Легендар шәхесне искә алдык

Легендар шәхесне искә алдык

Кылган гамәлләрегез белән горурлансын үзеңнән соң килгән буыннар» дигән эпиграф бүгенге кичәнең асылын ача да бирә. Ташкичү авылы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Иске Ашыт авылы кызы Саяра Фәттерахманованы искә алу кичәсе үткәрелде. Саяра Гыйбадулла кызы Арча районы буенча «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре; тарих һәм хәзерге заман» проектында катнашучы буларак кертелде.

Бүгенге кичә Саяра апаны искә алу максатыннан, аның белән бәйле истәлекләрне, хатирәләрне барлап, аны хөрмәтләү кичәсе булып барды. Саяра Фәттерахманованы районыбызда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Иске Ашыт авылында туып-үскән кыз сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорларда барлык авырлыкларны да кичергән. 19 яшендә аны клуб мөдире итеп билгелиләр. Үзе иске, үзе яртылаш җимерелгән салкын клубта бөтен көчен биреп авылдашларын мәдәни агарту, мәдәниятне үстерү, яшьләрне сәнгатькә тарту өчен җиң сызганып эшли башлый ул. Иске клуб бинасын тәртипкә китереп, беренче концертлар, спектакльләр куела. Егет-кызларны үзешчән сәнгатькә тарту өчен җиң сызганып эшкә керешә. Иске Ашыт халкы җырга-биюгә оста. Яшьләр күпләп клубка тартыла, клуб эше гөрләп бара башлый. Акрынлап күрше авылларга да концерт-спектакльләр белән барып, бераз акча эшлиләр. Бу акчага иң беренче итеп гармун алалар. Иске Ашыт Мәдәният йортында «Агымсу» инструменталь ансамбле, фольклор бию коллективы, курчак һәм драма театры эшли башлый. 1982нче елда драма коллективына «халык театры» дигән мактаулы исем бирелә. 1984нче елда мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен Саяра Фәттерахманова «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек була. Күпме хезмәт, йокысыз төннәр белән ирешелгән уңышлары өчен бирелә аңа бу мәртәбәле исем.

40 ел хезмәттә үткән гомер! Әйтергә генә җиңел. Анда күпме алсыз-ялсыз көннәр, борчылулы төннәр, көенече, сөенече ята. Ул калдырган мәдәни мирас бүген ышанычлы кулларда. Театр Саяра исемен йөртә. Аның режиссеры – Саяра апаның улы Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Фердинанд Фәттерахманов.

Иске Ашыт Мәдәният йортын 1995нче елларда Гөлсинә Халикова җитәкли. Саяра ападан җитәкчелек ролен Зөлфия Фәтхуллина алган иде. Ул хәзер сәнгать җитәкчесе булып эшли. Мәдәният йорты Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманова исемен йөртә. Саяра Гыйбадулла кызының исемен мәңгеләштерү максатыннан Мәдәният йорты стелласына мемориаль такта куелды.

Искә алу кичәсе Ташкичү Мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Ташкичү мәктәбе белән берлектә үткәрелде. Кичәне укытучы Радик Фәтхуллин һәм китапханәче Венера Мостафина алып барды. Күрше авылдан да артистлар катнашты. «Саяра» халык театры артистлары «Казан сөлгесе» спектакленнән өзекләр күрсәтте. Ташкичү Мәдәният йорты каршындагы «Наз» бию коллективы бик матур итеп татар халык биюен биеде. Ташкичү мәктәбенең «Тылсымлы сәхнә» драма балалар коллективы Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек куйды. Халыкны иң сөендергәне – Саяра апаның улы Фердинанд булды. Үзенә генә хас моңлы тавышы белән ул халык җырларын, композиторлар әсәрләрен башкарды.

Әнисенең хезмәт юлын сайлап, сәнгатькә тартылган егет Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, туган авылына кайтып, музыка укытучысы һәм Мәдәният йорты директоры булып эшли. 1995нче елда «Татар җыры» конкурсы лауреаты була, 2002нче елда Татарстанның атказанган артисты исемен ала, «Мәдәнияттагы уңышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Фердинанд әнисе белән чиксез горурланып, бу кичә өчен рәхмәтен белдерде.

Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә тәмам. Җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән, бөтен гомере, барлыгы белән халыкка, мәдәниятка хезмәт иткән Саяра Фәттерахманованың чордашлары – Ташкичү клубын җитәкләгән Хәнәфиев Рәҗәп, Камалиева Ләлә, Мәмсә клубында эшләгән Сәфәргалиева Гөлфия апаларны да искә алдык, бу кичә аларның да рухына дога булып барсын. Без аларны онытмадык һәм онытмыйбыз.

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии