Без бер халык түгелмени?

Күптән инде улларым бер дискка татар халык җырларын яздырып биргәннәр иде. Бакчада озаккарак сузылган бертөрлерәк эшләрне эшләгәндә радионы тышка чыгарып куябыз. Дисктагы матур җырларны тыңлый-тыңлый, бер бакча бәрәңгене утыртып бетергәнне сизми дә каласың. Шул дисктагы бер җырны нишләптер аерып яратты ирем. Җырның исемен дә, башкаручысын да төгәл
генә белмибез (Фердинанд Фәтхи түгел микән). Җырда мондый сүзләр бар:
Егет чакларым бар иде
Киң урамнар тар иде.
Киң урамнар тар булса да
Аулак юлым бар иде.
Кушымта:

Әчмуха, чирек чәй,
Бигрәк матур җиңгәчәй.
Кәкре калфак, матур басып,
Балкыта ул дөньяны.

Сүзләренә карап, мин бу җырны шәһәрдәге бай кибетләрендә приказчик булып торган егетләр арасында таралган татар халык җыры дип йөри идем. Менә бүген Яңа гасыр радиосыннан бу җырны Вадим Захаров башкаруында керәшен җыры дип игълан иттеләр. Мин ялгыштыммы, яисә радиода эшләүче
кызлар Вадим Захаров җырлаган һәр җыр да керәшен җырына әверелә дип уйлыйлармы?

Яисә менә Арча көенә:
Җырлыйм Борай көйләренә,
Без бит Борай яклары.
Башларымның ни уйларга
Белми торган чаклары, – дип сузып җибәрәсең дә, бер дигән башкорт халык җыры килеп чыга инде, алайса. Ярар инде, башкорт белән татар аерым халык булып: «Монысы минеке, тегесе минеке!» – дип тарткалашсын да инде. Монысына күнегеп барабыз бугай. Ә менә көннән-көн кимеп барган үз халкыбызның, тагын
да ваграк кисәкләргә бүленеп, тарткалаша башлавын ходай күрсәтмәсен иде инде. Бигрәк тә кайберәүләрнең: «Без – мишәрләр!» – дип масаюлары эчне пошыра. Бер акыл иясе әйткәнчә, мондый масаюлар: «Мин сишәмбе көнне туганмын!» – дип мактанып йөрү белән бер инде. Кемнедер кимсетеп (бу очракта бөтен татар халкын), мин кем, дип мактанып йөрү беркемне дә бизәми. Юкса күпне күргән газиз халкыбызга без барыбыз да кадерле бит.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим районы, Кырынтау авылы

Комментарии