Туры сүзе сагындыра

Туры сүзе сагындыра

Фәнзаман абый белән мин үткән гасырның 90нчы елларында «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә эшләгәндә танышып һәм дуслашып киттем. Ул редакциядән ерак түгел, Казанның «Химиклар сарае» тукталышында яши иде. Ул мине ничектер үзенә кунакка чакырды. Бер бүлмәле фатирда берүзе яши икән. Чәй куйды, өстәл әзерләде. Табында нинди генә тәмле әйбер юк иде. Мин аптырап киттем, ул кыйбатлы шоколад конфетлар дисеңме, төрле җимешләр, хуш исле, тәмле чәй дә бар. Ә телендә – хатын-кыз, бигрәк ярата иде шул ул гүзәл затларны! Менә бервакыт елмаеп, музыкант, оста баянчы, композитор Рамил абый Курамшин килеп керә. Алар Фәнзаман абый белән күптәнге дуслар. Китә милләт, халкыбыз язмышы турында сөйләшү. Монда инде аларны беркем дә уздыра алмый, ә менә тыңлап тору зур бәхет. Мин аларның һәрбер әйткән сүзләрен аңларга, истә калдырырга тырышам. Татарның ике бөек улы мине уйлары белән әллә кайларга алып кереп китәләр.

Фәнзаман абый үзе көчле шәхес буларак, мескенгә салынган, сүзендә тормаган, алдакчы кешеләрне яратмады. «Кирәксез, вак-төяк әйберләрдән мин атна саен тирә-ягымны чистартып торам», – дип әйтә иде ул. Фәнзаман абыйдан түрәләр дә шүрлиләр иде. Ул аларга курыкмыйча, туп-туры әйтәсе килгәнен әйтеп бирә иде.

Фәнзаман абый вафат булгач, безгә бик авыр булды. Хәзер дә безгә аның фикерләре, аның киңәшләре җитми. Без сатирик-язучы, рәссам, халкыбызның бөек, милләтпәрвәр улы Фәнзаман Батталны бик сагынып искә алабыз, бу зур югалту иде шул!

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

Казан шәһәре

Комментарии