«Бер куянны бәйләү өчен ун көн кирәк»

«Бер куянны бәйләү өчен ун көн кирәк»

Матур күлмәкләрен киеп, сөйкемле генә карап торучы озын колаклы, чем кара күзле куян кызларын күргәч, сокланудан елмая башлыйсың. Шундый матур алар! Тотып карыйсы килә… Әгәр кечкенә чагым булса, мөгаен, «Шушы уенчыкны алып бир инде», – дип, әнинең теңкәсен корытыр идем.

Ә бу матурлыкны, крючок ярдәмендә, укучыларыбызга яхшы таныш булган кыз – Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче 21 яшьлек Раилә Сатдинова бәйли.

Раилә турында берничә тапкыр язганыбыз булды. Дөньяга килгән вакытында табиблар хата ясый: кызның оча сөякләрен имгәтәләр. Шунлыктан аякларына баса алмый ул. Кызның газетабыз аша әйткән сүзләре бик күпләрне үз сәламәтлегенең кадерен белергә этәргәндер: «Аякларым йөрсә, бер дә утырмыйча, көннәр буе басып торыр идем! Хәзер күп кеше машинада йөри бит, атлап йөриселәре килми, кибеткә барасы булса да, машинага утырдың – чыктың, киттең. Ә мин гел әйтәм: «Йөри алсам, машинага да утырмыйча, гел җәяү хәрәкәтләнер идем, дим!» – дигән иде ул.

Күп вакытын утырып уздырса да, Раиләне тик кенә утыра, дип әйтеп булмый. Ике кулына бер эш тапкан – бәйләү белән ныклап шөгыльләнә башлаган ул. Моңа кадәр яңа туган балаларга киемнәр, оекбашлар бәйләсә, хәзер кызның куллары бөтенләй яңа төрле матурлык тудыра: ул Тильда стилендәге куяннар ясый.

– Раилә, – дим, ул ясаган йомшак һәм матур уенчыкларга сокланудан тел шартлатып, – боларны ясау уе ничек туды?

– Очраклы гына. Мин бит моңа кадәр дә бәйли идем инде. Бәйләргә үзлегемнән өйрәнгән идем. Хәзер интернетта өйрәтә торган видеоязмалар күп бит ул – эзләп тап та, кара гына. Шулай бервакыт эзләнеп утырам, күземә куян кызлары чалынды. Эшләп карарга булдым. Шуның өчен махсус төсле җепләр сатып алдым. «Янып» тора торган төсләрне үз итәм. Алар ерактан ук игътибарны җәлеп итә һәм куяннарым да, күңелне күтәрә торган булып килеп чыга, – дип сөйли ул.

Бер курчакны бәйләргә уртача ун көн вакыты китә кызның. Гел эшләп кенә утырмый, билгеле, ул арада бераз ял итеп тә алырга өлгерә. «Артымнан куучы юк бит, бераз ятып торыйм», – дип, караватына таба юнәлсә дә, озак ятып торырга түземлеге җитми икән: тизрәк бәйләп бетереп, нәтиҗәсен күрәсе килү теләге көчлерәк. Кабат түр якка чыгып, энәсенә үрелә Раилә.

– Иң беренчесен бәйли башлаганда, килеп чыгарына әллә ни ышанып та бетмәгән идем. Күңелеңне биреп ясагач, булдырасың икән. Кайсы эшкә тотынсаң да, башында гына авыр кебек бит ул, ә нәтиҗәсенә карагач, күңелләр күтәрелә. Иң беренче куянымны башта үзем өчен генә дип бәйләгән идем. Күрше апасы кунакка керде. Күрде дә бу курчагымны, кызыкты. «Әйдә, Раилә, бәйләп бетер дә, сат син моны миңа, үзем алам!» – диде. Аннары аны оныгына бүләк итеп бирде. Хәйран зур гына уенчык ул үзе – озынлыгы 35 см чамасы була.

Тильда куяннарын бәйләүнең бер сере бар: һәр «әгъзасын» аерым эшлисең: кулы аерым, колагы – шулай ук. Соңрак аларны «гәүдә»гә тоташтырасы була. Иң авыры – әнә шул тоташтыру икән. Кайчак, үзе генә эшли алмаса, монысына әнисе дә ярдәм итә Раиләгә. Куянның эченә синтепон тутырыла. Чөнки уенчык матур гына түгел, йомшак та булырга тиеш, дип саный кыз. Ә инде гәүдәсен бәйләп бетергәч, куяннарга күлмәкләр, башлыклар һәм аяк киемнәре бәйләү эше башлана. Монысы – аерым бер сәнгать. Ул күлмәкләрне тукымадан гына тексәң дә, күпме зәвык, тырышлык сорар иде. Ә монда энә һәм җеп ярдәмендә җыйнак кына матурлык тудырырга кирәк. Раилә өчен монысы – иң рәхәте. Яңа туган балаларга кием бәйләп остарган бит. Бу куяннар да, төн йокыларын калдырып тудырылган матурлык, шуңа һәммәсе аңа үз баласыдай якын. Шуңа күрә, саткан вакытта, куяннарымны кадерләп тотсалар ярар иде, дип, борчылып та куя икән.

Раилә ясаган уенчыкларның берсе – ике мең сум тора. Сигезенче март алды булгач, заказлар шактый, дип сөйли ул. Бәлки укучыларыбыз арасында да, бу матурлыкка кызыгучылар булыр, шуңа күрә Раиләнең телефонын күрсәтәбез, кирәк булса, шалтыратып, заказ бирә аласыз: +79272485001.

– Бәйләгән саен, уенчыкларым үземә тагын да ныграк ошый, кулым да күнә бара. Вакыт сизелми дә моны бәйләгәндә. Мине тынычландыручы, күңелемә ошый торган шөгыль бу. Бөтен борчуым онытыла. Якын киләчәктә шушындый стильдәге песиләр бәйли башларга уйлап торам. Әле аларына тотынырга вакыт кына җитми. Бер кулым яткач, куяннарымны күбрәк бәйләп калам әле!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии