Тормыш ирләрне дә елата…

27нче февральдә «Җидегән чишмә» халык театры райондашларны «Елый икән, елый ирләр дә…» спектакленең премьерасы белән сөендерде. Тамашачыны «ах!» итәрлек дәрәҗәдә сокландырган да, җанына үтеп кереп әрнетеп елаткан да сюжетка корылган, мәхәббәт, кавышу, хыянәт, аерылышу, гаилә проблемаларын үз эченә алган сәхнә әсәрен коллегабыз – « хәбәрләре» газетасы корреспонденты Гөлсинә Зәкиева язган.

30 елдан артык сәхнәсендә төрле образлар иҗат иткән, тамашачы мәхәббәтен үзе уйнаган геройлары аша яулаган булса, бүген ул район халкына башка яктан ачылды. Аның тәүге сәхнә әсәрен арчалылар бик җылы, яратып кабул итте. Автор өчен тамашачы бәясеннән дә олы бәя бармы?! Ә безгә, редакция хезмәткәрләренә, төрле яктан талантлы шәхесләр белән эшләү зур горурлык. Хезмәттәшебез, гадәттә, хикәя язса да безнең белән фикер алышырга ярата, әлеге пьесаның да беренче укучылары без булганбыздыр, мөгаен. Укып чыккач, аның сәләтенә сокланып та, беркадәр гаҗәпсенеп тә караган идек, чөнки сәхнә әсәре язу ул мәкалә, хикәя язулардан күпкә аерыла, язган чакта сәхнә алмашынуларын, бизәлешен һ.б. нечкәлекләрен исәпкә алу сорала.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Сәхнәдә яшьлек, мәхәббәт нур чәчә. Яраткан кызы Диләрә (Айгөл Галәветдинова) икенче кешегә кияүгә чыккач, рухы төшкән Гамирның (Рамил Мөхетдинов) күңелен беркөн Сөмбелә (Лилия Баһавиева) яулый. Яшьләрнең 10 ел яшь аермасы булуы ике гаиләнең әти-әнисенә (Харис Сафин, Резидә Галиуллина, Илдус Хәбибуллин, Гөлсинә Зәкиева) ошап бетмәсә дә, балаларының бәхетле булуын теләп ризалашалар. Оныкларының башлы–күзле булуы өчен аеруча Сөмбеләнең әбисе (Резидә Гарифуллина) белән Гамирның бабасы (Ленар Заһидуллин) шат. Яшь гаиләне сөендереп уллары Руслан (Раяз Сәлахетдинов) туа. Эх, тормыш бер көйгә генә барсачы! Тормыш тез астына китереп сукса, ирләр дә күз яшен тыеп кала алмый икән шул. Гамирның күз яшьләре – моның ачык мисалы. Гамирның сеңлесе Рәсилә (Гүзәл Шакирова) белән Диләрәнең ире Әнвәр дә (Марат Хәйруллин) тамашачы күңелендә үз урынын тапты: кемдер нәфрәтләнсә, кемдер үз итте аларны.

Спектакль тәмам. Бик тиз беткән сыман тоелды ул. Гадәттә, яхшы әйбер шулай җитми кала торган була. Ярый әле бергә калдылар. Юкса, спектакль барышында геройларны жәлләп уфтанган тамашачы йөрәге ничек түзәр иде? Залдан чыкканда тамашачы фикеренә колак салам. Бер апа күз яшьләрен сөртә-сөртә күршесенә: «Еладым да еладым, чын тормышны уйнадылар, баламның язмышын уйнаган күк булды», – ди. Үзен тамашаның үзәгендә кебек хис итеп, хисләрен тыя алмыйча күз яшьләре аша караганнар да, «Ай–яй яхшы булды», – диючеләр дә күп булды тамашачы арасында. Шунысы бәхәссез: спектакль һәркемнең күңелен яулаган.

Пәрдә артындагы грим бүлмәсендә инде артистларны таныш-белеш, якыннары чолгап алган, котлыйлар, рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Тамашачыны тыйнаклыгы, сабырлыгы белән әсир иткән баш рольне башкаручы Лилия Баһавиевага сораулар бирдем. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче Лилия кечкенәдән үзен театр сәхнәсендә күреп хыялланып үскән. Тик артист тормышын чегән тормышы белән тиңләп, әнисе кызын ул юлдан җибәрмәгән. «Бу спектакльдә миңа язмышымны уйнарга насыйп булды, без аерылыштык, баламны ялгыз үстерәм. Әниемә рәхмәт, улымны карап, мине театрда уйнарга җибәрде, – ди ул. – Режиссерыбыз Рафис Сәлахетдиновка зур рәхмәт, ул мине курыкмыйча баш рольгә алып, тамашачыга ошарлык итеп башкарып чыгар өчен күп тырышлык куйды. Киләчәктә әле бергәләп тагын яңа образлар тудырырбыз дип ышанам». Рафис Сәлахетдинов исә Гөлсинә Зәкиеваның иҗатын үзе эшли башлаган вакыттан ук бәяли, аның белән эшләве җайлы булуын искәртә. «Гөлсинә апаның пьесасын укыганда ук күземә яшьләр килде, йөрәкне нидер чеметтереп алгандай булды. Тамашачының да күңеленә үтеп керәчәк бу дип, шунда ук куярга уйладым. Чөнки тормыш кадагына суга торган әсәр», – диде. Пьесаны халык ярата алырлык итеп язу гына җитми, аны сәхнәгә куйганда режиссерның да сәләте, осталыгы таләп ителә. Ә Рафис Сәлахетдинов бу киртәне бик уңышлы узды.

Алкышларга күмгән тамашачы белән беррәттән, «Арча хәбәрләре» газетасы мөхәррире авторны һәм театр коллективын премьера белән тәбрикләп, артистларга редакциянең махсус бүләген тапшырды, газетада һәм сайтта чыгып килүче кызыклы язмалар белән танышып барырга, бәйгеләрдә катнашырга чакырды. Гаиләсе янәшәсендә узарга тиешле кадерле минутларын да театр өчен корбан итеп, бар күңел җылысын биреп яшәүче Гөлсинә Зәкиеваның пьеса язу өлкәсендә яңа сулышы ачылды сыман, күптән түгел ул бер-бер артлы тагын өч пьеса иҗат иткән. Адәм баласының гыйбрәтле язмышларын үзенә сыйдырган әлеге иҗат җимешләрен киләчәктә тамашачы Арча сәхнәсендә генә түгел, тагын да зуррак сәхнәләрдә күрер, дип өметләник. Бүген без үз җиребездә яңа талант ачылуына шаһит булдык: татарда яңа драматург пәйдә булды, дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз.

Розалия ЗИННӘТОВА.

Арча шәһәре.

 

Комментарии