- 16.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №10 (14 март)
- Рубрика: Аулак өй
Безнең Курса Почмак үзенең мул сулы челтерәп аккан чишмәләргә бай булуы белән башка авыллардан аерылып тора. Чишмә челтерәве салага моң таратып, кешеләрен җанландырып, дәртләндереп, эшләргә көч бирә. Шуңа күрә дә авылым үзенең тырыш халкы белән тирә-якта дан тота.
Чишмә суы элек-электән иң кадерле сыйлардан саналган: кунак килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса, чишмә суыннан чәй куйганнар. «Суыбыз бик тәмле безнең», – дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар. Чишмәләр – чисталык, пакьлек билгесе дә.
Халык аларга ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килүче атамалар биргән. Авылымның Ишимбай, Факия, Сәйфи, Шаһи, Фоат, Галиулла, Хатирә, Хәмит чишмәләре шундыйлардан. Безнең көннәрдә дә бу чишмәләр авылыбыз халкына хезмәт куя.
Дөрес, хәзер чишмә юлын таптаучы көннән-көн азая бара, чөнки керне машина юа, су краннан агып тора… Ләкин авыл халкы чишмәләрне онытып бетерми, чөнки алар су чыганагы гына түгел, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, тәрбия чарасы да.
Элек кызлар чишмәгә теләк тели-тели барган, үзләренә саулык, бәхет сораган. Авылның яшь киленнәренә су юлын, чишмә сукмагын күрсәткәннәр. Егет-кызлар чишмә буйларында очрашкан, бер-берсенә вәгъдә бирешкән. Әлеге гадәтләрнең кайберләре авылымда хәзергәчә саклана. Гает һәм Корбан бәйрәмнәрендә авылымның күп кызлары, киленнәре, ир-атлар мәчеттә булганда, чишмә суы алып менәләр. Күрше, якын-тирәдәге ялгыз әби-бабайларны да онытмыйлар. Гадәт буенча, чишмәгә төшкәндә, менгәндә теләкләр теләнә һәм бу көндә чишмә юлында теләнгән теләкләр кабул була дигән сүз дә бар.
Авылларда хәзер чишмәләрне яңарту, бизәү дә гадәткә кереп бара. Бу елларда, мәсәлән, авылдашыбыз Мотыйгуллин Рүзил абый җитәкчелегендә Ишимбай чишмәсе яңартылды. Ул хәзер үтеп барган һәр кешене үзенә җәлеп итеп тора. Без, мәктәп укучылары, чишмә тирәләрен гел җыештырабыз, өмәләр үткәрәбез.
Авылыбызның чишмә сулары әле илһам чыганагы да булып тора, чөнки шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, Татарстанның халык артисты, җырчы Шамил Әхмәтҗанов, цирк артисты Ильяс Халиков, Галиәсгар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша – безнең чишмә суын эчеп үскән кешеләр.
Әйдәгез, изге чишмәләребезне саклыйк, аларны гел карап, җыештырып торыйк!
Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА,
Арча районы, Курса Почмак мәктәбенең
10 сыйныф укучысы.
Комментарии