Милли казлар әзерли

Милли казлар әзерли

Туй табынының күрке – казларны ничек кенә бизәмиләр бездә! Әле шушы көннәрдә Инстаграмда Чаллыда яшәүче Альбина Сәфәрованың казлары популярлашып алды. Ул мәҗлесләргә читекле, итәкле, калфаклы, түбәтәйле, алъяпкычлы милли казлар әзерли икән. Дөрес, Инстаграм кулланучыларның бөтенесенә дә казны болай бизәү ошап бетмәгән. «Бәлешкә дә берәр күлмәк тексен», «Адәм көлкесе! Ризыктан һәм халыктан көлү кебек! Татарны казга тиңлибез түгелме? Миллилек киемдә түгел, күңелдә булырга тиеш!», «Ике мәет яткан кебек. Татарларга азык белән уйнау килешми. Ни кыланырлар икән тагын» кебек шәрехләмәләр калдырдылар. Шул ук вакытта, Альбинаның казларына сокланучылар да бар. Туй табынына дигән казны шушылай милли рәвештә бизәү өчен заказлар да шактый килә икән аңа. Альбина Сәфәрованың үзе белән сөйләштек.

Казларны бу рәвешле бизәү идеясе ничек туды сездә?

– Мин бәләкәй чактан ук кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата идем. Бәйләргә, чигәргә, тегәргә. Гомумән алганда бик иҗади кешемен – фантазияләрем, идеяләрем бик күп. Беренче тапкыр казны 3-4 ел элек бизәп караган идем. Тантаналы чараларга бизәтү өчен таныш-белешләр дә казларын миңа алып килә башлаган мәлдә, очраклы гына шушы идея туды. Бер журналны актарып утырганда татар халкының милли киемнәрен күрдем дә, башыма килде: «Тукта әле, казларны болай итеп бизәргә мөмкин бит», – дим. Әбидән калган тегү машинам бар – шуның ярдәмендә татар халык костюмын тектем. Аңа иң җиңел булган бизәкләрне төшердем. Шуннан соң башланып киткән әйбер инде бу. Костюмнарны тегү өчен материалларны сатып алам, шуннан чыгып, казны бизәвем өчен алган бәя дә үзгәрә. Гадәттә 800 сумнан башлап 1200 сумга кадәр сорыйм.

Казга киелгән алъяпкычлардагы яфракларга игътибар иттем. Эче, элеккеге кебек, тутырылып чигелгән. Авыр чигү төрләренең берсе булып исәпләнә дөрес чикмәгән очракта, материал тартылып китә, тиешенчә кабарып та тормый. Моны ничек өйрәндегез?

– Хәтерләсәгез, элек күп кенә авыллардагы өйләрдә мондый төр чигү белән бизәлгән мендәр тышлары, алъяпкычлар бар иде. Әбигә кунакка кайткан вакытта аның шундый мендәрләренә бик сокланып карый идем, әмма үзем кулыма алып чигеп караган булмады. Вакыты җитмәгән булган, күрәмсең. Декрет ялына чыккач, үзлегемнән өйрәндем. Яхшы гына килеп чыга кебек… Милли киемнәргә төшерелгән бизәкләр генә түгел, аларның чигелеше дә милли булырга тиештер…

Альбина, казларыгызның баш очында түбәтәйләр, аяк киемнәре дә бар. Аларны кайдан аласыз?

– Түбәтәйне үзем эшлим. Башта каты кәгазь кулланып, макетын ясыйм, соңыннан аны кара тукыма – микрофибра белән тышлыйм, бизәкләр төшерәм. Аякларындагы киез итекләргә килгәндә, аның аерым бер тарихы бар. Иң беренче итекләрне миңа моннан бер ун ел элек сувенир итеп Кукмарадан алып кайтып биргәннәр иде. Карап торам бер көнне – эленеп торалар. Кая, кигертеп карыйм әле юри генә, дип уйладым. Шаккаттым, бигрәк килешеп куйдылар. «Ох, бигрәк кәттә булдылар! Матур булды бит бу», – дип уйладым. Бөтен кешегә ошады бу – «Безгә дә шулай итеп бизә әле?» – дип. бөтенесе сорап килә иде: Шуннан соң мин бу итекләрне Кукмарадан заказ белән кайтарта башладым. Кызганыч, әле күптән түгел генә аларны башка ясамыйбыз, диделәр. Чөнки кечкенә размердагысын ясау бик кыйммәткә чыга икән. 350 сумга сатып ала идем мин аларны алганда, мәсәлән. Итекләр булмагач, аларга алмашка курчаклар өчен тегелгән сандалилар куя башладым.

Казын да үзегез кыздырасызмы?

– Юк, анысы белән шөгыльләнмим. Гаиләбездә ир-атлар күп булгач, болай да аш бүлмәсендә күп вакытымны уздырам. Миңа әзер каз гына китерәләр. Киемнәре әзер һәм кул астында булганда, егерме минутта бизәп җитешәм.

Альбина белән аралашканда, интернетта аның бу иҗатына булган фикерләрнең төрле булуы хакында да сүз кузгаттым. «Бу һич тә ризыктан көлү түгел. Ул киемнәрне казны ашаганда ташлыйлар, бу бизәлеш татар халкының милли гореф-гадәтләрен күрсәтү өчен генә кирәк. Безнең халыкта каз асрау, казны табынга кую күптәннән яшәп килә. Ә нигә әле аны милли киемнән чыгармаска ди?» – дип, үз фикерен белдерде ул.

«Татарларның никахында да, туенда да каз булырга тиеш!»

Каз темасын дәвам итеп, туйлар, никахларның һәм башка төрле милли мәҗлесләрнең алып баручысы, супер-тамада Гамил Нур белән әңгәмә кордык. Аның фикеренчә, хәзер казның какланган рәвештәгесе юк диярлек, күбрәк кыздырылган төренә күчеп баралар.

Изображение удалено.Гамил абый, татарларда туй табынына каз кую гадәте кайдан килә?

– Каз – хәлле, мөмкинлеге булган татарлар өчен кадерле ризык. Ул утрак тормышта, урман янында якын яшәгән татарларга хас ризык. Ниндидер деликатес формалары да бар: каклаган каз мәсәлән. Аеруча тәмле әйбер буларак, аның белән татарлар зур кунакларны, аеруча затлы бәйрәмнәрдә зур түрәләрне сыйлый торган булганнар. Тик кызганычка каршы, совет чорында каклаган каз Казанда яки аңа якын урнашкан районнарда аз күренә иде, чөнки, халык бик фәкыйрь булганга күрә, ул юк-юк дигәндә дә өч дүрт өйнең берсендә генә булырга мөмкин иде. Каклаган каз ныклап торып 80нче елларда пәйда булды. Аңарчы казны он эчендә каклыйлар иде, 80нче елларда җирле май заводларында пергамент кәгазе пәйда булды. Шулардан алып, пергамент кәгазьләренә төреп каклый башладылар. Нәрсә генә эшләсәң дә, казны каклагач, аның артык ите кибеп, майлары эреп бетә һәм күп калориясе югала. Ул – тамагы тук кешеләр ризыгы, шуңа күрә каклаган каз да бик сирәк күренә иде. 2 меңенче елларда халыкта зур суыткычлар пәйда була башлады. Итне сакларга урын булгач, казны да күпләп асрыйлар, аны туйларга кадәр саклый алалар, шуңа казлар киң тарала башлады. Беренче чиратта каз ул – суда йөзә торган, ниндидер романтик, хыялый, шигъри образ буларак, шундый халык яши торган Кама аръягында пәйда булды. Актаныш, Минзәлә, Азнакай районнарында. Татарның борынгы йолаларын, мәдәниятен, җырын – моңын саклый торган татарларда, ягъни. Һәм акрынлап кына Казан тирәсенә дә күченде.

Хәзерге вакытта татарларның туй табыннарында каз еш очрыймы?

– Соңгы арада бик күпләрнең туй ясарга мөмкинлеге юк – никах белән генә билгеләп үтәләр дә, туй уздырып тормыйлар. Шуңа күрә, туй хисе булсын өчен ничарадан-бичара халык, маңкорт булса да, үз никахына милли элементлар кертергә мәҗбүр. Ни дисәң дә, никах туйдан күпкә миллирәк, гореф-гадәткә ихтирамлырак. Мондый никахлар пәйда булгач, аны баетырга кирәк иде. Баету өчен менә дигән очрак пәйда булды – өстәлгә каз куя башладылар. Казны матур итеп бизәп китерә башладылар. Казан тирәсендә туксанынчы елларда туйларга яки кыз сорарга барганда парлы ризык китерү гадәте пәйда булды. Мәсәлән, Кама аръягындагы районнарда казны кунак та, берәр туганы да алып килә ала. Ә Казан артындагы җирле халыкта исә алай түгел, кияү ягы яки килен ягы гына алып килә. Иң киң таралган гадәт буенча – никахка ике каз, ике чәк-чәк, ике пирог – һәр нәрсәне икешәрләп алып киләләр. Ләкин икътисади мөмкинлеге, каз алырга акчасы булмаган яки пешерә алмаган очракта бер як – чәк-чәк, икенче як – каз китерә.

Казларны бизәү дигән әйбер дә бар бит әле…

– Аларны бизәү гадәте һаман да шул Кама аръягында барлыкка килде. Моның өчен төрле ризыклар кулланалар иде. Мәсәлән, лимон, мандарин телемнәре, салат яфраклары, башка үләннәр. Әмма соңгы елларда бер яңа мода керде. Аракылы туйларда, мәсәлән, шампан шешәләрен кыз һәм кияү итеп бизәү бар бит? Шуның бер версиясе казга да күчте. Туй кибетләрендә кечкенә генә мини алъяпкычлар саталар. Берсе кызларныкы кебек ясалган – ул ак күлмәкне хәтерләтә, икенчесе – ирләрнең смокингын хәтерләтә, Никахка шампан шәрабе китереп булмый, ул дога укыла торган җир, ә матур бер үзенчәлекне күрсәтәсе килә: казга кидертәләр бу киемнәрне – матур килеп чыга. Мәсәлән, Альбина Сәфәрованың бизәгән казы миңа гомумән шедевр кебек күренде – ул сәнгать әсәренә тиң сервировка. Кыскасы, безнең татар хатын-кызларының туйга алып килгән күчтәнәчләре дөньяның иң яхшы рестораннарыннан да тәмле итеп пешерелгән һәм матур итеп бизәлгән.

– Альбинаның казларын күргәч: «Каз ул болай да татар халкының милли ризыгы кебек бит инде. Урыс аны Яңа елда гына куллана, төрек бөтенләй ашамый диярлек. Шулай булгач, аны миллиләштереп, бизәп тору кирәкми», – дигән фикерләр дә булды…

– Мондый типтагы кешеләр туй ясарга да, ресторанга да йөрергә кирәкми дип сөйлиләр. Азапланып театрга йөрергә дә кирәкми, интернеттан гына да карап була аны дип тә әйтәләр. Чөнки баеган халыкның саранлыгы арта бара. Алар өчен бу артык мәшәкать кебек күренә. Каз да пешер, аны тагын тәмләп бизә дә, аларга бу артык расхуд кебек күренә. Шуннан туган фикерләр генә дип уйлыйм мин моны.

Гамил абый, туйларга казның кайсы төрен ешрак алып киләләр – кыздырылганынмы, какланганынмы?

– Каз каклау коточкыч авыр әйбер. Аны газ миче һәм суыткыч булмаганда ясыйлар иде. Һәм яшерен-батырын түгел, туксанынчы елларда безнең халык исерек булды. Котырып эчте. Шунда йорт хуҗаларына эчә торган кияүләренә һәм кодаларына закуска формасында әзерлиләр иде бу какланган казны. Ягъни, май белән капкач, аракының тәэсире кими. Тирле тунны иснәгәнче, каклаган каз белән сыра, аракы эчеп җибәрү алар өчен дәрәҗә иде. Ә бүгенге көндә каз беренче чиратта исерек туйның түгел, аек туй символы. Каклаган казны алып килсәң, аны ашаучы аз туйларда. Чөнки аны ашау өчен тимер шикле ныклы теш кирәк, ул бик тозлы, күп итеп ашап та булмый. Шуңа күрә, каклаган каз сирәгәйде, үлде дисәң дә була. Аны ясау да коточкыч авыр әйбер шул – көя төшә, күгәрә, чери. Шуңа күрә казларны туйга бер-ике көн кала гына суыткычтан алалар, духовкага тыгалар да, тәмле итеп, эченә алмалар, җимешләр тутырып кыздырып китерәләр. Тагын бер төрле версиясен Мөслим районына баргач күргән идем – Дмитровград шәһәреннән кодалары алып килгән иде – аларныкы ысланган каз иде. Тиресе каралып, көйгән шикелле тора, ә менә ите бик үзенчәлекле, шашлык кебек тәмнәре дә бар иде. Хәзер бит тагын бер тренд китте: никах белән туйны да бик тиз ясый башладылар – ике-өч сәгатьлек кенә. Китерәләр дә кунакларны, тизрәк кайтарып та җибәрәләр. Шуңа күрә, Кама аръягында булган матур гадәтне Казанда ике өч сәгатьлек кенә никах үткәргәндә күрсәтүе бик авыр. Мәсәлән Азнакайда, Актанышта казны табынга күрсәтеп, шунда ук бүлгәләп, матур йолаларын башкарып бирәләр. Болай итеп торырга вакыт булмагач, казны күп мәҗлесләргә турап ук алып киләләр, шунда ук тиз-тиз тараталар. Бу бердән экономияле, чөнки ресторанга бөтен килеш алып килсәң, аны тураган өчен бер мең сум акча түлисе бар. Ә монда эш инде беткән – кодагыйга таратып чыгасы гына калган. Ничек булса да, каз туралса да туралмаса да, алып киленгән иң затлы ризыкларның берсе булып тора һәм аны матур сүзләр белән игълан итеп, ашагыз, дип, тәкъдим итәләр. Гадәттә, майлы булса да, халык диета тотуга күчсә дә, казны бер телем булса да кабып карарга тырышалар. Ул хәтта чәк-чәктән, торттан да популяррак ризык туй-никах табынында. Минем уемча татар никахында да татар туенда да каз булырга тиеш. Ул аның күрке, бизәге.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии