Чын Кыш бабай син икән!

Чын Кыш бабай син икән!

Оныгым Зәринәнең Яңа Кенәр авылы балалар бакчасына йөргән еллары. 2008нче елны каршы алабыз. Тәрбиячеләре Фәридә: «Габделбәр абый, балалар чын Кыш бабай килүен сорый, ел саен үз арабыздан бер тәрбияче була да, балалар танып алып, фәлән апа, дип кычкырып утыралар. Син чын Кыш бабай була алмассың микән?» – дип мөрәҗәгать итте. Сәхнәдә Кыш бабай булгалаган бар иде. Оныгым группасы булгач, ризалаштым. Алдан өйгә Кыш бабай сценариен китереп бирделәр. 29нчы декабрь көнне машинага утырып, балалар бакчасына килеп җиттем. Барлык балалар тәрәзәгә ябырылып, Кыш бабайның машинадан төшүен күзәтә, Кыш бабайны чакырып җырлыйлар. Мин килеп керүгә, «Кыш бабай килде, Кыш бабай килде!» дип шатланышып, урындыкларга утырыштылар. Бәйрәм буласы бүлмәгә кереп, чыршы тирәли салмак атлап, калын тавыш белән: «Исәнмесез, балалар! Сәлам сезгә нәни дусларым! Мин бик ераклардан килгән чын Кыш бабай булам», – дип, ятлап килгән сүзләремне кабатлыйм. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр дә: «Кем икән бу Кыш бабай?» – дип пышылдаша.

Балалар берсен-берсе уздырырга тырышып, Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтте, мин аларны мактап, бүләкләр бирдем. Балаларга да, әти-әниләр өчен дә бик күңелле бәйрәм булды ул. Бәйрәм узгач, икенче бүлмәгә кереп киемнәремне салдым да, оныгым янына килеп: «Сине алырга килдем», – дип, бергә кайтып киттек. Ул мине бөтенләй танымады. 10 көннән соң бәйрәмнең видеосын караганда: «Әй бабай, бабай, син булгансың икән бит чын Кыш бабай!» – димәсенме?!

Габделбәр САБИРОВ,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Комментарии