«Сишәмбе – иң уңышлы көн»

Эш уңышы атна көннәренә бәйле. Галимнәр әнә шулай ди. Мисал өчен, дүшәмбе кеше организмы өчен зур сынау. Атнаның беренче көнендә кешенең йөрәк-кан тамырлары авыруыннан кинәт үлү ихтималы 19 процентка арта икән. Ә сишәмбе кешенең эшләү теләге арта, җомгада ул тагын сүрелә. Якшәмбе төшенкелеккә бирелүчеләр арта, ди. Ә сез атнаның кайсы көнен үз итәсез? Шул турыда сораштык. 

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлүсә ИБРАҺИМОВА:

– Атна ахырында соң ятып, соң торабыз. Ял көннәрендә иренеп, кояш нурларында иркәләнеп, йә яңгыр яуганын карап утырырга вакыт бар. Ә дүшәмбе шуларның барысына «кырт» итеп киртә куя. Атна сишәмбедән башланса, сишәмбене яратмас идек, әмма дүшәмбе бар. Миңа калса, дүшәмбене яратмау балачактан, мәктәптә укыган чордан ук килә. Бала-чага иртән торып мәктәпкә барырга ярата димени? Мин дә яратмый идем. Менә шул «дүшәмбе – авыр көн» дигәне бүгенгәчә озата да инде. 

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия ШАКИРОВА:

– Дүшәмбене кечкенәдән яратмыйм. Тәмле йокыңны калдырып, укырга барырга кирәк. Студент чакта янә шул. Атна ахырында тизрәк авылга кайту ягын карыйсың: анда сине яллар, әниеңнең тәмле ризыклары көтә. Ә дүшәмбе җитү белән таң атканда Уфага китәргә, дәрескә җитешергә кирәк. Әлбәттә, йокы туймаган була. Йокы туймагач, ачулы буласың – шуңа күрә укучылар дүшәмбене яратмый торгандыр. Балалар бездә кунакта чакта, бергә рәхәтләнеп уйныйбыз, ә китәр вакыт җиткәч елашабыз. Якшәмбе көнне бездән китү алар өчен бик авыр. «Мәктәпкә бармыйм әле», – диешәләр. Йокылары туймый, ял җитми. Җәвит тә, мин дә түземсезлек белән оныкларның каникулларын көтәбез. Бер атна булса да рәхәтләнеп йокларлар иде, дибез. Дүшәмбе – яңа атна башы. Күптән башларга теләгән эшне дә нәкъ менә дүшәмбедән башлыйлар. Әмма нәкъ менә атна башында эш башлап җибәрү авыр, – ди Зөлфия Шакирова. – Җомга – иң рәхәт көн. Атна ахыры да, изге көн дә. Аллаһка шөкер, бу атна да бетә дип шатлана торган көн ул. 

Татарстанның атказанган артисты Резедә СӘЛӘХОВА: 

– Дүшәмбе театр дөньясында рәсми ял көне, әмма без ул көнне ял итмибез, башка эшләр белән мәшгульбез. Мин, әйтик, «ШАЯН ТВ»да тапшырулар яздырам, «Апуш» балалар театр студиясендә дәресләр бирәм, – ди ул. – Хәзер үземнең графиктан гына чыгып фикер йөртмим, улымныкы да мөһим. Атнаның авыр көне – пәнҗешәмбе. Дөресрәге, чәршәмбе киче, чөнки пәнҗешәмбе мәктәптә улыма төп фәннәр керә. Аларның барысыннан да өй эшләрен әзерләргә кирәк. 

Экскаваторда эшләүче Ильяс ХӘЛИЛОВ:

– Шәхси эшмәкәрдә эшлим. Безнең өчен ял көне дә, эш көне дә юк – «заявкалар» булганда, көн саен эшлибез. Һәр көн дүшәмбегә тиң инде: кара төндә кайтып, иртә таңнан эшкә чыгып китәбез. Йокыдан торып киенеп суык урамга чыгуы кыен. Эш башлавы авыр түгел, эшкә тотынуы бераз кыенрак. Без Русиядә бәйрәм дип билгеләнгән көннәрдә дә ял итмәгәч, миңа бәйрәм ни, шимбә ни – аерма юк. Эшләргә җаең, теләгең бар икән, сәламәтлегең мөмкинлек бирә икән, атна көннәренең һәрберсе уңышлы булачак. 

Популяр алып баручы, җырчы Алмаз МИРЗАЯНОВ:

– Күңелеңдә – тынычлык, эшләргә – эшең, яшәргә көчең булса, атнаның һәр көне рәхәт. Тынычлыгың, сәламәтлегең булмаса – һәркөн авырдыр, – ди ул. – Без үзебез җомганы яратабыз. Изге җомга көнен. Мактану түгел, чын дөресе шул. Татар халкы өчен җомга мөһим көн булырга тиеш тә. Ә ял итүгә килгәндә, күбрәк атна ахырында эшлибез. Шуңа күрә эш көннәрен дә, ял көннәрен дә көтеп алам – атнаны нәтиҗәле һәм уңайсыз көннәргә бүлгәнем юк. Гомумән, эш булса, эшкә куанып яшәүче мин. 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии