Тамашачыларны премьера белән сөендердек

Тамашачыларны премьера белән сөендердек

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Бөек Тукаебыз язып калдырган әлеге сүзләрнең дөреслегенә торган саен ныграк инанасың. Чыннан да шулай. Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, үз язмышыңа үз эчеңнән генә бәя бирү дигән сүз дә.

Авылларда мәдәният йортлары халыкка рухи азык, җаннарына аз гына булса да дәва бирүче бердәнбер оешма дип әйтсәм дә һич арттыру булмас. Бүгенге вәзгыятьтә аеруча да.

1нче апрель көнне Корноухово авылы мәдәният йортында Олы Елга, Корноухово һәм Шумково авылы үзешчәннәре Мөнирә Сафина әсәре буенча әзерләнгән «Ике болыт» дип исемләнгән спектакльнең премьерасын тәкъдим итте. Залда утырган һәркем спектакль барышында үз тормышын анализлап, үз гамәлләренә бәя биреп, геройлар язмышыннан гыйбрәт алмый калмагандыр, мөгаен.

«Ике болыт» – ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан өч пәрдәлек драма әсәре. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты артистларыбыз. Бар күңелебезне биреп әзерләгән спектаклебез зур уңыш белән узды. Елый-елый спектакль караган тамашачылар артистларны көчле алкышларга, чәчәк-бүләкләргә күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми тордылар. Спектакльдән соң янәшәбезгә килеп әйтелгән рәхмәт һәм соклану сүзләре һәрбер артистның күңеленә сары май булып яткандыр. Без – үзешчән артистлар өчен шуннан да зур бәһа була алмый.

Ә без авылдашларыбызны быел да яңа премьерабыз белән сөендерә алуыбыз белән чиксез горурланабыз.

«...Балаларга рәнҗемик, үзебез гаепле... Нигез җылысын сакларга, ата-ана хакын хакларга өйрәтмәгәнбез... Балалар белән сөйләшеп утырырга вакыт юк иде шул безнең. Тормышлары нык булсын дип тырыштык, иманнары нык булсын дияргә башка да килмәгән»... – дип өзгәләнә төп герой Гөләндәм әби.

Аның һәрбер әйтелгән сүзе тамашачыны тетрәндерә, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

Һәрберебезгә дә үстергән балаларыбызның, оныкларыбызның игелеген вә шәфкатен тоеп яшәргә язса иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Корноухово мәдәният йорты мөдире

Комментарии