- 17.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №10 (16 март)
- Рубрика: Аулак өй
Киноларда күреп, әби-бабаларыбызда ишетеп кенә белгән чиратлар хәзер юк диярлек. Әле узган гасыр урталарында гына су буе булган чиратны күз алдына китерүе дә кыен безгә. Хәер, аларга без түзә дә алмас идек, мөгаен. 2-3 кешене үткәреп җибәрергә дә сабырлыгыбыз чамалы бит.
Беркөнне авылыбыздагы “Тургай” кибетендә касса алдында 3-4 кеше җыелды. Яңа товар кайткан вакыт, авыл халкы кичке салкынча һаваны көтеп алып, кирәк-ярак алыр өчен, кибеткә килә тора. 3 кыз, пикникка җыена булса кирәк, сумка тутырып әйбер ала. Бик ашыккан бер кызны чиратсыз гына уздырып та җибәрделәр. Үзләре дә кабалана: кешеләрне көттермәскә тырыша. Сатучы берәү генә, ә товар төрлесе төрле якта булганлыктан, кечкенә булса да чират хасил булды. Яшь кенә бер хатын түзмәде, сүгенә, кызларны мыскыллый ук башлады. Югыйсә бик ашыгыч икәнлеген әйтсә, аны да чиратсыз гына уздырып җибәрерләр иде. Барыбер аласыларын алып бетермичә чыгып китте кызлар. Ә теге хатынның йомышы, чыннан да, бик ашыгыч һәм кирәкле булган икән: сыра белән тәмәке алды ул. Кызларны әрли-әрли ишеккә юнәлде, әле чыккач та, машинада үзен көтеп утыручы ир-ат белән хәйран озак тынычлана алмады. Чиратның авыл халкыннан торган калган өлеше тыныч кына дәвам итте.
Узган гасыр чиратларын яхшы белгән әбиемнең сөйләгәннәреннән соң, “Тургай” кибетендә 5 кешенең җыелуын чират түгеллегенә төшендем.
– И-и, ул заманда чират су буе булыр иде, – дип сөйли әби. – Берчак шулай тимер юл станциясе янында йөзем җимеше сатканнарын белеп, чиратның иң азагына барып бастык. Намуслы рәвештә һәркемне уздырып, сатучы каршына килеп баскач кына, йөземнең биредә эшләүчеләргә генә сатылуын әйттеләр. Шулай итеп, тулы бер көн чират торып узды.
Ипигә чират бигрәк тә зур була иде. Бервакыт авылдашым Дания белән шуның өчен Арчага бардык. Кичтән туганнарда кунып, сәгать иртәнге 4тә үк чыгып бассак та, инде хәйран озын чират иде. Бер әйләнештә бер генә ипи бирәләр. Беребез ала да Арчадагы туганнарга кайтарып килә, икенчебез яңадан чират койрыгына баса. Ишле гаилә, җитмәсә, көн саен Арчага йөреп булмаганлыктан, 5-6 ипи алырга кирәк. Ә аның өчен, 2 көнне чиратта уздырдык.
Сирәк булса да авылга да ипи кайта иде. Шулай ук озын чират тезелә. Бала-чага чыр-чу килә, олылар кычкырыша. Ә ул хуҗалык башына берәү генә бирелә. Ишле гаиләләр сатучы белән бәхәсләшә. Олылар бала-чаганы кысрыклап чыгарырга да күп сорамый. Бөтен кеше ашыга, әле эшенә дә җитешәсе бар бит. Ул чират торганда булган кызык та, кызганыч та хәлләрне сөйләп бетерерлек түгел инде.
Чират дигәч, “Алтын каләм” фестивале исемә төште. Нәрсә күрсәләр, шуны яктыртырга тырышкан яшь журналистлар бәйгесендә нинди чират инде ул дисезме? Иң зур чират ашханәдә салкын суга булды. Бәхеткә, бер генә көн тилмерттеләр. Ә менә коенып чыгу – чын бәлагә әйләнде. Көндез язма язып йөреп, душка чиратка басарга өлгереп булмый. Ә аннан тиз генә эләгәм димә инде. Бар эшемне тәмамлап, бөтен кеше йоклап беткәч, иртәнге 4тә генә юынып чыгу бәхете тәти. Шуңа күрә 3 сәгатьлек йокым аеруча тәмле була иде. Матбугат үзәгендәге компьютерга сузылган чират та онытылырлык түгел. Һәркем үз язмасын бастырып, җитәкчеләргә күрсәтергә тели. Дустым ашаган арада, үз язмаларымны бастырып, аннары аның өчен чират саклап торып, проблемадан чыгу юлын тапкан идек.
Дөрес, бәйгедә булган чиратлар әбием сөйләгәннәрдән аерыла: биредә чират аласың да, икенче җиргә китеп, башка эшеңне карый тора аласың. Аннары чиратым җитмәде микән, дип күзәтеп кенә торасы. Билгеле, чиратка баскан урыннарыннан бер дә тайпылмыйча, процессның бөтен тәмен татыган түзем җаннар да булды.
Тормышыбыз тизлеккә көйләнгән, җәмәгать. Ашыгабыз, чабабыз, безнең өчен барысын да әзерләп куйган булырга тиешләр кебек. Янәсе, безгә сайлап кына алырга калсын. Тирә-юньдәгеләрне түгел, үзебезне дә ихтирам итми башладык. Бәлки, хәзер дә сирәк кенә булса да чиратлар сузылса начар булмас. Бераз булса да түзем булырга өйрәнер, әйбер кадерен белә башлар идек.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Арча районы, Мөндеш авылы.

Комментарии