- 16.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Аулак өй
2010нчы елны миңа 70 яшь тулды. Шул уңайдан авылыбызда яшәүче кияү белән кызым миңа велосипед бүләк иттеләр. Велосипед матур, алдында кәрзине дә бар. Кытайда ясалган. Үзебездә эшләнгән велосипедларым бар иде барын, чит илнеке булгач, мин моны бик шатланып, рәхмәт әйтеп кабул иттем.
Җәен мин мәчеткә велосипед белән йөрим, кышын – чаңгыда. Велосипедка 3-4 тапкыр утырып бардым, тик бер мәлне карасам, велосипедымның камерасы покрышканы төртеп чыккан. Сүткәч шаккаттым: тәгәрмәчтән зур камераны кечерәйтеп бөкләп тыкканнар. Аннан үзебездә эшләнгәннекен алып куйдым, тегесе 60 см га озын иде.
Мин авылда укучы балалар белән мәчеттә, зурлар белән клубта шахмат, шашка, өстәл теннисы, бильярд ярышлары оештырам. Катнашучыларның күңелләрен күрү өчен бүләкләр алам. Аның өчен спонсор табарга кирәк. Рәхмәт, авылдашым – Мөслимдә яшәүче Габдуллин Госман Касыйм улы булышты. Бу юлы чит илдә эшләнгән, юньрәк тә, арзанрак та булган Кытай фонарьлары алдым. Велосипед белән булган хәл килеп чыкты. 3-4 көн яндырасың – көчсезләнәләр, зарядкага куясың – заряд җыймый, ыргытырга гына кала. Менә шундый хәлләр. Үзебезнекеләрне алыр идең, юк алар, бар да Кытайдан килгән товар.
Госман ГАФИЯТУЛЛИН.
Аксубай районы, Түбән Майна авылы.
Комментарии