«ШТК – маңкортлыкка каршы чара!»

«ШТК – маңкортлыкка каршы чара!»

ШТК – шаяннар һәм тапкырлар клубы, аны рәвешен алган телле чара дип әйтә оештыручылар. Агымдагы уку елында Казанның мәктәпләре арасында көч сынашуны нәкъ менә ШТК көчәйткән икән. 13 мәктәп катнашкан биредә. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры сәхнәсендә узган ярыш инде ярым финал өлешен тәмамлады. Апрель ахырында финал өлеш узар дип әйтә оештыручылар. ШТКның үзенчәлеге – аның факторына аеруча басым ясавында. Әйтик, һәр команда өчен өй эше итеп “Милләтебез көче”, “Мин татармын”, “Тарихка кердек” дигән тематика бирелә.

Бу чараны “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе, КДФЭИ студенты Рөстәм Гатауллин һәм КФУның 3 курс студенты Регина Корбанова оештырган. Шулай ук Татар конгрессының бүлеге, Мәгариф идарәсе дә ярдәмгә килгән. Без ШТК турында Рөстәмнең үзе белән сөйләшәбез.

– Казан татар мәктәпләре арасында ШТКны оештыру идеясе кайчан, ни өчен барлыкка килде?

– Узган елның кояшлы җәендә тормыш турында фәлсәфә корган вакытта, шундый фикер баштан йөгереп узды. Яр Чаллыда татарча ШТК уйныйлар, ә Казанда ул юк. Шул күңелемне тырнап торды.

Оештыру эшләрен башлап җибәргәндә авырлыклар булмый калмый. Максатка ирешүдә каршылыклар очрадымы?

– Аллага шөкер, бөтен нәрсәне майлап үттем дип әйтеп була. Авырлыклар туган иде, бигрәк тә бу чараның балаларга никадәр шәп һәм алар өчен ни дәрәҗәдә файдалы икәнен мәктәпләргә йөреп аңлатканда.

Аңладылармы соң?

Изображение удалено.

Кайбер мәктәпләрдә укучыларның күзләре янып тора иде. Ә кайберләрендә ШТК турында чәйнәп, бәйнә-бәйнә аңлатып сөйләргә, хәтта сөйләштерергә туры килде. Шулай да күреп торасыз: аңладылар, эшнең нәтиҗәсе күренеп тора.

Ишеттем ки, имеш, татар мәктәпләрендә саф татарча сөйләшкән укучыларны табу бик кыен булган. Хакмы?

– Хак. Ләкин милли җанлы балалар булган татар мәктәпләре бар әле. Хак булганга күрә дә, ШТКның төп максаты – шул маңкортлыкны азайту һәм туган телне популярлаштыру. ШТКда бит милли мохит хөкем сөрә. Шулай да чарада катнашудан баш тарткан мәктәпләр дә бар, ләкин аларны әйтеп тормыйм, дөрес булмас. Һәр мәктәпнең үз максаты, шуңа аларны гаепли алмыйм. Кураторларсыз, үзләре бөтен эшне башкара торган мәктәпләр биредә катнашты, рәхмәт аларга.

ШТК КВНнан ни белән аерыла?

– Без зур кебек, командалар бер-берсенә ярдәм кулын суза, рус КВНында аны күрмим. ШТКны караганда күңел шатлана. Без татарлар, моның белән барысы да әйтелә, милли горурлык тудырырга тырышабыз. Һәм һәрчак бергә сөтле чәй эчәбез.

Киләсе елларга нинди планнар?

– Алла боерса, шушы ук сценарийны кабатларга ниятлибез. Акча булса, районнарны да бер-берсе белән көч сынаштырырга иде, хәтта республика дәрәҗәсендә.

Әңгәмәдәш – Айзат ШӘЙМӘРДӘН

“ШТК – маңкортлыкка каршы чара!”, 4.5 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии