Әни булу җиңелме Яки уңган куллы ханымнар

Әни булу җиңелме Яки уңган куллы ханымнар

Хатын-кыз өчен әни булудан да, яңа туган сабыен кочагына алып сөюдән дә зур бәхет бармы икән ул? Юктыр, билгеле. Күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтә торган мизгелләр нәкъ менә бала дөньяга аваз салган көннән башлана бит. Нарасыйның орчык иреннәре белән күкрәк сөтен имүе, тәүге тапкыр елмаюы, беренче адымнар, «ән-нә» дип ачылган теле – болар барысы да ана күңелендә мәңгелеккә сеңеп калачак хатирәләр. Инде хатын-кыз тәрбияче, шәфкать туташы, пешекче, чәчтараш, сакчы, укытучы, бәйрәм оештыручы, гомумән, бөтен эшне башкаручыга әйләнә. Аның ял көне дә, отпускысы да юк. Кайчагында хәтта көннәр төнгә ялгана. Шуның өстенә хәзерге әниләр декрет ялында балаларын кочаклап кына утырмый, алар һәрдаим хәрәкәттә. Бу замана таләбедер, күрәсең. Кемдер торт пешереп сата, кемдер бәйли, кемдер чигә, икенче берәү урын-җир, курчаклар тегә, картиналар ясый. Шул рәвешле яраткан шөгыльләре кемгәдер рухи канәгатьләнү, икенчеләргә иш янына куш дигәндәй, берникадәр табыш та китерә.

Шундый ару белмәс әниләрнең берсе – өч бала анасы, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева. Лилиянең кечкенә улы Ильяска тугыз ай. Баласы туып кырык көн дә үтмәс борын, җырчы сәхнәгә чыгып, тамашачасын сөендерергә дә өлгерде. «Рәхәтләнеп Сабан туйларын гөрләттек, Айгөл Бариева белән бергә «Кызлар көлә» программасын шактый җирләрдә күрсәттек», – дип искә төшерә ул вакытларны Лилия. «Бала кечерәк чагында күбрәк йоклый иде, шуңа да җайсыз булмады, Казандагы апам да гел ярдәм итә, күп вакыт аны үзебез белән алып барам да, ул баланы карап тора. Күптән түгел Ульян өлкәсендә дүрт көн чыгыш ясап кайттык. Инде балага ун ай була, үсте, әнисенең игътибарын күбрәк таләп итә, шуңа хәзер иҗат өлкәсендә бик зур планнар кормыйм, күбрәк кайгыртучан әни булырга омтылам», – ди җырчы. Лилиянең һәр сәгатенә эш билгеләнгән, аның бер генә буш минуты да юк. «Олы балаларны мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә күбрәк әтиләре илтә, алып кайта, бигрәк тә Данил белән хоккейга гел ул йөри», – дисә дә Лилиягә дә кайчагында кызын гимнастикага илтергә туры килә. Әни кеше якыннары кайтуга һәр көн тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга тырыша. Ике көннең берендә камыр ашлары пешерә, күбрәк итле ризыклар әзерли. Чөнки олы улы Данилның хәзер ир-егет булып формалаша башлаган чагы, «ашый торган, үсә торган чоры» дип саный Лилия. Кайчагында плитәдә бишесенә биш төрле ризык әзерләнә икән. Кызы Ильвина әнисенең даими ярдәмчесе, ул инде үзе пицца пешерә белә, өчпочмаклар ясый.

Җырчы үзен дә карый: спорт залына йөри, диета тота. Элек картиналар ясау белән мавыккан. Кешедән күргән дә үзе дә тырышып карарга булган. Танышлары, дусларына бик ошагач, канатланып, яңадан-яңаларын ясап кына торган. Соңгы арада бу яраткан эшен дә туктатып торырга туры килә, чөнки инде әйтелгәнчә, күбрәк вакытын балаларына сарыф итә. Кайчандыр җырчы йорт эчендәге мозаикаларны да үзе җыйган. Хәзер исә алар ире Илсур белән яңа мунча төзү белән мәшгуль, анда да Лилия үзенең мозаикаларына, төрле матур идеяләренә урын табылыр дип саный. «Үз кулың белән эшләгән әйбер кадерлерәк, күңеллерәк була, ниндидер канәгатьләнү хисе аласың», – ди җырчы ул хакта. Төзеләчәк мунчага өйдән җир асты юлы булачак икән, шуңа күрә дә төзелеш эшләре бару сәбәпле Лилиянең тагын бер яраткан шөгыле – бакча эшләре быелга тукталып торыр сыман. Тик шулай да үзенең матур чәчкәләрен утыртмый калмас, билгеле. Җырчы булудан бигрәк, Лилия Муллагалиева үзен яраткан, кайгыртучан әни; назлы, игътибарлы тормыш юлдашы; тәмле-тәмле ризыклар әзерләп кунак каршылаучы яхшы хуҗабикә ролендә күрә.

Тагын бер «тик тормас» әниләрнең берсе күршебездә яшәүче Алинә Сөләйманова. Аның ташып торган энергиясенә таң калам мин. Ул ике кыз бала анасы, олысына ике, кечкенәсенә сигез ай. Алинә бер минут тик тормый. Биш вакыт намазын калдырмый, балалары үзе кебек тереләр, хасиятлеләр, һәрвакыт чиста-пөхтә киенгәннәр. Шуның өстенә күрше кызыбыз җитмеш һөнәр иясе дә: ул тортлар пешереп сата, урын-җир тегә, исемле тәсбихлар ясап бирә, төрле язулар төшерелгән футболкалар әзерли, түбәтәй чигә. «Ничек барысына да өлгерәсең?» – дип сорыйм Алинәдән.

– Аз йоклыйм мин. Төннәрен балалар йокларга яткач, яраткан шөгыльләремә тотынам. Кайчагында таң атканын да сизми калам. Әти-әниләребез дә, дәү әнием дә һәрвакыт терәк, Аллага шөкер алар да һәрвакыт булышып торалар, сәламәт һәм озын гомерле генә булсыннар.

– Тәмле ризыклар пешерергә әниеңнән өйрәнгәнсеңдер инде?

– Хәзер бит интернет барын өйрәтә, күбрәк шуннан өйрәнеп утырам. Әни дә пешерергә ярата, элек тортлар да пешерә иде. Әле дә хәтерлим, кремнарга куша торган буяулар булмаганда кызыл төсне чыгарырга әни кызыл чөгендер суы, ә яшеле өчен бераз «зеленка» тамыза торган иде. Хәзер исә җаның ни тели, шул бар: табалар, формалар, буяулар, пычаклар, крем белән бизәү өчен җайланмалар һ.б. Кәсебенә керешкәч, әлеге әйберләрне дә булдырасы килә башлый. Алар бит эшне бермә-бер җиңеләйтә.

Алинә бу җайланмаларның күбесен интернет кибетләрдән ала икән. Анда арзанрак ди. Өйдә пешкән тортлар кибетнекеннән кыйбатрак булса да (1 килограммлысы якынча 900 сум) заказлар җитәрлек, ди күрше кызы. Шулай булмый ни, үзем ашап караган бар, аларның тәмен чагыштырырлыкмы соң? Анда бит химиянең әсәре дә юк, шуның өстенә пешерүченең күңел җылысы да сеңгән. Тагын Алинә төрле пирожныйлар, язулы шоколад конфетлар да ясый. Аларны да теләп алалар. Бигрәк тә бәйрәм араларында Алинәнең көне төн белән ялгана, заказлар күп була.

– Алинә, исемле тәсбихлар, балаларга беләзек, брошкалар да ясыйсың, анысы ничек күңелеңә кереп утырды?

– Аларны да интернетта күрдем, беренче тәсбихны ирем өчен тездем. Беләзекне – кызым Мәрьямгә. Минем иҗат җимешләремне күреп танышлар, дуслар, туганнар да сорый башлады. Инде интернет аша да заказлар килә. Тәсбихны тездең дә бетте түгел, һәрбер таш нидер аңлата, аларны сайлаганда игътибарлы булу кирәк. Кемгәдер ул таш туры да килмәскә мөмкин.

Һәр эшнең үз җае бар шул, барысына төшенеп, нечкәлекләрен аңлап эшләргә кирәк, шуңа да Алинә әледән әле өйрәнә, барысын җиренә җиткезергә тырыша.

Өченче алтын куллы әниебез – Эльмира Хафизова. Ул уңган хуҗабикә, яраткан әни булу белән бергә искиткеч матур кәрзиннәр, чәчкәләр, мунчалалар бәйли. Бигрәк тә мунчаланы – һәркемгә кирәкле нәрсәне сорап кына торалар, ди. Эльмира гади мунчалаларны бәйләргә әнисеннән өйрәнгән, аннары төрле җәнлекләр, хайваннар рәвешендә бәйләнгәннәрен интернеттан карап үзләштергән. Җепләрне кибеттән, базардан ала. Олы кеше өчен бәйләнгән бер мунчала – 150 сум, балалар өчен ясалганнары 150-200 сум тирәсе тора. Эльмира гади бер мунчала бәйләү өчен бер көн сарыф итә, ә катлаулылары ике көнгә дә сузыла. Соңгы вакытта бәйли башлаган матур кәрзиннәре, төрле чәчәкләре белән дә кызыксынучылар шактый ди әни кеше.

Менә шундый уңган, булган аналар булганда киләчәгебез өметледер безнең. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, киләчәктә бу аналарның балалары да тырыш, эш сөючән булырлар, минемчә. Әнисенең үҗәтлеген, ару белмәс тырышлыгын күреп үсү бик уңайлы күренеш бала өчен. Эшләп ашасаң тәмле була, ди халык, интернеттан аерып балаларыбызны да шул рәвешле, үзебезнең үрнәктә хезмәт итәргә, хезмәтнең тәмен татырга өйрәтсәк иде.

Айгөл ХӨСНУЛЛИНА

Комментарии