- 16.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Яшел Үзән шәһәренең мәдәният һәм сәнгатьне үстерү үзәгендә ирле-хатынлы рәссамнар Нина һәм Эдгар Филлиповларның шәхси күргәзмәләре ачылды. 1992нче елда «Мәгърифәт» газетасына рәссам булып эшкә килдем. Анда миңа кадәр Эдгар Филлипов дигән рәссам эшләп киткән. Газетага шундый матур иттереп сәхифәләр, рәсемнәр ясалган, аның үз йөзе бар иде инде. «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгәндә Александр Сергеевич Филлипов дигән журналист белән таныштым. Без аны яратып «Дядя Саша» дип йөрттек. Александр Сергеевич Эдгарның әтисе булып чыкты. Шаян, бик эшчән кеше, кайчан гына карасаң да язып утырыр иде. Эдгарның әнисе Клара апаны да беләм. Гел редакциягә килеп йөрде, шулай ук язарга бик ярата, аның гыйбрәтле мәкаләләрен яратып укый идем.
Клара апа тумышы белән Актаныш районы Чуракай авылыннан. Алар ике кыз, дүрт малай үсә. Клара апаның дүрт абыйсы да Бөек Ватан сугышында һәлак була. Үзе исә үткән гасырның җитмешенче еллары башында Арча районының мәдәният бүлеге җитәкчесе булып та эшләп ала. Эдгар апасы белән әниләренең язмаларын җыеп, ике томнан торган «Йөрәгем таҗы»дигән китабын чыгарганнар. Шундый балаларың булуга ничек шатланмыйсың инде?!
Александр Сергеевич керәшен татары, Зәй районы Зыче Баш авылында туган. Аның да китаплары бар. Ул Апас районы газетасында редактор да булып эшләгән.
Эдгар Филлиппов Русиянең һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан мәдәнияте белән эшлекле аралашуда Русия-Балкан үзәге җитәкчесе. Скульптор, график. Шулай ук карап туймаслык пейзажлар яза, портретлар да ясый. Мәктәптә укыганда ук рәсемнәрен «Яшь ленинчы», «Ялкын» һәм башка газета-журналларда бастырган. Конкурсларда җиңеп чыгып, «Артек» Бөтенсоюз пионер лагерына путевка белән бүләкләнгән. Эдгар иҗат иткән скульптураларны Татарстанда, Казанда һәм башка республикаларда да күрергә мөмкин. Аның скульптураларын карагач, бу осталыкка кайда өйрәнде икән, дип аптырап та куясың. Әнә чыгышлары буенча татар булган Суворов белән Кутузов бюстларын ничек оста итеп иҗат иткән. Кар өстендә басып торган казларны күргәч, матур вакытлар, каз өмәләре искә төшә. Авылга кайтып килгән кебек буласың, яшь вакытларны сагынып куясың. Әнә Сөембикә манарага менеп баскан, әллә сикерергә әзерләнә инде? Юк, ул бу юлы кире уйлаячак. Әнисе Клара апаның портретын бигрәк яратып иҗат иткән. Әнисенә хөрмәте әллә кайдан күренеп тора.
Эдгарның хатыны Нина Крылова Татарстанның рәссамнар берлеге һәм шулай ук Русиянең рәссам-педагоглар берлеге әгъзасы. Рәсем укытучысы, шигырьләр, хикәяләр яза, картиналар, портретлар иҗат итә. Нина әле үткән ел гына Лениногорскидан Яшел Үзәнгә күчеп килгән. Аның да әти-әниләре танылган рәссамнар икән. Эдгар белән Нина әле быел гына гаилә корып җибәргәннәр. Шуңа күрә күргәзмә дә «Бердәмлек» дип атала. Нина Сергеевна Крылова үзе дә рәссамнар, музыкантлар, шагыйрьләр арасында тәгәрәп үскән, киң-кырлы иҗат әһеле, беренче китабын чыгарырга җыена. Эдгар һәм Нина белән танышуыма мин бик шатландым, чөнки алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Киләчәктә дә Эдгар белән Нинага иҗат уңышлары, исәнлек-саулык теләп калам!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстанның рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгъзасы
Комментарии