Конкурслар тәмам

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Күреп, укып белгәнегезчә, “Безнең гәҗит” укучылары белән даими аралашып, аларның язмалары белән үзенең сәхифәләрен баетып яшәвен дәвам итә. Әйткәнебезчә, килгән хатлар – газетабызның йөзек кашы. Инде менә алты елга якын укучыларыбызның меңләгән хатындагы уй-фикерләр газета битләре аша башкалар күңеленә үтеп керде. Редакциягә килгән кайтавазлар, җавап хатлары – моның ачык дәлиледер. Даими укучыларыбыз күп кенә конкурсларда катнашып, үз сәләтләрен, күңел байлыкларын күрсәтә алды. Газетада басылган һәр язма авторын җиңүче дип билгеләргә булыр иде. Шуңа күрә конкурсларда урын билгеләү – иң авыр хезмәтебез. Менә инде шактый озакка сузылган конкурсларга (хатлар ташкыны кимемәгәнлектән тоткарларга туры килде) нәтиҗә ясарга булдык. Әле хатлар һаман килә тора, кызыклы дип саналганнарын сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез. Конкурста катнашкан авторларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомер буе күршеләрегезнең изгелеген тоеп, алар белән шатлыкларыгызны гына уртаклашып яшәргә язсын иде.

КҮРШЕ ХАКЫ

“Күрше хакы” конкурсына килгән хатлар арасында күршеләренең уңган, булган кеше булуы хакында язылганнары күп иде. Ә без күрше хакын хаклап изге гамәлләр кылып яшәгән күршеләре хакында язган язмаларны җиңүчеләр исемлегенә кертергә булдык. Шушы арада редакциядән күчтәнәчләр көтегез. Күршеләрегез белән җыелышып чәй эчәрсез.

Менә алар:

Гөлзифа Габидуллина, Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

(“Күңел аларны сагына”, 28 декабрь, 2007 ел)

Тәскирә Гыйльметдинова, районы, Козгынчы авылы.

(“Табышмаклы серле кичләр”, 23 гыйнвар, 2008 ел)

Гүзәлия Ганиева, Байлар Сабасы.

(“Сабырлыгына сокланам”, 31 октябрь, 2007 ел)

Күршеләре хакындагы язмалары өчен “Безнең гәҗит”кә 2009 елның икенче яртысына подписка белән бүләкләнүчеләр:

Фәризә Гәләүтдинова, Чирмешән районы, Керкәле авылы.

(“Күрше хакы – Тәңре хакы”, 19 сентябрь, 2007 ел)

Роза Аблиева, шәһәре.

(“Алыштырмас күршеләрем”, 18 июль, 2007 ел)

Фазыл Йосыпов, Яшел Үзән районы, Карамалы Тау авылы.

(“Людмила түти”, 19 сентябрь, 2007 ел)

Оркыя Шакирова, Зур .

(“Яхшы күрше – олы бәхет”, 23 гыйнвар, 2008 ел)

Асия Гыйбадуллина, Кайбыч районы, Мөрәле авылы.

(“Күрше белән яшик сөенеп”, 26 март, 2008 ел)

Елизавета Иванова, Мамадыш районы, Юкәче авылы.

(“Ходайдан сабырлык телә”, 13 февраль, 2008 ел)

КӨТҮЧЕ

“Күңелле дәрес” сәхифәсендә башланып киткән “Көтүче” конкурсы “Аулак өй”гә дә күчеп, кызыклы, гыйбрәтле язмаларны үзенә туплады.

Авыл җирендә көтүче хезмәте иң авырлардан саналганлыктан, язмалар арасында “Гыйбрәт ал” сәхифәсендә бирерлекләре дә күп булды. Һәр язма үзенчәлекле булганлыктан, башка көтүчеләрне үпкәләтми генә түбәндәге язма авторларын җиңүче дип таптык.

Түбәндәге дүрт укучыбыз редакция бүләгенә лаек булды.

Венера Шакирова, районы, Якты Көн авылы.

(“Көтүче балалары”, 19 декабрь, 2007 ел)

Илһам Миндубаев, Казан шәһәре, Тынычлык бистәсе.

(“Кар өстеннән яланаяк”, 28 декабрь, 2007 ел)

Роза Меньшекова, Зәй районы, Югары Баграж авылы.

(“Хәлләрең ничек, көтүче”, 28 ноябрь, 2007 ел)

Сөләйман Шакиров, Казан шәһәре.

(“Без дә көтү көткән идек”, 17 сентябрь, 2008 ел)

Ә түбәндәге авторларыбызны 2009 елның икенче яртысына газетабызга подписка белән бүләклибез.

Флүзә Имамова, Актаныш районы, Сәфәр авылы.

(“Эх, көтү көтүләре, үзәккә үтүләре”, 17 октябрь, 2007 ел)

Нурислам Галиев, Зур Кукмара.

(“Каз көтүе көткәндә”, 23 апрель, 2008 ел)

Алсу Дәүлиева, Арча районы, Түбән Аты авылы.

(“Кыңгыраулы сарык”, 19 декабрь, 2007 ел)

Илһам Хатыйпов, Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе.

(“Бар иде заманнар”, 30 апрель, 2008 ел)

Раим Гобәй, Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы.

(“Көтүдә”, 11 июнь, 2008 ел)

ТӘҮБӘ

“Тәүбә” конкурсына килгән хатлар газетабыз дәрәҗәсен күтәрүче язмалар булды дисәк, ялгышмабыз. Бу язмаларны укып, кайчандыр уйламый эшләгән гамәлләре өчен тәүбә итүчеләр әле дә бардыр. Конкурс тәмамланса да, андый язмаларга урын түрдән.

Бу конкурста җиңүчеләр:

Тәфкил Нуриәхмәтов, Мамадыш районы, Югары Ушма авылы.

(“Кичер мине, Маһитап апа”, 28 ноябрь, 2007 ел)

Редакциядән: Конкурсны ачып җибәргән авторыбызга котлау белән бергә олы рәхмәтебезне дә юллыйбыз.

Әлфирә Галиева, Аксубай.

(“Ходайдан узып әйтмәскә иде”, 26 ноябрь, 2008 ел)

Фәризә Гәләүтдинова, Чирмешән районы, Керкәле авылы.

(“Тәүбәгә килү бервакытта да соң түгел”, 23 гыйнвар, 2008 ел)

Фәния Сөнгатуллина, Казан шәһәре.

(“Яхшылык онытылмый ул”, 7 май, 2008 ел)

Дания Мөхәммәтшина, Әтнә районы, Күәм авылы.

(“Ятимнәрнең күз яше ачы була”, 28 декабрь, 2007 ел; “Сабый йөрәге кичерерме?”, 8 гыйнвар, 2008 ел)

Гөлфирә Мөнипова, Мамадыш районы, Олыяз авылы.

(“Тәүбә иткәннәргә рәнҗемик”, 16 гыйнвар, 2008 ел)

Нәгыймә Садыйкова, Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

(“Тормыш сукмагында”, 9 июль, 2008 ел)

“Тәүбә ит, улым” язмасы авторы, 21 гыйнвар, 2009 ел (Адресы редакциядә)

Түбәндәге язма авторлары подписка белән бүләкләнә:

Г. Ногманов, Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

(“Ходай тигезләде”, 28 май, 2008 ел)

Асия Гыйбадуллина, Кайбыч районы, Мөрәле авылы.

(“Сәлимнең ике тәүбәсе”, 16 апрель, 2008 ел)

Әхәт Хаҗипов, Балык Бистәсе районы.

(“Гаеплеләрне заманга сылтамыйк”, 14 май, 2008 ел)

Гөлсинә Әхмәтшина, Бөгелмә шәһәре.

(“Атып бәрелгән балачак”, 30 гыйнвар, 2008 ел)

Гүзәл Мөхәммәтҗанова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

(“ Иясез калган бәхет”, 20 февраль, 2008 ел)

Конкурсларда катнашучы барлык укучыларыбызга рәхмәт әйтеп, нык сәламәтлек, бәхете, иҗади уңышлар теләп калабыз.

Редакциядән: Әхәт Хаҗипов, Илһам Хатыйпов һәм Гөлсинә Әхмәтшиналарның редакциягә шалтыратып алуларын сорыйбыз.

Онытылмас хатирәләр

2009 ел – сары Үгез елы. Шул уңайдан үгез белән бәйле хатирәләрне укучыларым белән дә уртаклашасым килде.

Үгез элек-электән йорт хайваны һәм төп эшче көч буларак билгеле. Шуңа да без сугыш, сугыштан соңгы авыр елларда да үгез асрадык. Колхоздагы һәм хуҗалыктагы авыр эшләр шул үгез иңнәрендә иде. Әти үлгәч (ул 1953 елда вафат булды, сугыштан икенче группа инвалид булып кайткан иде), тормыш йөген үгез белән бергә безгә дә (әни, мин, энем) тартырга туры килде. Энем белән мин бик яшь булсак та, әни кайда гына эшләсә дә, безне үзеннән калдырмый торган иде. Җәйге эссе көннәрдә үгез җигеп, кырлардан амбарларга иген ташу, көлтәләрне, саламнарны кибәннәргә өю газаплары хәтердә бик нык уелып калган. Әни бодай, арыш көлтәләрен арбага төягәндә, без үгез башыннан тотып торабыз, чөнки ул чебен-черки, кигәвенгә түзә алмыйча, алда торган чүмәлә өемнәренә йөгерә, аны тыеп торулары, ай-һай, авыр, күп очракта (көчебез җитмәгәндер инде) үзебезне дә сөйрәп китә иде. Үзебезнең “транспорт” булгач, өйгә кайтканда 1-2 сәнәк салам алып кайтырга рөхсәт итәләр иде. Кырдагы ашлыкны зур такта арбаларга чиләкләп тутырабыз һәм амбарга алып кайтабыз, анда чиләкләп бушатырга кирәк. Арба ярыкларына бөртекләр кысылып кала иде. Йортка кайткач, шул бөртекне ярыктан пычак очы белән казып чыгарып, кыздырып ашый идек, ә кайбер вакытларда әни кул тегермәне ярдәмендә ярма ясый һәм ботка пешереп ашата иде. Колхоз эшеннән бушаган чакта урманнан утын кисеп, чыбык-чабык җыеп кышка ягулык хәзерлибез, печән ташыйбыз. Колхозда, хуҗалыкта нинди генә эш булса да, үгез һәм безнең (өчебез) җилкәдә иде. Төннәр буе кул-аяклар сызлап, елап чыга торган идек…

…Җәйге матур көннәрнең берсендә (игеннәр күкрәп үсеп утырган вакытта) энем белән сыер көтүенә (чират белән көтә идек) чыктык. Көн шундый матур, тыныч, кояш нурларыннан күзләр камаша. Көннең матурлыгына сокланып, шатланып торган бервакытта, кинәттән көчле җил чыкты, кара куе болытлар өерелеп өскә килә башлады, аннан соң чиләкләп яңгыр койды. Сыерлар мөгрәп анда-монда йөгерешергә тотынды. Ахыр чиктә, бодай басуына килеп керделәр. Сыерларны бер баштан куып чыгаруыбыз була, икенче яктан килеп керәләр. Алар артыннан йөгерә-йөгерә хәл бетте. Аяк киемнәренә саз ябыша, үзебез елыйбыз, куркабыз, чөнки игенне таптаткан өчен, зур күләмдә штраф салалар иде. Ярый әле көтүгә үгезне алып чыккан идек, аның барлыгы искә төшеп, үгез янына килеп, сыйпаштыргалап, энем аңа менеп атланды һәм башындагы бауны эләктереп алды (үгез безгә шулхәтле ияләнгән иде, без аңа башка вакытта да атланып йөри идек) һәм китте сыерларны куып, мин чыбык белән үгезне куам. Шулай азаплана торгач, Ходайның рәхмәте, сыерларны бодай басуыннан чыгардык. Өчебезнең дә өстеннән пар күтәрелә, көч-хәл белән сулыш алабыз. Үгезебезне кочаклап, сыйпап, шатлыктан елыйбыз, үзебезгә дигән бер кисәк ипине үгезгә каптырдык, ә үзебез бодай уып ашадык. Шулай итеп, көтү чиратын да уздырдык. Штраф салырлар дип куркып йөргән идек, ул-бу булмады, бары да шома гына узды. Сугыштан соңгы авыр елларда да үгез безне ач-ялангач итмәде, үлемнән алып калды. Үгезебез вакыты белән үҗәт тә, гайрәтле дә, тыныч та, сабыр да була белә иде. Без аның рәхәтен бик күп күрдек, шуңа да аның муенына пычак куярга батырчылык итмәдек, ул үз үлеме белән үлсә дә, аны югалту бик авыр булды. Үгез янына тезләнеп, өчәүләшеп еладык.

Хәзергесе вакытта үгезләр эшче көч буларак файдаланылмый, нәсел үгезләреннән кала ит өчен генә асрыйбыз. Үгез кебек тырыш, эшчән, гайрәтле, үҗәт, кирәк вакытта тыныч һәм сабыр да була белсәк, иншалла, үгез елы начар булмас, тормышыбызның әйбәт, яхшы булуы, бары тик үзебездән генә тора.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Тәкә

Быел беренче көнне көтү чыкканда, җирле үзидарә башлыгы халыкны җыеп аңлатты: авыл хуҗалыгын үстерү максатында югарыдан яхшы токымлы тәкә биргәннәр. Ул көтүдә йөриячәк, кемгә керсә, шунда кундырырга, карап-саклап йөртергә, дип әйтте.

Беркөнне күршем кергән иде. “Теге тәкә чак кына сөзеп екмады, күреп тайпылып өлгердем. Коймага китереп сөзде, абзар дер селкенде. Капканы ачып куеп, таяк белән көчкә куалап чыгардым”, – ди.

Беркөнне сарыкларга ияреп безгә керде бу. Кыяфәте пәһлеван кебек: ул әйләнеп-әйләнеп килгән искитмәле мөгезләре, киң күкрәкләре, юан аяклары… Ирем ишегалдында эшләп йөри иде. Тәкә берзаман мөгезләрен аңа төбәп сөзәргә хәзерләнгәндә күреп кычкырдым, тормыш иптәшем чак кырыйга китеп өлгерде. Капканы ачып куеп куалап чыгардык, шул. Нишләмәк кирәк?! Ярый әле берәүгә дә зыян салмады. Сарыклар нинди бәтиләр бүләк итәр инде?! Белмим, бу тәкәнең авылга кирәге бармы икән?!

Хәзер пәһлеван тәкә җирле үзидарә җитәкчесендә кунак булып ята, ди. Вакыт-вакыт характерын да күрсәтә икән. “Кунак булсаң – тыйнак бул!” дигән гыйбарәне дә аңламый, ди.

Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.

Кайбыч районы, Мөрәле авылы.

Комментарии