«Ир-егетләрнең кулында эш коралы булсын иде»

«Ир-егетләрнең кулында эш коралы булсын иде»

Яз аенда сыерчык яшь балага – сөйләшергә тел, Арчада яшәүче Рамил абый Вильдановка табыш алып килә. Алтын куллы әлеге оста инде ничә еллар сыерчык оясы ясау белән мәшгуль. Аның агачтан ясаган эшләнмәләр исемлеге кош оясы белән генә чикләнми, әлбәттә. Оста кулда балта да – пәке. Акылны да эшкә җиксәң, табыш китерә торган шөгылең дә булыр. Бүгенге героебыз әнә шундый фикердә.

Рамил абыйның яз башында эшсез торган вакыты юк. Бер көнгә ике-өч сыерчык оясын заказга әзерли ул. Бераз бушап киткән арада агачтан эскәмия, гөл утырткыч җайланмалар, мунча ләүкәләре дә хәстәрләп куя. «Агачтан җиһазлар ясауга мәхәббәтне әтием Әнәс уятты», – ди ул.

– Мин кечкенә чакта рәсем ясарга ярата идем. Әтием милициядә эшләде. Ял көннәрендә агачтан төрле фигуралар ясарга ярата иде. Агачтан озаклап нәрсәдер кисә, шуннан тәм таба иде. Милиция эше катлаулы булгач, бу шөгыле аңа бушанырга, проблемалардан арынып торырга булышкандыр, күрәсең. Мин аның эшләгәнен карап үстем. Чүкеч тотарга, пычкы тартырга, балта белән эшләргә дә ул өйрәтте, – дип дәвам итте сүзен Рамил абый. – «Улым, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Һөнәрле кеше беркайчан да югалмый», – дип әйтә торган иде. Шуннан соң үзем дә корал тотып карый башладым. Качып-посып фигуралар кисә идем, шулай өйрәндем дә. Кулдан тотып өйрәтүче булмады. Теләк булу мөһим.

Останың эшләре матур килеп чыга. Махсус уку йортын да тәмамламаган үзе. Үзлегеннән өйрәнеп, агачларны сәнгать әсәренә әйләндерә, гади генә тал чыбыгыннан да эшкә ярый торган җайланма ясый ала ул хәзер.

– Кечкенә чакта фигуралар ясыйм дип, күпме агач бозганмындыр, – дип көлә оста. – Мәктәптә укыганда үзем генә беренче сыерчык оясы ясадым. Бик матур килеп чыкты. Классташларым арасында беренче урынны да алдым, дөрес хәтерләсәм. Арчаның Кырлай авылына музейга баргач, анда Бакый Урманчы ясаган сыннарга карап сокланып йөргәнем әле дә хәтеремдә. Минем дә шулай ясыйсым килә иде. Менә шулай эшләргә өйрәндем, тәҗрибә тупладым, хәзер улымны да шуңа өйрәтәм.

Агач эше – мавыктыргыч эш. Алтын куллы осталар бер фигура ясаган саен ясыйсы килә, илһамланасың дип юкка гына әйтмидер. Эшли торгач, фигура белән генә чикләнмисең – кошларга оя корасың. Анысын да булдыргач, ояны әкияти йортка да әйләндереп куясың. Рамил абый кулы тудырган сыерчык ояларына кешеләр дә көнләшеп карый. «Һәр сатып алучы: «Ая-яй мондый өең булса, дип көлә», – ди оста.

Останың агачтан ясалган эшләнмәләренең берсе

Рамил абый инде 15ләп оя ясап, сораучысына тапшырырга өлгергән. Әле тагын ничәне ясыйсы бардыр – анысы билгесез. Көн саен сорап язучылар табыла, ди ул. Бик зур булмаган бер сыерчык оясы ике мең сум тора. Кош оясы гына бит, дияргә ашыкмагыз, аны ясауның да үз серләре бар икән.

Сыерчык оясының зурлыгы да әһәмиятле. Аның биеклеге 35 сантиметрдан да ким булмаска, «ишеге»нең диаметры 5 сантиметр итеп ясалырга тиеш. Ояны элүнең дә үз тәртибе бар. Баксаң, кошлар үзләренә куыш эзләгәндә кешеләргә караганда да таләпчәнрәк икән. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояга кошлар керми, тыныч урынны үз итә. Кош оясын артык түбән һәм артык биек итеп тә эләргә ярамый. Орнитологлар ояны 3-8 метр биеклеккә эләргә киңәш итә. Куе агачлар арасына оя кертеп кую башкарган эшне юкка чыгару гына булачак. Аны ялгызы торган агачка, кояш төшә торган җиргә эләргә кирәк. Күңел җылысын биреп ясаган оя кошларга озак хезмәт итсен өчен, тышкы ягын гына агач кәүсәсе кебек төсләргә буярга була, ә эчен бизәкләмәү хәерле.

– Агачтан тормышта үзеңә кирәк булган җиһазлар эшлим. Урындык, өстәл, ләүкә һәм башкалар. Тормыш булгач, хезмәт куймыйча гына булмый. Кулың эш белмәсә, яшәве дә авыр, – ди Рамил абый. – Бу һөнәр яшәсен, һәр ир-егетнең дә кулында бары тик эш коралы булсын иде.

Кулында эш коралы биеткән осталар мактауга лаек. Гади агач кисәген әрәм итмичә, файдасын күрә белә бит алар. Кул көче белән эшләп тапкан малның кадере дә, хөрмәте дә зуррак. Шуны аңлаучыларның әле дә бар икәннәрен белү горурланырга да этәрә әле.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии