Дәва бар икән

Бүген татар радиосыннан, гырылдап йоклаганга дәва бармы? Яки якыннарыгыз гырылдап йокласа ничек туктатасыз? – дигән сорау бирделәр. Нинди генә җаваплар юк: кабыргасына төртеп йокысыннан уятам, кире бордыртып яткырам. Әле берсе мендәр каплыйм дип СМС та җибәргән. Хәтта әллә нинди тузга язмаган җаваплар да бар, аларны язып тормыйм. Хатын белән тыңлап утырабыз, хәйләкәр генә елмаеп куйгалый, дәшми. Ник елмаясың, берәр сере бармы әллә? – дим. «Бар» – ди бу.

Мин үзем яшьрәк чакта бик каты гырылдап йоклый идем. Билгеле инде, хатын төрткәләп уята, икенче якка борылып ятам. Күп тә үтми тагын шул ук хәл кабатлана. Шулай байтак кына азаплана торгач, хатын – үзең дә рәтләп йокламыйсың, мине дә азаплыйсың, әллә берәр әбигә барып өшкертеп кайтыйкмы, ди. Мин әйтәм, нишләп әбигә, бабайга түгел дим. Миңа күрше карчыгы әйтте ди, ир – ат гырылдап йокласа, әбигә өшкертәләр, хатын кыз гырылдаса – бабайга, шунда гына файдасы тия икән. Инде нишлим, ярар дим, ризалаштым. Түлке, мин әйтәм, бу атнада бара алмыйбыз, киләсе атнага барырбыз. Ул да көтәргә риза булды. Шулай бер төн уята, икенче төнне уята, өченче төнне уятмады, йоклыйм тыныч кына. Төн артыннан төн уза торгач, икенче атна да килеп җитте. Әйдә мин әйтәм, теге әбигә барабызмы? «Юк, хәзер гырылдамыйсың инде, әмәлен таптым», – ди бу. «Нинди әмәл, әйт әле, даруын кайдан алдың, теге әби бирдеме?» «Юк, – ди – үзем уйлап таптым, минем сер, сорама, әйтмим», – ди. Яшь вакыт, төпченеп тормадым гырылдамыйм икән, дидем дә шуның белән бетте. Еллар артыннан еллар узды, бик күп сулар акты, тормышыбызның алтын көзләре килеп җитте. Хатын теге серен урыс әйтмешли, ни за что, ачмаган булыр иде. Бүген радиодан өстә язган сорауны ишетеп, җавапларын тыңлап утырмаса. Нигә болай елмаеп утырасың, җаваплары дөрес, ошыймы әллә, дигәч. Юк, диде дә, ничә еллар миннән сер итеп саклап йөргән серен чиште.

Хикмәте бар икән аның, хатын кызлар, мин аны сезгә сер итеп кенә әйтәм. 8 март бүләге булыр. Тыңлагыз, ирләрегез гырылдап йоклый башласа төрткәләмәгез, уятмагыз. Үзегезгә генә хас булган, бик ягымлы тавыш белән, пышылдап кына, кабатлап әйтәм пышылдап кына, исемен атап (башка исем белән бутый күрмәгез, файдасы булмый), гырылдавыңнан туктамасаң, караваттан тибеп төшерәм, хәзер үк тукта, дип әйтергә кирәк. Ирегез шунда ук гырылдаудан туктар, сабый бала шикелле йоклап китәр. Үзегез дә тынычлап, аның куенына кереп, эрепләр китәрсез. Табиблар әйтә бит, кеше йоклый, баш мие эшли дип. Менә сезнең ягымлы тавышыгыз сүзләрне баш миенең гырылдауга җавап бирә торган өлешенә алып барып җиткерә икән. Үземдә сыналган булгач, зыяны юк, бер дә курыкмыйча сезгә җиткерәм. Сезне 8нче март белән котлыйм. Гаиләгездә тынычлык иминлек булсын.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии