- 16.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Аулак өй
Күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче, диктор һәм язучы Фоат Галимуллинга да 75 яшь тулган икән бит. Моңа ышанасы да килми. Ләкин бу – чынбарлык. Әйе, гомерләр үтә икән ул. Бүген дә яшьләрчә хәрәкәтчән, төз гәүдәле, иҗат энергиясе ташып торучы дустыбызны бер дә картайтасы килми шул безнең.
Аның белән Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә 1968нче елны укырга кермәсәк, бер-беребезне белер идекме-юкмы, анысын кистереп әйтеп булмый. Институт, рәхмәт төшкере, безнең сукмакларны бер үк юлга чыгарды. Ул инде Тамбов-Липецк, мин Оренбург якларында хезмәт итеп кайткан идек. Мин туган авылым мәктәбендә – укытучы, ә Фоат Галимуллин, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, Татарстан дәүләт радиосында диктор булып эшли идек. Икебезгә дә югары белемле булырга кирәк! Шуңа күрә без фәннәрне ныклап үзләштерергә керештек, диплом өчен түгел, белемле булу максаты белән! Ә укытучыларыбыз нинди иде безнең! Борынгы татар әдәбиятыннан Шакир Абилов, әдәбият теориясеннән Абдулла Сайганов, фәлсәфәдән Рөстәм Мөрсәлимов, педагогикадан Якуп Хангильдин, егерменче гасыр әдәбиятыннан Мәдинә Җәләлиева, дөнья әдәбиятыннан Татьяна Геллер, морфологиядән Зөһрә Вәлиуллина, фонетикадан Марат Сәгыйтов… Һәрберсе үз фәнен җелегенә төшеп белүче, бөтен яшәү рәвешләре белән укытучы-галим булган затлар. Аларның имтиханнарына тиешенчә әзерләнмичә килүне күз алдына да китерә алмый идек.
25 кешедән торган группаны алты ел буе укыткан тагын бер укытучыбыз бар иде… Ул – Фоат Галимуллин. Тирән белемле, һәр фәнгә «теше үтүче», гаять дәрәҗәдә хәтерле, сәнгатьле сөйләү остасы Фоатыбызны Аллаһы Тәгалә үзе биргәндер безгә. Әз генә буш вакытыбыз булдымы, группабыз белән аның янына җыелабыз, бер-бер артлы сорауларыбызны яудырабыз. Сорауларыбызның күбесе без авыл җирендә табып алып укый алмаган рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләре белән бәйле. Фоат аларны күптән алып укыган һәм конспектлаштырган. Ул аларны иренмичә безгә «чәйнәп» аңлата һәм яздыра иде. Сәяси-иҗтимагый һ.б. фәннәрдән дә ярдәме зур булды аның.
Ул бервакытта да үзен башкалардан өстен тотмады, һәрчак гади һәм барыбызга да игътибарлы булды. Гомумән, без аннан күп нәрсәгә өйрәндек.
Форсаттан файдаланып, 1974нче елда институтны бергә тәмамлаган курсташларымның исемнәрен атап үтәсем килә. Менә алар: Әнвәр Абдуллин, Габдерәхим Бакиров, Фирая Баязитова, Әнисә Бәхтиярова, Гөлнур Вафина, Фоат Галимуллин, Роза Гаврилова, Рәим Гобәев, Рәмзия Гыйльманова, Зәйтүнә Ибраһимова, Фирая Ибраһимова, Флера Ибраһимова, Гөлчирә Имамова, Әлфия Мәгъсүмова, Рәйсә Муллагалиева, Розалия Сабилова, Мәсхүдә Фазуллина, Рәзинә Хуҗина, Наилә Юлушева.
Без, Фоат Галимуллинның курсташлары, аның яулаган үрләренә, югары исемнәр алуына һәрвакыт сөенеп торабыз һәм горурлык тойгысы кичерәбез.
Хөрмәтле Фоат Галимуллович! 75 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз, Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхетле гаилә тормышы һәм фәнни-иҗади уңышлар теләп калабыз.
Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Ат җигеп үскән малайны
Язмыш күпме сынаган.
Ятимлектә үссә дә ул
Югалмаган, сынмаган.
Мәдәниятнең һәм фәннең
Ул – тынгысыз солдаты.
Кызганмыйча биргән Аллаһ
Фоат дуска талантны.
Дәрәҗәле постларның да
Үтте күп баскычларын.
Гомере буена өләшә
Ул белем ачкычларын.
Өздереп җырлап җибәрә,
Кулларында – баяны.
Сәнгатьле уку остасы –
Татарның Левитаны.
«Күкнең җиденче каты»на*
Күтәрелгән диктор ул.
Фәнгә зур яңалык керткән
Дәрәҗәле доктор ул.
«Офыкларны алдан күреп»
Омтыла ул гел алга.
«Эзләнү вакыты» сүнмәсен! –
Иң изге теләк аңа.
Рәим ГОБӘЕВ,
ветеран укытучы
*1969нчы елда Останкино телебашнясында урнашкан шул исемдәге ресторангаЮрий Левитаннанчакыру билеты ала.

Комментарии