Кече Чынлы бәйрәме

“Быел безнең авылда Сабантуй булмый икән”, – дип ишетсәм дә, бу сүзләрне чынга алмадым. Андый имеш-мимеш ел саен диярлек булып ала. Ничек инде булмасын?! Башка авыллар бу бәйрәмне үткәрерлек хәлдә булмаганда да, Кече Чынлыда гөрләп уза иде бит Сабан туе. Ышанмадым һәм башка авылларга барырга план корып тормадым.

12 июньдә сәгать 10да авылдашлар, кайткан кунаклар авылыбызның “Питомник” дип аталган бик матур урынына җыелды. Быел кризис дип шау-шу килсәк тә, Сабантуйда аны сизмәдем. Бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр. Әлбәттә, иганәчеләр дә булышкан. Алдынгы механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләрне мәйдан уртасына чакырып, бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм төрле уеннар, көрәш, җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, колгага менеп әтәч алу…

Көрәштә безнең авыл батырларына тиңнәр юк. Абсолют батырга авылыбыз егете 23 яшьлек Рамил Айзатуллов калды. Тәкә аның җилкәсенә менеп “кунаклады”. Ул инде Сызрань шәһәрендә үткән Сабантуйда җиңү яулап кайткан иде. Икенче көнне район үзәгендә дә иң күп көрәшүче һәм призлы урын яулаучылар авылыбыз көрәшчеләре иде. Бүләкләрнең иң зурлары безнең авылга “очты”.

Аннары соңгы елларда республикабызның күп район һәм авылларында фәлән мең сумга төшереп Сабантуйга артистлар чакырту модага кереп китте. Алар җырын радио-телевидениедән дә бик еш ишетәбез, күрәбез бит инде. Бездә исә үзебезнең талантлар чыгыш ясады. Каладан җырчылар чакыртып тормаганнар. Үзебезнекеләр дә профессиональ җырчылардан кимен куймады.

Бәйрәмдә рәхәтләнеп ял иттем, дусларны, сыйныфташларны, күптән күрмәгән туганнарны очраттым.

Сабан туе – милли бәйрәм. Тик соңгы елларда ул кәеф-сафа коруга кайтып кала. Күп авылларда Сабантуйда булганым бар. Бәйрәм әле башланмаган да, ә кайберәүләр инде агач төбенә барып ауган. Бәхеткә, үзебездә андыйларны бер дә очратмадым. хезмәткәрләре тәртип саклау өчен Казаннан ук килгәннәр иде. Сәбәп аларда гына булмагандыр, анысы, машинасызлар да хәтсез иде бит. Эчмичә дә бәйрәм итеп була икән. Авылыбыз Сабан туе азагына хәтле матур барды.

Сабантуйларда тагын бер нәрсә ошап җитми. Минемчә, рәт-рәт тезелеп киткән кием-салым “лавка”лары халык игътибарын бәйрәмнән читкә юнәлтә кебек. Көрәш карыйсы, уеннарда катнашасы урында, кеше кием карый. Авылларда атна саен базар гөрләп эшли, һәр йортта диярлек бар. Теләсә кайсы шәһәргә барып, кирәк-яракны җыеп кайтып була. Ә Сабантуйга килеп акчаны кием-салымга сарыф итүне хуплап бетермим.

Әле Сабантуй тәмамланып өйләргә таралышкач та, кайткач әниемнән: “Сабантуйдан нәрсә алып кайттың?” – дип сораган идем. “Колорадо коңгызына каршы ике данә агу”, – диде ул елмаеп. Сабантуйда да колорадо коңгызын уйламый гына онытылып бәйрәм итми шул авыл кешесе!

Ел буе сагынып көтеп алган бәйрәм 3-4 сәгать кенә бара. Аннан кабат йорт, бакча, печән мәшәкатьләре. Безгә дә бәйрәмнән соң озак хисләнеп утырырга туры килмәде. Кич белән бәрәңге чүбе утарга чыгып киттек. Ә икенче көнне печән…

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы.

Мәмәтем минем, Мәмәтем…

Минем яшьлегем, Мәмәтем,

Үтте синең гүзәл кочагыңда.

Мәмәтем минем, Мәмәтем,

Онытмам сине һәрчагында.

Үзәгемә үтеп керә шушы “Мәмәтем” җыры. Авылыбызда туып-үскән композитор Зиннур Сафиуллин Сабантуйда шуны җырламаса, күңелдә бушлык кала. Патриотлык хисе һәркемдә булырга тиештер инде ул. Быел әллә ничә авыл Сабан туена чакырдылар. Кая ул, бүтән авылныкына бараммы соң?! Әлдермеш, Миңгәр Сабантуйлары кадәр үк булмаса да, үзеңнеке – үзәктә.

Безнең якларда Сабантуй гомер-гомергә унда башланып, икеләр тирәсендә тәмамлана. Быел да “мөгез” чыгаручы булмады. Шул ук программа, шул ук шигырьләр… Башка еллардан аермасы – кеше күбрәк җыелган, иганәчеләр ярдәме ныграк сизелә. Тәкәне икенче ел рәттән Әхәт Мингазов эләктерде. Тагынмы? Сабантуй саен эволюциягә гаҗәпләнеп кайтам мин. Кайчан гына бишектә яткан балалар инде мәктәпне тәмамлый, бергә уйнап үскән егет-кызлар бүген балаларын җитәкләгән, укытучыларым олыгаеп киткән… Бөтенесен барлап, ерактан ук: “Исәнмесез, хәлләрегез ничек?” – дип елмаерга ярый әле Сабантуй бар! Безнең халыкта гына булган, күкрәк киереп сөйләрлек йола бит ул!

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Әлмәт районы, Мәмәт авылы.

САБАНТУЙ МАРАФОНЫ

Рекорд суктым быел. Өч көндә биш Сабантуй карадым. Кем уйлап чыгарган әкияттер, бер-ике көндә бөтен Сабантуйларны “уптым” уздырып җибәрдек. Күпләп алган әйбер очсыз булган кебек, бу бәйрәмнәр дә узган елгы белән чагыштырганда күпкә очсызга төште. Ничекме? Бөтен авыл бер көндә бәйрәм иткәч, кунакка йөрешү дигәне планнан төшеп калды. Димәк, кунаклар сыйлыйсы юк. Аннан соң быелгы Сабантуйның берсен дә “кибет туе” дип атау мөмкин түгел. Кибетчеләр гастрольгә йөрүдән мәхрүм булды. Кыскасы, Сабантуйларны шулай “оптимизацияләү”, өеңдә утыр, артык акча туздырма, дигән сыман булып чыкты.

Сабантуйлар эстафетасын җомга көнне Саба район Сабантуенда башлап җибәрдем. Аларның бәйрәме искиткеч урында – урман буенда уза икән. Кояш кызуыннан качып, әллә каян күләгә эзләп йөрисе дә юк. Бәйрәмне бар тулысы белән берәү дә ачып сала алмас, мөгаен. Чөнки киң мәйдан биләгән бәйрәмне күз уңына җыеп бетереп булмый. Мин буталып йөргән тирәдә аркан белән машина тарталар иде. Ә бер сәхнәдә алып баручы апаң кризис галәмәтен сөйләп туя алмады. Суыткычта каткан сосисканы ипигә ягып ашарга кушты. Икенче сәхнәдә кечкенәләр бәйрәмен карап шатландым. Чыршы бәйрәмендә шигырь сөйләп кәнфит, мандарин алган кебек, Сабантуйда да алар таланты бүләксез калмады. Һәм шунда бер ачыш ясадым: адәм баласы кечкенә чактан ук елына ике тапкыр мактауга, бүләкләүгә өйрәнеп, чыныгып үсә икән бит. Әйтик, авыл хуҗалыгы хезмәтчәнен кайчан мактый-мактый кулына конверт тоттыралар? Яңа ел бәйрәмендә һәм Сабантуйда.

Тагын бер истә калган вакыйга – аукцион. Тамашачылар каршына балалар пустышкасыннан башлап, кер юу машинасына кадәр бүләк тезелгән. Һәрбер товарга бәясе язып беркетелгән. Алып баручы ябык конвертны ала да аның эчендә нинди бүләк язуы икәнен үзе дә белмичә аукцион башлый. Гадәттә, ул 1 ярым – 2 мең сум белән төгәлләнә. Бүләк сатып алынгач кына, аукционны откан кеше конвертны ачып, үзенә ни эләккәнен белә ала.

Шимбә көнне районы, авылының Сәләхи мәйданында иртәнге унда Сабантуй башланды. Бу бәйрәм туган авылымныкы булгач, күңелгә бигрәк тә якын. Башка еллардан үзгә буларак, ачылышта дүрт ак күгәрчен очырдылар. Концерт куючыларыбыз кунаклары иде. Җырлыйм дигән авыл кешесен дә кире боручы булмады: рәхим ит кенә! Биредә халык артык күп булды дип мактана алмыйм. Аның каравы, бу чын, авылча бәйрәм иде. Көрәштә дә тәкәне әллә каян килгән чит авыл кунагы түгел, ә үзебезнең егет алды. Ат чабышы, тауга каршы чабу, аркан тартышу, капчык белән сугышу, бүләк кисү – традицион уеннар. Безнең авылда мөгез чыгарулар, әйтик, аркан белән машина тартулар булмады. Ә кичен шул ук мәйданда дискотека оештырылды.

Шул ук көнне Вахит авылында да йөреп кайтырга туры килде. Дөресен әйткәндә, бу авыл Сабан туенда җыелган кадәр халык хәтта район Сабан туенда да җыелмыйдыр. Чөнки Вахит ул – бай хуҗалык. Халкы да тырышлыгы белән аерылып тора. Даны еракларга таралган. Сабантуй бүләкләре дә вак-төяк кенә түгел, тел шартлатырлык. Баш батырга машина. Ләкин машинаның Вахит авылы батырына калганын хәтерләмим. Быел да ул бүләк башка тарафка китеп барган икән. Вахитта концерт тамашасы да якты “йолдызлар” тарафыннан оештырыла. Быел Нәфкать Нигъмәтуллинны күреп кайттым менә.

Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе турында әле бик күп газеталар язар, мөгаен. Чөнки бу авыл Сабан туе дип саналса да, республика күләмендә үтүче кичке Сабантуй. Биредә су мотоциклларында күрсәтелгән тамашаны, квадрацикллар ярышын, хатын-кызлар көрәшен, тагын әллә нинди әкәмәтләр күрергә мөмкин. Сәхнәләр дә берничә монда. Һәрберсендә без телевизордан танып-белгән җырчылар, нәфис сүз осталары… Көрәш карыйсың килсә, мәйдан тирәсенә керә алырмын димә… Халык мыж! Хәер, анда керүнең кирәге дә юк. Мәйданнан бераз читтә торучы экранда, телевизор караган кебек, бар мәйданны күзәтеп була. Сабантуй иртәнге дүрткә кадәр дәвам итә.

Якшәмбе көнне Кукмара район Сабантуеның ачылыш тантанасын карадым. Сәгать унда башланырга тиешле тантана 11 тулып киткәндә генә старт алды. Күләгәдә дә 40 градус эссе иде бу көнне. Әллә шуңа ярсыпмы, көтеп арыган бер әби: “Бу бөтен халык бер район башлыгын көтәмени?” – дип уфтанды. Икенчесе: “Хөрмәт булсын иде әзрәк”, – дип авыр сулады.

Ачылу тантанасын искитмәле итеп әзерләгәннәр. Татар, рус, удмурт, чуаш, мари халкы, керәшеннәр милли киемнәрдән чыгыш ясады. Күп милләтле бит ул безнең Кукмара. Мәйдандагы һәр хәрәкәт, әйтелгән һәр сүз ниндидер символикага, мәгънәгә ия иде. Җигүле атлар, Сөембикә варислары… Мәйданда ерак тарих белән бүгенгебез үреп куелды. Ачылыштан соң ук район алдынгылары макталды, котланды…

Бу атнада Казанда Сабантуй гөрләр. Әле керәшеннәрнең Питрау Сабантуйлары да алда. Бәйрәм күрми калганнарга борчылыр урын юк, димәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Комментарии