Картаямыни соң йөрәк?

Картаямыни соң йөрәк?

Ветераннар советы Казан пенсионерларына тормышта актив яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырган. Өлкәннәр клублары, хор коллективлары, ансамбльләр, төрле кул эшләре түгәрәкләре даими эшләп килә. Үз районыңдагы яки шәһәр ветераннар советына барып сорашырга гына кирәк. Шәһәр ветераннар советы милли-мәдәни үзәктә (НКЦ) урнашкан, телефоны 236-74-91. Теләгәнеңне сайлап алырга мөмкин. Ветераннар советы чакыруы буенча шәһәрдә оештырылган һәр чарада өлкәннәребез актив катнаша. Һәр җомга көн 17 сәгатьтә Язучылар йортындагы Тукай клубында бик тә эчтәлекле кичәләр үтә. Мәктәп-музейларда, концерт-театр залларында бушка өлкәннәр өчен бик күп чаралар үткәрелә.

«Картаямыни соң йөрәк?» клубы йөзләгән пенсионерны берләштерә. Җитәкчебез Зөләйха Яруллина, сәнгать җитәкчесе Сания Закирова. Идарә составында унлап кеше. Алар безнең көнкүрешне күңелле дә, файдалы да үткәрү өчен үз вазифаларын бик тырышып үтиләр, вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар. Коллективыбыз бик дус, тату, бердәм, тәртипле. Бик күңелле яшибез, авырлыклар булганда, бер-беребезгә булышабыз. Шәһәрдә барган төрле чараларга чакырып көн саен шалтыратып торучы Фирая һәм Мәрзияләр бик игътибарлы. Клуб эчендә берничә сәнгать осталары төркеме тупланды, ирләр һәм хатын-кызлар ансамбльләре оешты. Бәйрәм саен чиратлашып Урман аръягы бистәсендәге клубта концертлар куябыз. Ветераннар советы чакыруы буенча башка мәдәният йортларында да чыгышлар ясыйбыз. Бер дигән җырчыларыбыз, гармунчыларыбыз, биючеләребез, шагыйрьләребез бар.

Пенсионерларыбыз халыкны сәхнә аша тәрбияләүдә зур көч куя. «Балкыш» фестивале – моның ачык мисалы. Нинди генә талантларны очратмыйсың алар арасында. Һәр чыгыш югары зәвык белән әзерләнә. Нәзирә Минневәлиева, Наилә Гүзәлова, Рузия Юсупова, Әлфия Закирова, Фәрит Әхмәтгалиев, Рәис Гобәйдуллин, Эдуард Газизов, Радилә һәм Гөлсинәләрнең тавышларыннан бик күп артистлар көнләшерлек. Киемнәрен дә сәхнә өчен үзләре махсус ала. Биюче Фирая Закирова үзе тегеп, чигеп әзерләгән киемнәр белән халык биюен башкара. Әле генә 75 яшьлек юбилеен үткәргән Марс, 91 яшен тутырган Баһрам абыйлар сәхнәдә очып кына бииләр. Күз тимәсен үзләренә.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Көз көне урман аланында үткәрелгән «Алтын көз» бәйрәме, Яңа елда «Бал-маскарад», кыш буе чана шуу ярышлары, җәй буенча Аккош күле янында чәйле кичәләр, төрле милли-фольклор уеннар гомергә истә калырлык. Кыш көне аквапаркта су коенулар безнең өчен үзе зур бәйрәм. Ел саен җәйге табигатьтә Сабантуй үткәрү традициягә керде. Быелгы Сабантуй турында «Безнең гәҗит» тә язып чыкты, «Россия-1» телеканалы да күрсәтте. Тоз күленә автобус белән күмәк барып, анда да бакча, паркларда татар моңын яңгыратып, концертлар куеп кайтабыз. Болгар, Биләр, Зөя, Тәтеш һәм башка Татарстан шәһәрләреннән тыш Волгоград, Түбән Новгород, Әстерхан кебек ерак шәһәрләргә дә теплоходта берәр атналык сәяхәтләргә йөрибез. Теплоходта да концертлар куеп, Мактау кәгазьләре алып кайттык.

Әйдәгез, яшьтәшләр! Өйдә күңелсезләнеп утырмагыз, поликлиника юлын таптап, көнегезне әрәм үткәрмәгез, актив ял үзе мең авыруга дәва. Бер талантыгыз булмаса да, клубка йөрергә мөмкин. Бездә һәркемне якты йөз белән, якын, үз итеп кабул итәләр.

Әлфия ЗАКИРОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии