Лилия Муллагалиева: «Башка җирдән керер акчам булса, концертларны бушлай куяр идем»

Лилия Муллагалиева: «Башка җирдән керер акчам булса, концертларны бушлай куяр идем»

«Май аенда бүләк иттең ак чәчәкле ландышлар...». Әлеге юлны көйгә салып укыгансыз икән, димәк, сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева иҗатына битараф түгелсез. «Ак чәчәкле ландышлар», «Җыр керсен күңелгә», «Без бит авыл кызлары» җырлары белән халык күңелен яулаган Лилия ханым бүген ни эшләп ята? Гаилә һәм сәхнә тормышын бергә алып бару авырмы? Әнә шул хакта сөйләштек.

«ИҖАТ – АВЫР ХЕЗМӘТ»

– Җырчының популярлыгы концертка килгән тамашачы санына гына бәйле түгел. Кемдер гомерендә бер тапкыр концерт куймыйча да халык мәхәббәтен яулап алырга мөмкин. Халык арасында булу, алар белән аралашу, аларның ни теләгәнен аңлау һәм иҗатыңда шуны тәкъдим итү – җырчыны уңышлылар рәтенә кертә. Уйлап карасак, гомер буе концерт куеп та, халык күңеленә керә алмаучылар очрый. Миемчә, җырчының уңышы, иң беренче чиратта, аның иҗатына нинди карашта булуына бәйле. Популярлыкны югалтмас өчен, гел эшләргә кирәк. Сине бер белгән кеше, белә инде, ә менә яшьләрне җәлеп итәр өчен тырышлык кирәк. Алар белән бер дулкында булу авыррак. Кемнеңдер иҗатын яшьләр шундук яратып кабул итә, ә күпләрнекенә авырдан ияләшә. Яшьләрне җәлеп итим әле дип, сәхнәдә артык-портык сикереп йөреп тә булмый, алтын урталыкны саклау таләп ителә. Минем популярлыгымны югалтасым килми, бер яулаган урынымнан китәсем килми дип, иҗат иткәнем юк. Яңа җырым чыга икән, мөмкинлегемнән килгәнчә, аны таратырга тырышам. Аңлыйсыздыр, бүген бөтен нәрсә дә акчага корылган. Аннан соң һәркемнең иҗатка карашы да төрле. Син: «Менә бу һичшиксез хит булачак», – дигән җырың тамашачы күңелендә бөтенләй урын алмаска мөмкин. Иҗат – бик авыр хезмәт ул.

– Быелгы концертыгызда: «Бездән әллә нинди шоу көтмәгез, без монда матур җырлар җырларга җыелдык», – дигәнсез...

– Яшьрәк чакта УНИКС, филармония, Камал театры сәхнәсендә берничә көн рәттән концертлар куя идем. Ул чакта ничектер шоу ясыйм дигән теләк бар иде. Хәзер ут, лазер, төрле фейерверк, салютлар белән шаккатыралар бит. Тамашачы концерттан адреналин эзли. Элегрәк мин дә шундый уйда идем, концертларны да шулай куя идем. Дөрес, үзем әле дә башка җырчыларның концертларына барып, биеп, җырлап, күңел ачып, шоу карап кайтырга яратам. Ә үз бәйрәмемдә тынычлык эзлим, шуны тамашачыга тәкъдим итәм. Тере тавышка, тере музыка уен коралларына җырлыйм. Менә быелгы концертка озак әзерләндек. Элеккеге җырларны яңартып, аранжировкалап, яңача вариантларын тәкъдим иттем. Концертымның җитешмәгән яклары да булгандыр, әлбәттә, әмма үзем 99 процентка канәгать калдым. Максатым – тамашачыга җырларымның яңача яңгырашын күрсәтү иде. Моңа ирештем. Дөрес, артист кеше фонограммага җырламый тормый. Масштаблы концертларда, телевидениегә төшкәндә техник сәбәпләр аркасында тере тавышка җырлап булмаган вакытлар бар. Әмма үз концертымда бу нәрсәне өнәп бетермим.

– Инструменталь ансамбль турында сүз кузгалган икән, сорыйк әле: аны оештыру ничек булды? Исеме дә үзенчәлекле – «Илһам».

– Әйе, «Илһам» сүзенең мәгънәсе тирән, яңгырашы да әйбәт, аңлаешлы. Безгә, иҗат кешеләренә, илһам килеп тору бик мөһим. Кечкенә улымның исеме дә Илһам бит әле! Легендар җырчыбыз Илһам абый Шакировның якты истәлеге белән дә бәйле, әлбәттә. Мин сәхнәгә аяк басканнан бирле тере музыка коралларына кушылып җырлау, инструменталь ансамбль оештыру теләге белән яшәдем. Еллар арты еллар узды. Быел минем иҗатыма, олы сәхнә юлына аяк басуыма 26 ел тулды. Безнең яраткан җырчыларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхәбиева һәм милләтебезнең башка асыл ташларының инструменталь ансамбльгә кушылып җырлауларын мәңге онытмыйм. Һәм аларның үрнәгендә үзем дә «Илһам» ансамбле оештырырга булдым. Әлеге хыялымның тормышка ашуына сәбәпче булган, музыкантлар эзләүдә ярдәм иткән, гомумән күп кенә киңәшләрен бирүче хезмәттәшем, талантлы җырчы Рифат Хөснияровка рәхмәтлемен. Быелгы концертны тамашачы җылы кабул итте.

Концерт дигәннән, бер кызык хәл дә булды: сәхнәдә үзем язган җырның көен оныттым. «Елмаегыз» җыры иде ул. Күпләр моны махсус эшләнелде дип кабул итсә дә, бу махсус түгел иде. Ак хәтер дигән нәрсә бар. Җыр сүзләрен, көен берничә секундка онытып аласың икән. Уйланып киттемме, тамашачы белән бер дулкынга кердемме – белмим. Концерт куюга өлешне күпләр кертә. Ут куючы дисеңме, режиссермы. Тик моның барысын уйлыйсың, чыгымнарны саныйсың да, авырлыкны үз җилкәңә салып, концерт оештыруны үз өстеңә аласың. Билгеле, бу чыгымнарга бәйле. Аларның һәрберсенең бәясе артист гонорарына караганда кыйммәтрәк. Шуңа күрә яшь артистларга да еш әйтәм: «Бер концерт куеп кына баеп булмый! Чыгымнарны капламаячак», – дим. Заманасы шундый. Бөтен нәрсә кыйммәт, тик халыкка дигән билет бәясен ат хакы итеп куясы килми. Иҗатны бизнеска тиңли алмыйм мин. Җырымны да кешегә сата алмыйм. «Концертта ничә сумга җырлап китәсең?» – дисәләр, мин озак кына уйланып торам. Үземә бәя бирә алмыйм. Бу минем кимчелегемдер, әмма мине шулай тәрбияләгәннәр. Башка җирдән керемем булса, үз концертларымны бушлай куяр идем. Шундый холыктагы кеше мин. Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләт сатылырга тиеш түгел.

«ТИК УТЫРА ТОРГАННАРДАН ТҮГЕЛМЕН»

– Сәхнә тормышы белән гаилә тормышын бәйләп бару җиңел түгел. Икесе дә – зур хезмәт. Кайчак гаиләмә вакыт аз кала, яшермим, әмма мин үземне әни Лилия итеп кенә күз алдына китерә алмыйм. Сәхнә тормышыннан кала, мин 17 ел ЗАГС системасында эшләгән Гөлнара Хафизова белән берлектә «Әниләр һәм бәбиләр» проектын булдырдык. Моннан тыш, «Минем гаиләм» дигән коммерцияле булмаган автоном оешма төзедек. Аның кысаларында иҗади гаиләләр турында документаль фильмнар төшерәбез. Монда үземне режиссер һәм продюсер буларак сыныйм. «Әниемнең җылы кочагы» дип аталган телевизион фильм да төшерәбез. Узган сезонда ул чыккан иде инде, быел дәвам итәбез. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «ТНВ», «ТНВ-Планета» каналларында чыга ул. Һәр герой янына үзем йөрим. Көчле командам бар. Инде 70тән артык шәхесне видеога төшереп өлгердек. Бу проектның төп максаты – Русиянең төрле төбәгендә яшәүче татар шәхесләренең балачакларын искә алу, аларның шәхес буларак формалашуында ата-ана тәрбиясенең ролен билгеләү. Киләчәк буынга мәгънәле мәгълүмат калдыру бу. Дөрес, безнең төп караучыларыбыз – өлкән яшьтәге кешеләр. Әмма бүгенге бала үсә төшкәч, бу фильмнарны карап, үзенә тиешлесен алачак. Фильмны монтажлаган вакытта кызым яныма килеп, компьютер экранына күз төшерә: «Бераз ялыктыргыч инде, әмма карарга була», – дип үз бәясен дә бирә. «Үзең әни булгач, бу видеоязмаларның никадәр әһәмияткә ия булганын аңларсың», – дим. Геройларыбыз арасында гади авыл кешесе, хәйрияче, депутат, министр, иҗат кешесе – барысы да бар.

Эшләр эшем күп. Тормышка ашырасы килгән хыялларым аннан да күбрәк. Күп кенә хатын-кызлар: «Төп бурычыбыз – бала тәрбияләү, гаилә учагын саклау», – дияр. Килешми мөмкин түгел. Әмма мин өйдә генә утыра торган кеше түгел. Алай булса, мин юкка чыгар идем, мөгаен. Менә бер көн авырып алдым, анда да өйдә һава бетә башлаган кебек булды. Бер урында гына утыра алмыйм, аралашырга, йөрергә, танышырга, эшләргә яратам. Вакытым булганда өйдә булырга, көнемне балалар белән үткәрергә, ашарга пешерергә тырышам. Үземне яхшы хатын һәм үрнәк әни дип саныйм. Дөрес, бу өлкәдә тагын да күбрәк эшли алам. Минем ирем Илсур да халыкка кирәк кеше. Аның авыл хуҗалыгы белән бәйле үз эше бар. Мин дә – халык кешесе. Икең дә халыкныкы булгач, авырга туры килә. Әмма балаларым моны аңлый. Алар кечкенәдән минем белән сәхнәдә үсте. Сәхнә артында имезә торган идем. Аллаһка шөкер, кечкенәләренең апа-абыйлары бар, бер-берсе турында кайгырталар. Яшьрәк чакта авырга туры килә иде. Сүз уңаеннан, тормышымның нинди генә өлешенә тукталма, һәркайсында туганнарымның ярдәме зур. Апаларым миңа кечкенәдән үк: «Син артист булырга тиешсең», – дип, төрле концерт-фестивальләргә алып йөрделәр. Хәзер дә ярдәм итәләр, концертларыма иң беренчеләрдән булып киләләр. Иремнән дә уңдым. Бөтен адымымны хупламаса да, каршы килми. Балаларыма да шундый сыйфатларны сеңдерергә телим.

«ДӨНЬЯ БЕТКӘНДӘ ДӘ АЛГА БАРАЧАК»

– Тәнкыйть дигәннәре артистларны урап узмый. Социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләүчеләр аеруча күп. Әмма мин кемнеңдер язган, әйткән сүзе турында уйлап, үземне ашап йөри торган кеше түгел. Кеше синең бер фотоңа мөкиббән китеп: «Нинди матур», – дип язса, икенчесендә сиңа пычрак чәчәргә мөмкин. Мин позитив кеше, яхшысын гына уйлыйм. Коллегаларым арасында миңа болай дип әйтүчеләр дә бар: «Дөнья бетә дисәләр дә, Лилия: «Әйдәгез, безнең берничә минут вакытыбыз бар әле», – дип алга чабачак». Төшенкелеккә бирелеп утырмыйм, кемгәдер кайгы яки авырлык килгәнен күрәм икән, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Дөрес, һәрвакыт көлеп кенә йөрмим. Минем дә авыр чакларым булды һәм булачак. Кайчак дөньядан бикләнеп, качарга теләгән вакытларым була, әмма үземне кулга алып, алга атларга көч табам. Бу минем үлчәү йолдызлыгы астында тууыма да бәйледер. Аннан соң, мин 1979нчы елның 29нчы сентябрендә туганмын: 29.09.1979. Бу тугыз саны да миңа көч бирә дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии