АК КҮҢЕЛГӘ – АК ЧӘЧКӘЛӘР

Бер көнне табибка күренергә килгәч, чират зур булу сәбәпле, ике сәгатьләр тирәсе көтеп утырырга туры килде. Халык күп булганга, утырыр урыннар гына түгел, басып торырга да шактый кыенлашкач, башка участок янындагы урындыкка барып «кунакладым». Биредә, теләсәм-теләмәсәм дә, авыруларның сөйләшүенә шаһит булырга туры килде:

– Лилиябезнең теле бигрәкләр дә тәмле инде. Дару белән генә түгел, ә якты чырае, киң күңеле белән дә дәвалый. Аның белән аралашканнан соң, яшиселәр килеп китә, – дип башлады сүзен олы яшьләрдәге бер ханым.

– Табиб булса – шундый булсын! Үзе белемле, үзе сабыр, үзе итәгатьле һәм мәрхәмәтле… Мин авырып киткәч, өебездән чыкмады, көн саен килеп хәлемне белешеп торды, – дип сүзгә кушылды икенче бер ханым.

– Урысча начар белгәч, татарча аңлашуы үзе бер бәхет! Ана телендә сөйләп, аңлатып биргәч, дарулар кабул итү дә җиңеләя.

– Шәфкать туташын да нәкъ үзе шикеллесен биргәннәр участокка. Игътибарлы да, кешелекле дә Ольга Валерьевнабыз.

– Күңеле ак, чиста булганга, йөзеннән иман нуры балкый, ак чәчкәләргә тиңлим мин Лилияне, – дип җөпләп куйды ак яулыклы Сания апа.

Соңгы араларда медицина, дәвалау ысуллары, дорфа табиблар белән шактый очрашырга туры килде. Шуңа күрә, әлеге аралашуны исем китеп тыңлап утырдым. Кичекмәстән, Лилия исемле табибәнең үзен күреп сөйләшәсе килү теләге туды. Аның кабул итү сәгатьләре төгәлләнгәч, Лилия Фирдүсовна Вәлиуллинаның эш бүлмәсендә әңгәмә кордык:

Бик гади, күнегелгән сораудан башлыйк әле: табибә булырга кечкенәдән үк хыялландыгызмы?

– Башлангыч сыйныфларда укыганда төрле һөнәр иясе булу турында хыялландым. Әлбәттә инде, башкалар кебек, бала чакта укытучы булып та, табибә булып та уйнаулар аша уздым. Ә сигезенче сыйныфка күчкәч, төпле фикергә килдем: мин табибә булачакмын! Максатымны тормышка ашырыр өчен Чабаксардагы медицина университетына укырга кердем.

– Татарстанга, Казан шәһәренә ничек килеп чыктыгыз?

– Тумышым белән Чабаксар шәһәреннән мин. Ә әти-әнием – Чувашиянең Батыр районының Кызыл Чишмә авылыннан. Әнием заводта экономист булып эшләп пенсиягә чыкты. Әтием эретеп ябыштыручы булып эшләде. Пенсиядә булса да, ул әле яраткан хезмәтеннән аерылырга теләми. Сабантуена авылга кайткан идем, шунда булачак ирем белән таныштым. Инде менә 12 ел гаилә корып яшибез. Ике ул үстерәбез, берсенә – 10, икенчесенә исә 5 яшь.

Укуымны тәмамлагач, Казан шәһәренә күченеп килдек. Башта мин кан салу станциясенә эшкә урнаштым. Дөресен әйтим, ул хезмәт миңа ошап бетмәде: гел бертөрлелек, кешеләр белән аралашу бөтенләй юк диярлек. Авыруларга ярдәм итеп яшисе килү теләге көчле булганга, башка урын эзләргә тотындым. Озак та үтмәде, теләгемә ирештем: кварталдагы 5нче поликлиникага килеп урнаштым. 2004 елдан бирле биредә хезмәт итәм. Эшем бик ошый үземә, кешеләргә ярдәм итә алуыма сөенеп, шуннан тәм табып яшим.

– Гиппократ антын замана табибларының кайберләре онытып җибәрә. Сезнең өчен әлеге ант нәрсә ул?

– Гиппократ антын диплом алганда түгел, ә беренче курс башында ук кертергә кирәк, дип исәплим мин. Студент инде уку барышында күнегә торсын өчен. Алайса, ул ант хакында күбрәк авырулар искә төшереп тора. Сер түгел: кешене хезмәт туендыра. Мин үзем эшкә акча эшләр өчен йөрмим, ә авыруларга кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә, хәлләрен җиңеләйтергә ашкынып барам. Яныма ярдәм эзләп килгәннәргә кыен вакытларында булышырга тырышам. Бөтен күңелемне эшкә сарыф итәм. Минем өчен акча икенче планда. Чөнки ирем, Әнәсем, ышанычлы терәгем бар. Аның үз кәсебе, шул сәбәпле, акчага кытлык кичермибез. Шуңа күрә, үземне яраткан эшемә багышлап, иркенләп эшләргә мөмкинчелек бар.

Тормышымнан зарланмыйм, Ходайга шөкер, сәгадәтле гомер кичерәм. Язмышымда Әнәсемне очрату – бәхетемнең башы, дип исәплим. Әти-әниләребез бер авылдан безнең. Кечкенә чакта ук кавышуыбызны теләгәннәр. Хатын-кыз өчен кияүгә чыгу тормыштагы иң хәлиткеч мизгел дип уйлым мин. Чөнки киләчәгең, балалар язмышы шушы адымга бәйле бит. Элек әби-бабаларын нәсел-нәсәбәләрен тикшереп өйләнешкәннәр. Шуңа күрә, гаиләләр дә төпле, нигезле, ышанычлы, гомерле булган. Хатын-кызның бәхете – гаиләсе түгәрәк, матди яктан җитеш булу.

– Медицинада нинди үзгәрешләр кертер идегез?

– Безнең шифаханә эшчәнлегенә – 20 ел. Ул заманча җиһазландырылган, дәвалауның бик күп төре үзебездә башкарыла, тик окулистка гына кытлык кичерәбез. Дус, тату коллектив булып яшибез. Шифаханәбездә авыруларны кем ничек тели, шулай кабул итә. Кемдер талоннар ярдәмендә, ә мин – чират аша. Шулай кулайрак тоела. Безнең эштә иң зур ярдәмче – шәфкать туташлары бит! Миңа Ольга Валерьевна Боброва белән хезмәттәшлек бик ошый. Ул тәҗрибәле, үз эшенә чын күңелдән бирелгән белгеч. Шуңа күрә, бергәләп кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп эшлибез. Диагноз куйганда бик авыр очраклар була, мәсәлән, минингит, инсульт. Андый чакта «Ашыгыч ярдәм»гә таянабыз. Авыру көчле вакытта аны хастаханәгә озату да бик мөһим бит. Әлбәттә, медицинада үзгәрешләр булып тора һәм алар кирәк! Мин участок табибларын калдыру яклы. Аларга гаилә табибы булып эшләү мөмкинчелеге тудырылса, отышлы булыр иде, дип уйлыйм. Эш барышында бит авыруларны якыннан өйрәнеп, гаилә әгъзалары белән танышасың, туганлашып бетәсең.

Гомуми практика табибы булдыру хакында да сүзләр куера. Әгәр мондый ысул тормышка аша икән, тар белгечләр калдырылырга тиеш, дип исәплим. Исәптә торучылар өчен диспансер күзәтүен елына 3-4 тапкырга җиткерергә кирәк.

– Табибә Лилия ханым гаиләдә нинди ул?

– Ял көннәрендә авылга, әти-әни янына кайтырга ашыгабыз. Отпускларыбызны да, аларга ярдәм итеп, авылда уздырабыз. Буш вакытларда пәрәмәч, өчпочмак, пицца пешереп якыннарымны сыйларга яратам. Тегәм, бәйлим, гомумән, бар нәрсә белән кызыксынып яшәргә тырышам. Ирем хоккей, футбол ярата. Ярышларны калдырмый.

– Гаиләдә дус, тату яшәү серләре белән дә бүлешегез әле.

– Хатын-кыз тормышта, чыннан да, муен булырга тиеш, дип исәплим мин. Акыллы, сабыр, тыйнак, тәрбияле хатын-кыз сүзен ирләр беркайчан да аяк астына салып таптамый. Юк-барга үпкәләмәскә, сабыр булу сәләтенә ия булырга тиеш. Әти-әниләре катнашып, дөнья бутап ятучылар да шактый. Безнекеләр беркайчан да тормышыбызга кысылмыйча, үз язмышлары, яшәешләре үрнәгендә тәрбияли. Хатын-кызның һәрберсе кияүгә чыкканда ирләрнең асылларын сайласа, тормышлары тыныч, бәхетле булыр!

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии