- 16.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Аулак өй
Гөлфәния ханым Җәләлова дигәч тә, күз алдына мәйданнарда, халык җыеннарында татар дәүләтен, мәгарифен, телен яклап чыгыш ясаучы ялкынлы милләтпәрвәр күз алдына килеп баса. Сез-чын татар зыялысы, милләтебезнең асыл заты. Сез, сугыш еллары баласы, институт тәмамлап, күп еллар мәктәптә, медицина институтында физика фәнен укыттыгыз, Казан шәһәре мәгариф комитетында эшләдегез, үзегезне күренекле мәгърифәтче, галимә итеп күрсәттегез. Сез җаныгыз-тәнегез белән милләтебез өчен янып-көеп йөрүче. 2001нче елда бик зур эш башкардыгыз – күп еллар көрәшеп, күп каршылыкларны җиңеп, Казанда 20нче татар гимназиясен ачтыруга ирештегез. Бу бөек казанышыгыз өчен Сез, һичшиксез, «Татар каһарманы» исеменә лаеклы.
90нчы еллардан башлап татар һәм рус матбугатында Сезнең мәкаләләр басыла. Сезнең язмаларыгыз милләтебезнең телен, мәгарифен, гореф-гадәтләрен, бәйсезлеген саклауга, татар тарихын бозып күрсәтүне фаш итүгә, милләтебезнең бүгенге көндә бөек эшләрен ачып салуга, горурлык хисен тәрбияләүгә багышланган. Сезнең бу фидакарь хезмәтегез 2011нче елда чыккан «Горур булсак яшәрбез» китабында чагылган. Сез – яңа татар дәүләтенә нигез салучыларның берсе. 1990нчы елда Кабул ителгән Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация, 1992нче елда үткәрелгән дәүләт мөстәкыйльлеге турында референдум һәм Татарстан Конституциясе – бу тарихи казанышларга Сез зур өлеш керттегез.
Сез татар халкына, татар дәүләтенә армый-талмый хезмәт күрсәтәсез. Дәүләтебез, милләтебез өчен көрәш юлында үзегезне ялкынлы милләтпәрвәр итеп таныттыгыз. Кар-яңгыр яуса да, чатнаган суык булса да, кояш яндырса да, Сез көрәшчеләрнең беренче сафларында бардыгыз. Дошманнар Сезне сындырырга тырышты, әмма ләкин Сез көрәшне туктатмадыгыз, горур һәм батыр булдыгыз. Сез үзегезне татар җанлы, фидакарь, намуслы, тыйнак, кешеләргә игътибарлы, олы шәхес итеп күрсәттегез. Сезнең кебек каһарманнар булганда халкыбызның киләчәккә ышанычы сүнмәс.
Хөрмәтле Гөлфәния ханым! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Корыч сәламәтлек, көр күңел, ак бәхетләр һәм озын гомер телибез! Яшәсен һәм чәчәк атсын бөек һәм бердәм Татар милләте һәм аның Сезнең кебек батыр хатын-кызлары!
Зур хөрмәт белән Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Президиумы.
Казан 2016 ел 1 май

Комментарии