Күңел җылысы терелтә

Ялгызлыктан туеп, күңел юксынганда, ишектә кыңгырау шалтырый. Карчык, авыр сулап, таягына таянып барып ишеген ача. Ачык ишек каршында көләч йөзне күргәч, ул да елмая, авырулары онытылып китә. Китек күңеле шатлык белән тула, күптән көтеп алган туганын күргәндәй була. Юк-юк, пенсия алам диеп шатлануы түгел. Ишек төбендә торучының күзләрендә, бөтен гәүдәсендә миһербанлык, үзенә тартып торган илаһи көчне күреп шатлана ул. «Исәнмесез, әби, хәлләрегез ничек, яшәреп буламы?» – дип шаяртып алулары үзеңне яшәртеп җибәргәндәй була», – ди күрше әбиебез.

Язын гөрләп сирень, шомырт агачлары чәчәк атканда, кызу җәй айларын, яңгырлы көзен, үзәккә үтәрлек салкын кыш аенда да сумкасын асып, Казан шәһәренең Кутузов, Зур Армавир, Шатура, Смоленский, Караганда урамнарында, Борисоглевский, Крутушка бистәләрендә өйдән-өйгә йөрүче кем ул, дип сорасагыз, ул – «Служба доставки пенсии» дигән оешманың хезмәткәре Лилия Алтынбаева Рәдиф кызы булыр. Лилия бу оешмада 2008нче елдан бирле эшли. Аның тән сакчысы булып Копылов Юрий Тимофиевич озатып йөри. Лилиягә, синең тән сакчың бик әйбәт икән, дип әйткәч, ул мине түгел, сумкамдагы акчамны саклый, дип шаяртып ала. Ул бу оешмага эшкә кергәнче 20 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Аның олыларга яхшы мөнәсәбәте шул вакытлардан калгандыр. Олыларның да күбесе балалар шикелле ачык чырайга, яхшы сүзгә мохтаҗ бит. Без, олылар, аңа үзебезнең рәхмәтебезне җиткереп, эшендә уңышлар, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын, дигән теләктә калабыз.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии