- 16.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Ул елларда чит илгә барып кайту айга менү белән бер иде. Күп очракта түрәләр генә мондый бәхеткә иреште. Бервакыт берәр түрә әллә бара алмаган, әллә бәясен кыйммәтсенгән, чит илгә путевка миңа да эләкте. Германия, Чехословакия, Венгрия илләренә 12 көнлек сәяхәт путевкасы иде ул. Тиз арада күп белешмәләр җыйдым, чит ил паспорты эшләттем дә, тиешле сумманы түләп, юлга чыктым. Иң башта Казаннан Мәскәүгә очтык. Таможняда җиз иләктән иләгәндәй тикшерделәр: сумка-чемоданнарның асты өскә килде, үзебезне капшап-кармаладылар, бизәнү әйберләрен язып алдылар. Бу чит илгә чыккач үзебезнең әйберләрне аларның берәр кыйммәтле нәрсәсенә алыштырмас өчен кирәк иде. Төркемебез 24 кешелек булды. Самолетка аэропортта вакытта ук танышып куйган бер хатын белән утырдым. Ханым затлы киемнәрдән, чибәр, яше минеке кебек кырыктан узган иде. Төркемдә аның бер таныш хатыны да бар, әмма яңа танышымның ни өчендер аның белән аралашасы килми иде.
Беренче тукталышыбыз − Германия. Мәскәүдән Берлинга килеп төштек. Таможняда тикшерелгәннән соң, безне шәһәр уртасындагы бер кунакханәгә урнаштырдылар. Бүлмәләр ике кешелек иде. Мин яңа танышым белән кердем. Кичкә кадәр буш вакыт бирелде. Танышым урамга чыгарга теләмәде, шуңа үзем генә чыгып киттем. Чыгып киттем дә телсез калдым… Хәйран тамаша инде анда! Безнекеләр тарафыннан җиңелгән илдә ничек шәп яшиләр! Андагы төгәллек, тәртип, чисталык… Менә безнең аңга «фашист» дип сеңдерелгән ил нинди икән! Каршыга бер бабай килә. Эчемнән генә: «Бәлки минем әтине син үтергәнсеңдер?» − дим. Алда тагын бер ир очрый. Анысына тагын: «Минем абыйны бәлки син үтергәнсеңдер?» − дип әйтәм. Бала-чага җитәкләгән әби-апаларга да өлеш чыгарам. Озак йөрелгән икән. Төркем җитәкчесе мине эзләргә үк чыккан. «Нимесчә белмәгән килеш, еракка китеп йөрмиләр», − дип орыша бу мине. Мин әйтәм: «Нишләп белмим инде: аухфидерзайн, гутен морген, гутен таг, Гитлер капут, хайл Халисә», − дим. Рәхәтләнеп көлештек.
Икенче көнне иртүк экскурсияләр башланды. Иң элек Берлин стенасы янында басып тордык. Ул елларда әле ике Германия иде: Көнчыгыш һәм Көнбатыш. Ике ил арасында шул 5-6 метр биеклектәге стена, арада сай гына Шпрей елгасы ага. Нимес халкы бу киртәләргә карап тормаган, барыбер ике илдә бер булып яшәгән. Кемнең әти-әнисе, кемнең туганы теге якта аерылып калган бит…
Экскурсияләр сәгать икедә тәмамлана, аннан кая телисең, шунда бара аласың. Без яңа танышым белән кибетләрдә йөрергә булдык. Үзебезгә кирәкне сатучыларга ишарәләр белән аңлатабыз. Алар рус халкын яратмый, шуңа күбрәк татарча аралашабыз. Кесәдә акча 100 сум гына. Монда килгәч һәрберебезнең акчасын нимеснекенә алыштырып биргәннәр иде. Алыштырган өчен процент та алып калдылар. Нәтиҗәдә 100 сум калды. Без барган өч илдә дә шул сумманы гына бирә алдылар. Киткәндә институтның 3 курсында укучы улым: «Әни, джинс чалбар алып кайт инде», − дигән иде. Улымның теләген үтәргә теләп, иң беренче джинс чалбар алдым. Калган акчага сагыз, ике улыма да футболка, үземә төймә дә тәтеде.
Алдагы тукталыш − Чехославакиянең Прага шәһәре. Монда килгәндә Берлиннан соң хәйран калулар, әсәрләнүләр бераз кимегән иде. Шундый ук яхшы отель, ресторан, автобус һәм һәрберебезгә 100 сум гына акча. Бу илдән тагын бер джинс чалбар алдым. Әле 14 яшьлек икенче улым да бар бит. Берсенә алгач, икенчесенә дә алырга кирәк инде…
Прагадагы икенче көнне бүлмәдәшем тәмәке алырга дип чыгып китте. Күп тә үтмәде, бер афроамериканецны ияртеп кайтты бу. Анысының кулында − шампан шарәбе. Сөйләшүләр, аңлашулар ишарә белән генә. Мине дә кыстап өстәл янына утырттылар. Негрга карамаска, якын утырмаска тырышам. Безнең өчен бигрәк чит халык бит инде алар. Бераз утырдым да, үземнең артык икәнемне аңлап, йөреп кайтырга булдым. Мин кайтуга болар инде коридорга чыкканнар, кунак үз бүлмәсенә китәргә җыена иде. Шул вакыт коридорның теге башында күршемнең өнәп бетерми торган теге танышы күренде. Ул үтеп киткәч күршем миңа: «Теге хатын сораштыра калса, негр минем янга килде дип әйт әле. Алайса ул мине бөтен Казанга данлаячак», − диде. Мин ризалаштым, ә теге хатын чыннан да сорады. Күземне дә йоммыйча: «Негр минем янга йөри», − дидем.
Өченче тукталышыбыз Венгрия иде. Бу ил теге икесеннән дә бай, күп товарлары Америкадан кайтартылган. Моннан да мин джинс чалбар алдым. Дөнья хәлен белеп булмый. Кирәге чыгар, янәсе…
Будапешт шәһәре буйлап йөргәндә күршемнең сапоги замогы ватылды. Ә яңа аяк киеме алырга да, монысын төзәттерергә дә акча юк. Арадан кемдер сапогины сумка бавы белән бәйләп куярга киңәш бирде. Танышым шулай эшләде дә. Әмма көне буе интекте инде, мескен! Сумка бавы балтырда тормый, шуа да төшә, шуа да төшә… Икенче көнне бүлмәдә кия торган йомшак башмакларын киеп чыкты бу. Өстендә тун, башында бүрек, ә аягында йомшак башмаклар. Җирле халык рәхәтләнде инде көлеп тагын. Нишлисең инде, түзәсең! Акчаңны түләп килгәч, күрәсе, йөрисе килә бит! Ахыр чиктә дуска әйләнеп беткән танышыма сапоги кунычларын кисеп ташларга киңәш иттем. Шул киселгән сапогилары белән әйләнеп кайтты ул барыбер…
Сәяхәттән кайтуымны улларым дүрт күз белән көтеп тора иделәр. Олысы өч джинс чалбар арасыннан теге «Вранглер» дигән иң яхшысын сайлап алды, кесәсенә сагыз тутырды да чыгып та китте. Ә менә кечкенәсенә чалбар зуррак булып чыкты. Анысы көнгә берничә тапкыр джинс чалбарларны киеп карый, көзге каршында бөтерелә. Ярамагач, яхшылап төреп, тагын алып куя. Күп тә үтми олы улым бер авылга практикага китте. Шунда теге затлы джинс чалбарын урлатып кайтты бу. Нишлисең инде, бала бит, алынган өченче чалбарны кидертеп җибәрдем. Шулай итеп, өч чалбар алуым яхшы гына булды.
Хәзер җәй − отпуск, каникул вакытлары. Бу язмам күпләргә гыйбрәт тә, кызык та булыр.
Халисә Шәйдуллина,
Сарман − Җәлил
Комментарии