Татар «Мәдинә»се барысына түзә дә, үч тә ала белә

Татар «Мәдинә»се барысына түзә дә, үч тә ала белә

Әдәбият һәм сәнгатьтә беркайчан да искерми торган ике тема бар – хатын-кыз һәм мәхәббәт темасы. Шуларның икесен бергә кушып, бераз «борыч» та өстәсәң һәм сәхнәгә менгерсәң – менә дигән спектакль туачак. Тинчурин театры бу эшкә алынган да. 6-7нче апрель көнендә театр үз тамашачысы хозурына «Мәдинә» пьесасын тәкъдим итте.

Мәдинә, Җәүдәт һәм аның хатыны катнашындагы мәхәббәт өчпочмагы турындагы тарихны драматург Илгиз Зәйниев инде күптән язган – аны Еврипидның «Медея» һәм Камал театры сәхнәсендә куелган «Ричард III» пьесалары рухландырган. Тик «Мәдинә»дә нәкъ менә татар халкына туры килә торган төсмерләр хөкем сөрә.

Пьеса ак шигырь белән язылган һәм спектакльдә катнашучылар да сәхнәдә бер-берсенә шигырьләр белән сорау бирә һәм шулай ук җавап кайтара. Фәкать чәчмә әсәрләр белән таныш булган һәм театр сәхнәсеннән шуны ишетергә ияләнгән тамашачы бер мәлгә аптырашта калырга мөмкин, ләкин әсәрнең төп идеясен шигырь юллары аша аңлау кыенлык тудырмый. Геройларның пьеса белән танышуы инде гыйнвар азагында ук башланган, тик театр труппасында авыручылар булу сәбәпле, аның сәхнәгә менүе апрельгә күчерелгән.

Спектакль 18+ тамгасы белән тәкъдим ителә. Аның асылында мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт тә бар. Алар барысы да үлем белән үрелеп бара. Шуны аңлаган тамашачы сәхнә бизәлешенә дә игътибар итми түгел: кызыл диван, кызыл түшәм, кызыл келәм... Кызыл төсне берәү мәхәббәткә тиңләсә, икенчеләр үлем, җәһәннәм ялкыны белән чагыштырыр. Ә спектакльдә боларның икесе дә бар.

– Сәхнәдә шәрә йөрүчеләр дә, үбешүчеләр дә булмаячак. Режиссер андый күренешләрне үзенчә хәл итте. Барысы да аңлашылып тора. Ни өчен 18+ икәнен спектакльгә килсәгез, үзегез күрерсез, – дип аңлаткан иде спектакльдә Мәдинә ролен башкаручы Резеда Сәлахова матбугат конференциясендә. Чыннан да, спектакльдә хыянәт – алма ашау яки көчле музыка белән тәңгәлләштерелә.

Спектакль темасы четерекле. Монда үлчәүнең бер тәлинкәсендә – намус, иман, икенче якта – гөнаһ, җәза дигән нәрсә. Геройларның кайсы юлны сайлавын һәр кеше үзенчә аңлар. Ә аның эчтәлегенә килгәндә, бар да бик буталчык: Мәдинә белән Җәүдәт бер-берсен ярата. Тик Мәдинәне үзенеке иткәннән соң, ул икенчегә – Галиягә өйләнә. Мәдинә үч итеп, иң якын дусты Нәфисәнең сөйгәне Ирҗан белән хыянәт кыла. Ә соңрак Нәфисәнең үзе үк Җәүдәт белән хыянәт иткәне ачыклана.

Илгиз Зәйниев пьесаны 2013-2014нче елларда ук иҗат иткән. Бу – Камал театрында Шекспирның «Ричард III» спектакленә әзерләнгән вакыт. Инглиз классигының әсәр язу стиле режиссерга шул кадәр тәэсир иткән ки, ул «Мәдинә» пьесасын ак шигырь белән яза башлаган. Әсәр «Казан утлары» журналында басылган. Аны Әлмәт театры үзенә алырга теләгән, тик анда 2018нче елда Хайнер Мюллер һәм режиссер Эдуард Шахов текстлары буенча «Медея» спектакле куела.

Инглиз әсәрләрендә төп героиня мәхәббәте өчен абыйсын үтерергә, сөйгән ярының хатынына кул салырга батырчылык итә. Ә татар «Медея»се – үзгәрәк. Мәдинә – көчле һәм яратуга мохтаҗ хатын-кыз, тик тирә-юнендә барган үзгәрешләр, алдаулар – барысы да аны үч алырга этәрә. Башка ил геройларыннан аермалы буларак – ул карынында йөрткән игезәк баласын гына үтерергә җөрьәт итә. Шуның белән бөтенесеннән үч ала да.

– Татар сәхнәсендә беренче тапкыр икенче мәхәббәт күрсәтелде. Лирик мәхәббәт түгел, ә фаҗигагә китерә торган мәхәббәт, – дип билгеләп үтте режиссер. – Ахмаклык аркасында, кеше гөнаһка тартыла һәм бу кино сәнгатенә генә хас әйбер түгел, ул тормышта да чагылыш тапкан.

Илгиз Зәйниев сүзләренчә, пьесада танышларының тормыш юлыннан алынган вакыйгалар байтак. Үзенең балаларын үтерүче хатын да – тормыштан алынган эпизод. Ни кызганыч, мондый вәхшилек бүгенге тормышта актуаль булырга өлгерде инде.

Мәхәббәт һәм хыянәт гел бергә атлый. Спектакльнең нигезен шул буталчыклык ятьмәсенә эләкмәү һәм тормышыңны җимермәү өчен көрәш тәшкил итә. Тик Мәдинә әлеге хисләр сугышында җиңүче түгел. Үзен җиңүче дип атарга көче җитсә дә, ул бары тик хисләренә бирелгән һәм җиңелгән иң төп геройларның берсе. «Татар хатыннары алай булдыра алмый. Мәдинә дини тәрбия алган хатын-кыз», – дигән тамашачы фикеренә режиссерның җавабы күптән әзер: «Берәү дә гөнаһлы булмам дигән гарантия бирә алмый. Дини тәрбия алганнар да абынырга сәләтле. Бу хакыйкатьне кабул итәргә кирәк».

P.S. Сүз уңаеннан, спектакльнең чираттагы премьерасы 20нче апрельдә булачак.

Әминә ГАЛИЕВА

Комментарии