яшьтәгеләргә һәм өлкәннәргә дә йөрәккә үтеп керерлек, дулкынландыргыч күренешләр бик күп. Рольләргә сайланган артистлар да шулкадәр отышлы. Шәхсән мин үзем Нәҗибә ролендәге Алия Абдрашитовада нәкъ Нәҗибә апаны күрдем, йөз-кыяфәте, күңел аклыгы, чаялыгы белән дә ул аңа охшаш иде. Алар, Илназ Гаффанов белән ике авылдаш, сыйныфташның ни дәрәҗәдә дус, ярдәмчел, ышанычлы иптәш, бер-береңә терәк булып, олы хөрмәт белән яшәргә кирәклеген яшь тамашачыга үрнәк итеп күрсәттеләр.
Киноның башыннан ахырына кадәр тамашачыга якын булган авыл табигате, авыл тормышы, гадилек, хезмәт белән тырышып яшәү, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәт – барысы да тамашачының күңелен нечкәртте, күзләрен яшьләндерде. Режиссёр тарафыннан һәр мизгел тирән уйланылган, кеше психологиясенең нечкәлекләре исәпкә алынган, геройларның характерлары һәрьяклап ачылган. Бу Алмаз Нургалиевның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе, туктаусыз эзләнүе, кешеләр белән матур итеп аралаша белүе, бөтен барлыгы белән халкына хезмәт итүе, дип аңладык.
Тамашачы күз алдында: нинди катлаулы, газаплы тормыш юлы үтеп тә бирешмәгән, үз максатларының югары дәрәҗәсенә ирешкән, халык мәхәббәтен яулаган бөек шәхесләр – Әзһәр абый белән Нәҗибә апага без мең-мең рәхмәтле. Ахырда Әзһәр абыйның яшәү мәгънәсе турындагы чиксез тирән мәгънәле фикерләрен тын да алмыйча тыңладык, гүя ул безнең янда, безнең арада иде.
Әзһәр Шакировның катлаулы тормыш юлын безгә түкми-чәчми җиткергән режиссёрыбыз Алмаз Нургалиевка, аның командасына да, фильм дәвамында, эчтәлеккә тәңгәл китереп, күңел кылларын чиерткән музыкаль бизәлешне иҗат иткән райондашыбыз Рәсим Фасыйховка да чиксез рәхмәтлебез. Сез Әзһәр абыйның бөек шәхес, татар халкының легендасы дәрәҗәсенә ирешкәнгә кадәрге тормыш юлын тулысы белән тасвирлап күрсәттегез һәм максатыгызга ирештегез.
Фильм тәмамланганнан соң да халык китәргә ашыкмады, бергәләшеп, кунаклар белән дустанә мөнәсәбәттә, фикер алыштык, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдык, яшьләр дә актив булды. Хәтта саубуллашу алдыннан Алмазның да, Рәсимнең дә тамашачы соравы буенча башкарган җырларын тыңлап сокландык.
Әйе, бу беренче «карлыгач». Милләтебезнең Әзһәр абый кебек бөек шәхесләре бик күп. Алар үзләре исән вакытта үзләре турында чын тормыш дөреслеген сөйләп калдырсалар, киләчәк буынга гыйбрәт тә, горурлык та булыр, татар халкының теле дә, гореф-гадәтләре дә сакланыр иде. Кино сәнгате халыкка бик кирәк сәнгать. Бу юнәлештә Алмаз Нургалиевка армый-талмый эшләргә, алга таба да безгә аның иҗат уңышларын күреп сөенергә насыйп булсын.
Барлык тамашачылар исеменнән
Фәридә МӨҖИПОВА,
Балтач районы, Норма авылы
Комментарии