Көлке көне яки алдау серләре

Көлке көне яки алдау серләре

1нче апрель узып китсә дә, бу көнне булган хатирәләр берничә ел буе истә сакланырга мөмкин. Бернинди вирус та, карантин да мондый истәлекләрне күңелдән сызып атарга сәләтле түгел. Ничә ел рәттән дус-туганнарын алдап, көлке көнен уздырган кеше өчен быелгысы ничек узган? Бу көнне кемне ничек алдаганнар? Бәлки, үзләре алдангандыр? Хатирәләрне яңартып, сораштыру уздырдык.

Зөлфәт ЗИННУРОВ (җырчы, алып баручы): «ӘНИ ГЕЛ АЛДЫЙ ИДЕ»

– Кечерәк чакта иртә белән әни гел: «Бар, күрше чакыра сине. Тизрәк чык!» – дип алдый иде. Бу мине йокыдан уяту чарасы булган икән. Мин аның сүзенә ышанып, тиз-тиз киенеп, урамга чыгып йөгерә идем.

Алинә КАМАЛИЕВА (фармацевт): «ТЫЧКАН ДИП КУРКЫТТЫМ»

Казанда фатирда дүрт дус кыз бергә торабыз. Ике дус кызым тычканнан курка. Көз көне фатирга бер тычкан ияләшкәч, шул кызларны саклап йөрткән идек: ишектән каршы алабыз, ишеккә кадәр озатабыз. Шул кечкенә җан иясен күрсәләр – өстәл өстенә кадәр менеп утыралар. 1нче апрель көнне дә аларны «тагын тычкан кергән әле» дип куркыттым ­– ышандылар. Көне буе идәнгә басарга да куркып йөрделәр.

Изображение удалено.Алмаз ЮНЫСОВ (җырчы): «ШТРАФ ТҮЛӘДЕМ»

– Үзем еш алдашмыйм, ләкин бер вакыйга истә калган. Туганым Айдар 1нче апрель алдыннан гына яңа машина сатып алган иде. Шул ук көнне гастроль турына кузгалдык. Яңа машина шәп йөри, җилдерәбез генә! Машинабызны, гадәттәгечә, мәдәният йорты алдында калдырып, тамаша куярга кереп киттек. Тәнәфес вакытында Айдарның кесәсеннән ачкычын алып, машинаны башка урынга күчереп куйдым. Концерт беткәч, аппаратура һәм костюмнарны җыеп машина янына чыксак, Айдар шаккатты. Башында ике уй: «Урлаганнар, яисә эвакуатор алып киткән». Кыскасы, туганымның коты чыкты. Моның алдау чарасы булганын белгәч көенде дә, урламаганнар икән дип, сөенде дә.

Тиздән мин дә яңа машина алдым. Бу юлы концерт куярга минем белән бардык. 1нче апрель дә түгел иде, әмма шул ук хәл минем белән кабатланды: концерт тәмам, урамга чыктык, машина юк. Айдарга: «Көтәр вакыт юк, алып кил машинаны», – дип әйтәм. Айдар аптыраган күзләре белән карап тора. «Юк, мин алмадым!» – ди. Ышанмыйм. Тиешле урынга куймаган өчен эвакуатор алып киткән булган. Шунда тәүге штрафымны түләдем.

Алсу ҖИҺАНШИНА (пешекче): «ҮЗЕМӘ ЭШ ЯСАДЫМ»

– Бер елны 1нче апрельдә улым Артур алдый-алдый аптыратып бетерде. Көне буе аның алдавына ышанып йөрдем. Бервакыт икенче улым Азат укудан кайтты да:

– Ашау бүлмәсендәге краннан су агып тора, – ди.

– Ярар, аксын, – дим, алдый дип белеп.

– Үзең куйдыңмы агарга? – ди.

– Үзем куйдым, – дим.

– Ярар, – диде дә чыгып китте бу урамга. Бераздан кухняга чыксам, идән су белән тулган. Үземә эш ясадым, көчкә җыеп бетердем. «Ник әйтмәдегез аны», дип балаларны сүктем, бергәләшеп көлдек. Хәзер дә еш искә алабыз.

Изображение удалено.Рамил ШӘРӘПОВ (юморист, алып баручы): «ҮЗЕМӘ КИРӘК БУЛГАНДА АЛДЫЙМ»

– Үземә кирәк чакта, нәрсәдер кирәк булганда алдашам. Ләкин гел алдалыйм, димәс идем. Гомумән, алдашу өчен 1нче апрельне көтеп утыру кирәкми. Мәктәптә укыган чакта көлке көнендә бер-беребезне гел алдый идек. Кайберәүләр укытучыларын да алдый, әмма без укытучыдан шүрли идек.

Изображение удалено.Алмаз МИРЗАЯНОВ (җырчы, юмор остасы): «АДЫМ САЕН ЯЛГАН»

– Минем өчен бу гадәти көн. Башкаларыннан берни белән дә аерылмый. Бу көнне генә түгел, гомумән, алданганым да, алдашканым да юк. Хәер, хәзер атлаган саен ялган инде. Безнең алдау гына кызык булмас.

Илһам САДРИЕВ (пенсионер): «ТУКТАЛЫШКА КАДӘР ЙӨГЕРДЕМ»

Узган ел 1нче апрель көнне туган апама кунакка бардым. Ул безнең төп нигездә яши. Ишектән килеп керүгә үк апам: «Әй, Илһам, әле генә бергә хезмәт иткән иптәшең Радил килеп китте. Сине эзләп килгән. Ничә ел кайтмаган иде бит. Төп нигезгә килгән. Әле тукталышка да чыгып җитмәгәндер», – дип кәефемне төшерде. Ничә ел күрмәгән иптәшем белән күрешү теләге зур иде, күчтәнәч тутырылган пакетларымны куйдым да, трамвай тукталышына чыгып йөгердем. Фатирдан тукталышка 10 минут барасы. Ләкин тукталышта иптәшемне күрмәдем. Шулчак телефонымнан апа шалтырата: «Көлке көне белән энем. Көлеп яшик. Кайт, әйдә», – дип чакырып алды.

Изображение удалено.Айсылу ЛЕРОН (алып баручы): «АЛДЫЙ БЕЛМИМ»

– Соңгы елларда алдамыйлар әле. Балачакта 1нче апрель актуаль кебек иде, кызык иде. Укытучылар белән классташларымны алдый идем. Әмма үсә төшкән саен бәйрәм төсмере кими. Үзем алдарга яратмыйм, сирәк шаяртам. Миннән булмый да ул. 1нче апрель көнне алданган кешеләрне җәллим мин.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА (КФУ студенты): «БАЛА ДА ТАПТЫ, ИСЕМ ДӘ КУШЫЛДЫ»

– Мин көләргә бик яратам һәм көлү гомерне озынайта дигән фикер белән килешәм. Хәзер шундый күңелсез вакытта яшибез. Мин табигатем белән позитив якка карый торган кеше буларак, бөтен нәрсәдән дә позитив эзләргә тырышам. Быел 1нче апрельдә берәүне дә алдый алмадым, алдаланырга да вакытым булмады. Гомумән, кешене алдаларга ярамый. Бу – аның хисләре белән уйнау, гөнаһ. Уеннан уймак чыга, диләр. Һәр шаяруның үз нәтиҗәсе бар. Элек мәктәптә укыганда алдалаган булды. Әйтик, апрельдә бер укытучыбызның баласы туарга тиеш иде. Без дә инде бала-чага шул шатлыклы көнне көттек. 1нче апрель икәнен оныткан чак, кемнәндер шул укытучының баласы туды, дигән хәбәр килеп иреште. Сүз артыннан сүз ияреп китте… Без дә бу хәбәрне бөтен мәктәп буйлап тараттык. Өстәвенә, икенче берәү бу балага кушасы исемне дә килеп әйтте. Монысы да тиз таралды. Безнең класс җитәкчесенә кадәр барып җитте бу имеш-мимешләр. Шулай бервакыт ул шул бала тудырган укытучыны күреп, шатлыклы вакыйга белән котлаган. Тегесе:

– Нәрсә белән? – ди икән.

– Ник, бала алып кайтуың белән, – дигән укытучы.

– Юк әле, кая тусын, вакыты җитмәгән бит, – дип җавап кайтарган. Шулай алдандык та, гайбәт тә тараттык. Оялдык инде, ләкин бала-чага булгач, тиз гафу иттеләр.

Изображение удалено.Әнвәр НУРГАЛИЕВ (җырчы): «КӨНЕМ ЕЛМАЕП ҮТӘ»

– Мин гел елмаеп йөрим. Көнемнең 90 процентын елмаеп уздырам дисәм, ялгышмам. Шуңа күрә көлү гомерне озынайта дигән фикер белән килешәм. Көлке көне минем өчен гадәти көн. Алдан берни планлаштырмыйм. Гомумән, алдамыйм, алданганымны да хәтерләмим, әмма яшь чакта еш алдаша идек.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии