Сәхнәдә – Казан ханлыгының алыну тарихы, Яки «Соңгы риваять» хәтерне яңарта

Сәхнәдә – Казан ханлыгының алыну тарихы, Яки «Соңгы риваять» хәтерне яңарта

«Эх, тәхетегездә кем утырганын белмисез шул! Киң далаларны иңләп, ярсу атларда чабып, кылычын нык тотып үскән куркусыз кыз ул. Китапханәсендә меңәрчә китап туплап, укып, шулардагы гыйлемне зиһененә сеңдергән акыл иясе. Баһадир Сафагәрәй белән ундүрт ел янәшә тәхеттә утырып, дәүләтен зур дәрәҗәләргә ирештергән ханбикә. Ире һәлак ителгәч, аның кабере өстенә гасырларга калырлык манара торгызган тәхет иясе. Тол калгач, дәүләтенең дәрәҗәсен саклап, ныгытып килгән хөкемдар. Улын тәхеткә менгергәнче, бер ир затына борылып карамаска ант эчкән һәм шул антына тугры булачак саф күңелле, олы җанлы ана!»

Популяр әсәрләр авторы язучы Мәдинә Маликова үзенең «Соңгы риваять» пьесасында Казан ханлыгының соңгы җитәкчесе, ханбикәбез Сөембикә хакында шулай язган. Әлеге соклану сүзләрен Явыз Иванның ышанычлы вәкиле кенәз Петр Серебряный авызыннан әйттерә ул. Узган ел бу әсәрнең Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Рәшит Заһидуллин (Тинчурин театрының баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе) тарафыннан сәхнәләштерелүен мин милли мәдәниятебездәге тарихи вакыйга һәм дәүләт дәрәҗәсендәге сәяси тәвәккәллек буларак кабул иттем. Тинчурин театры бу адымы белән кайчандыр Гаяз Исхакыйның «Зөләйха», бүгенге көндә Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» кебек тарихи пьесаларын сәхнәләштергән Камал театрының да борынына чиртте дияргә мөмкин.

Әсәрнең сюжет сызыгы Казан ханлыгы халкының урыс гаскәрләрен тар-мар итү куанычы белән башланып китә. Мәдинә Маликова болгавыр чорны үзе аңлаганча башкаларга да аңлатып бирергә, эчке (Нурали Ширин морза – Харис Хөснетдинов) һәм тышкы (Шаһгали хан – Алмаз Фәтхуллин, кенәз Петр Серебряный – Зөлфәт Закиров) дошманнарның мәкерләрен, ханбикәгә тугрыларның (Кошчак угълан – Артем Пискунов һәм Кол Шәриф сәет – ТРның халык артисты Сәлим Мифтахов) батырлыкларын тамашачыга җиткерергә тырыша. Дөрес, пьесада вакыйгалар тарихи дөреслеккә берникадәр туры килеп тә бетми торгандыр, әмма әсәр, минемчә, халык күңелендә сакланган Сөембикә образын сәхнәгә менгезеп зурлау, шул ук вакытта хөсетлек, икейөзлелек, аумакайлык кебек авыру сыйфатларга ия булган сатлыкҗан хакимнәрнең ил фаҗигасенә китерүен гыйбрәт итеп күрсәтүдә зур әһәмияткә ия. Һәрхәлдә, әлеге спектакльне карагач, ул чорның каһарманнары белән тагын да ныграк кызыксына башлыйсың, бүгенге кайбер түрәләребез арасында аларның прототипларын барлыйсың.

Сөембикәнең ярдәмче хатыны Мәрхәбәнең (Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова уйный) һәм Сафагәрәй ханны дошманнардан яклап шәһит киткән Карачи Әхмәт батырның улы Айбүләк ролен Казан театр училищесының III курс студенты Илназ Гыймалетдинов башкара. Биредә ул башта ханбикәгә теш кайраучы Нурали Ширин морзаның идән асты мәктәпләрен үтеп, җәбер-золымга дучар ителгән, карачкыга хәнҗәр кадап, ханбикәне үтерү өчен әзерләнгән яшүсмер (өйрәтүче шәфкатьсез зат ролен Илфак Хафизов башкара) була, соңрак Сөембикәнең рәхим-шәфкате бәрабәренә исән калып, аның китапханәсендә, имам Кол Шәриф сәеттән сабак алып, Казан ханлыгын якларга күтәрелгән шәһит-шәкерткә әверелә.

Йомшак холыклы ана да, шул ук вакытта көчле рухлы, горур хатын-кыз, дәүләт җитәкчесе дә булган төп каһарманыбыз Сөембикә-ханбикә образын сәхнәдә Гүзәл Гайнуллина гәүдәләндерә. Үзе дә бала табып, кабат сәхнәгә кайткан, аксөякләргә хас умыртка баганасына, горур йөз-кыяфәткә, үзенә буйсындыручан күз карашына ия булган Гүзәлнең бу рольне ни рәвешле башкаруын 23нче октябрь көнне 18 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк тамашаны карарга Тинчурин театрына килсәгез, сез дә күрә алырсыз. «Соңгы риваять» – Казан ханлыгының җимерелү фаҗигасенә китергән болгавыр чор, хан тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар турында сәхнә түреннән бәян ителүче тәүге милли әсәребез ул. Әлеге спектакльне тамаша кылу – тарихи хәтеребезне яңартуның бер ысулы.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ.

Комментарии